16+

Уфаның бер бистәсен су басып, 150 кеше урамда калган (ВИДЕО)

Уфаның Зубово бистәсен дә кичә су баса. Көн кинәт җылытып, берьюлы өч урам су астында кала. 84 өйдә яшәүче 150 кеше вакытлыча йортсыз кала.

Уфаның бер бистәсен су басып, 150 кеше урамда калган (ВИДЕО)

Уфаның Зубово бистәсен дә кичә су баса. Көн кинәт җылытып, берьюлы өч урам су астында кала. 84 өйдә яшәүче 150 кеше вакытлыча йортсыз кала.

- Иртәнге җидедә уянып, тышка чыктым – бар да яхшы иде. Аннан соң, бер сәгать  тә вакыт үтмәде, йорт алдына үтеп кергән суның биеклеге 20 сантиметр иде. Балаларны машинага утырттык та, шәһәргә таба юл алдык. Әлегә туганнарыбызда яшибез, - ди Зубовода яшәүче Станивлав Дмитриев.

Шунысы кызык: әлеге котычкыч хәл моңарчы беркайчан да булмаган! Югыйсә, быел кар да күп түгел. Узган ел белән чагыштырсаң, быел Уфада бөтенләй дә кар булмады дип әйтергә була. Зубово халкының хәзер бөтенләй дә тынычлыгы югалган...
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading