Ярослав яңадан тугандай була, йөрәгенә ясалма җайланма куелгач, үзен яхшы хис итә. Яшьтәшләре белән бергә уйный, күңел ача. Мәктәпкә укырга керә. Бала гына булса да, күп авырлыклар кичерергә туры килә Ярославка. “Җиде яшендә чәче агарды улымның”, – ди әнисе. Моннан тыш, балада башка авырулар да җитәрлек. Ярославның тумыштан колагы начар ишетә. Ләкин, бала яшьтәшләреннән калышмаска тырыша. “Операциядән соң, хәле рәтләнде. Ишетә дә башлады. Улымның уңышларына без дә сөенә идек. Ул менталь арифметика белән шөгыльләнде, шашка, бильярд уйный иде. Хәле кинәт начарланып китте”,– ди Светлана улы турында.
Күптән түгел Ярославның сулыш алуы авырлашкан, аз гына атласа да хәле бетә башлаган. Кыскасы, кабат тикшеренгәннән соң, баланың йөрәгендәге җайланманы алыштырырга кирәклеге ачыкланган. Бала үскән саен, клапан да эштән чыккан, күрәсең, ди Светлана. Кызганыч, бу операцияне бездә генә ясамыйлар. Республика балалар клиник хастаханәсендәге табибларны бик мактый гаилә. “Кардиохирурглар көчле бездә, күп балаларны үлемнән йолып калалар. Намус белән эшлиләр. Чит илдән белгечләр килеп өйрәтсә, мондый операцияләрне үзебездә ясау мөмкинлеге булсын иде ул. Тик әлегә бу мөмкин түгел”, – ди Сухаревлар.
Шуңа да аларга кабат Берлинга барырга туры килә. Әмма, чит илдә дәвалану кыйммәт. Операция, тернәкләнү өчен 3 миллион сумга якын акча җыярга кирәк. Аның 80 меңен социаль челтәрләр аша туплый алганнар. Битараф булмаган халыкка бик рәхмәтле алар.
Хәзер Ярослав өйдә генә. Анда көчле аритмия күзәтелә. Йөрәге начар. Тик баланың күзендә өмет чаткылары, аның яшәү теләге көчле. Сухаревларга ике ай вакыт биргәннәр. Әгәр дә акча җыелганчы сабыйның хәле начарланса, Татарстан табиблары вакытлыча ясалма рәвештә аның йөрәген эшләтеп торачаклар.
Комментарийлар