16+

«Ул һәрвакыт бераз песи иде»

Җылы итекләре, йомшак курткалары, металл савыт-сабалары белән билгеле булган Кукмара төбәгенең уңышларын, гадәттә, эшкә булган үҗәтлек белән бәйләп аңлатырга яраталар.

«Ул һәрвакыт бераз песи иде»

Җылы итекләре, йомшак курткалары, металл савыт-сабалары белән билгеле булган Кукмара төбәгенең уңышларын, гадәттә, эшкә булган үҗәтлек белән бәйләп аңлатырга яраталар.

Дөрес, районыбыз халкы гомер-гомергә, юк шөгыльне бар итеп, үз көченә ышанып яшәргә күнеккән. Шунысы сөенечле – Кукмарабызның тырыш халкы арасында күңелләрен иҗатка салган, язмышларын җыр-моң белән бәйләгән яшьләребез дә аз түгел.

Кукмараның 3нче мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Королева Анастасия, кечкенәдән мәдәният дөньясында кайнап, иҗатка тартылып үсә. 13 яшендә беренче шигъри җыентык чыгара алу – күпләрнең төшенә дә кермәгән ерак хыялыдыр ул. Ә менә Анастасиянең «Ул һәрвакыт бераз песи иде» дип аталган китабы укучыларны битараф калдырмады. Кукмара китапханәсендә үткәрелгән китапны тәкъдим итү кичәсе, чын мәгънәсендә, күңелдәге хисләр өермәсен уятты, уянырга, уйланырга мәҗбүр итте. Беренче карашка самими күренгән шигырьләр үзләрен кабат укуны таләп итә, чөнки аларга ниндидер эчке мәгънә салынган.

Яшь булуына да карамастан, Анастасия төрле темаларга иҗат итә. Шигырьләрдә беренче мәхәббәт темасы да, өлкәннәр-балалар проблемасы да урын алган, сугыш һәм тынычлык турындагылары да аз түгел.
Кукмара халык театры режиссеры Сәләхетдинов Рамил, шагыйрәнең әбисе Валентина, авторның үзе башкаруында шигырьләр, Эльмира Гомәрова җитәкчелегендә «Вива» скрипка ансабле чыгышлары көчле алкышларга күмелде ул көнне. Анастасиянең иҗат потенциалын вакытында күреп дөрес юнәлеш биргән, китапны дөньяга чыгаруга күп көч куйган 3нче урта мәктәпнең педагог-китапханәчесе Шәфигуллина Наилә дә яшь авторга булган җылы теләкләрен җиткерде. Гомумән, шигъриятне яратучы, аны аңлаучы тамашачы җыелган иде әлеге бәйрәмгә. Шуңадырмы, Валентина Геннадиевна алып барган кичә бер сулышта үтеп китте.

Әлеге китапны ике үсмернең иҗат җимеше дип тә атарга мөмкиндер, минемчә, чөнки аның бизәүчесе дә – шушы ук мәктәпнең IX сыйныф укучысы Муравьева Ксения. Һәр шигырьгә образ тудыра алган Ксения.
Анастасия шигъри иҗат белән генә шөгыльләнми, скрипкада да уйный, җырларга ярата. Гомумән, районыбызда үткәрелгән һәр чараның матур бизәге ул.
Сүземне данлыклы итекләрдән башлаган идем, ахырын да шулар белән тәмамлыйм, чөнки әлеге китап Кукмара киез итек комбинаты директоры Ләлә Шәрипова ярдәме белән дөнья күрде.

Әлфия Дәүләтшина, Кукмара Үзәк китапханәсенең халыкка китапханә хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading