Статистикага күз салсак, Казан федераль университетында укучы булачак педагогларның 20 проценты хәзердән үк үзләренең мәктәпкә эшкә бармаячагын әйткән.
Аларның яртысы укытучы гаиләсендә үскән һәм бу һөнәр турында тискәре фикерләр ишетеп торалар. Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты директоры профессор Айдар Кәлимуллин журналистларга шулай дип белдерде.
Матбугат очрашуы тиздән Казанда узачак IFTE педагогик белем бирү халыкара форумына багышланган иде. Өч көн дәвамында үтәчәк әлеге зур чарага Россия төбәкләреннән генә түгел, Америка Кушма Штатлары, Швеция, Германия, Канада, Кытай, Израиль, Уганда һәм башка күп илләрдән педагоглар, галимнәрнең килүе көтелә. Быел бишенче тапкыр оештырыла торган форумда укытучының профессиональ компетенциясен үстерү турында сөйләшәчәкләр. Форум спикерлары итеп Оксфорд, Дублин университетлары вәкилләре чакырылган.
Халыкара статус алган педагогик белем бирү форумының максаты – бөтен дөнья буенча педагогик белем бирү системасын инновацион һәм традицион камилләштерү, әлеге уңайдан аңа теоретик һәм практик якын килү.
Айдар Кәлимуллин сүзләренчә, хәзер төп проблема булып мәктәпне тәмамлаучыларны педагогика факультетларына җәлеп итү, ә укытучы дипломы алып чыгучыларны мәктәпкә укытырга җибәрү, һәм, ниһаять, бу һөнәр ияләренең абруен күтәрү тора. Форум исә шул мәсьәләләрне хәл итүдә платформа булыр дип көтелә.
– Әлеге проблемалар бездә генә түгел, бөтен илдә дә бар, – ди ул. – Сыйфатлы белем алган, карьерасын мәктәптә төзергә ниятләгән, һөнәренең бөтен авырлыкларын күтәрә алган, психологик яктан да нык торган яшь укытучылар кирәк безгә. Югыйсә хәзер мәктәпләрдә мөгаллимнәрнең шактый өлешен өлкән яшьтәгеләр алып тора. Эш монда акча мәсьәләсендә генә түгел, бүген укытучының хезмәт хакы, бик югары булмаса да, көндәшлеккә сәләтле. Кичәге студентлар мәктәпкә эшкә килә, әмма бик тиз китеп тә бара. Аларны эшнең авырлыгы куркыта. Аннары педагогика институтына беркая да укырга керә алмаган кешеләр генә бара дигән фикер яшәп килә. Бүгенге көндә педагогик вузда бюджет урынга уртача балл 78-80не тәшкил итә. Бу баллга яхшы билгеләренә укучылар гына өметләнә ала. Безнең университет белгечләр әзерләү сыйфаты буенча алдынгылар рәтендә. Британия басмасы уздырган TimesHigherEducation рейтингында КФУ дөньяның иң яхшы 125 вузы исемлегендә, ә исемлеккә 50 мең уку йорты кергән.
Сүз арасында Айдар Кәлимуллин укытучылар җитмәү проблемасы фәкать Ирландиядә генә юк дип белдерде.
Очрашуга спикер буларак чакырылган Дублин университетының иҗтимагый фәннәр һәм хокук колледжы укытучысы, Ирландиянең мәгариф өлкәсендә тикшеренүләр ассоциациясе президенты Конор Гэлвин да чакырылган иде. Аның әйтүенчә, Ирландиядә бу проблема дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә уңай хәл ителгән.
– Сыйфатлы белемле укытучылар әзерләү – илнең иң мөһим бурычы. Мөгаллимнәр яхшы хезмәт хакы алырга һәм аларга гел ярдәм итеп торырга тиешләр, – диде ул.
Аныңча, педагог кеше югары профессиональлеккә ия булырга, эшенә һәм яшь буынга карата җаваплы карарга һәм әдәпле булырга тиеш.
Сүз уңаеннан: күптән түгел Россия мәгариф министры Ольга Васильева «Педагог: профессия, сәләт, сәнгать» дип аталган Бөтенроссия яшь укытучылар форумында мәктәпләрдә кадрлар мәсьәләсе кискенләшүен хәбәр итте. Бүгенге көндә мәктәпләрдә 1 млн 308,5 мең укытучы эшли, якынча 10-11 процент педагог җитми, ә 2029 елда 180 меңгә якын кадр җитмәячәк. Министр сүзләренчә, ел саен булачак педагоглар 73 мең бюджет урынына укырга керә, шул кадәре үк вузларны тәмамлый. Ләкин аларның 33-34 меңе генә мәктәпләргә килә.
Бүген 29 яшькә кадәрге яшь педагоглар 5,5 процент өлешен генә тәшкил итсә, 2029 елга хәл уңай якка үзгәрмәс, ди Ольга Васильева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар