Шәһри Казан

Улыма хат

«Хәлең ничек?» – дип сорыйлар... Яшим, ахры. «Җиде сум гына җитми, өстә әле бераз», – дип сорый берсе тукталышта – мине күрәләр дә икән әле. Җиде тәңкә генә бирмичә, чиләкләп өстенә коеп торыр идем, ләкин могҗизалар була торган җирдә түгел без.

Биредә ул беркайчан да булмаган, өмет дигәннәре дә һәрчак акланмый. Ә мин өметләнгән идем... Тормышны синле һәм синсезле булган ике өлешкә аерган көнне дә «Бәлки әле...» дигән уй соңгы секундка хәтле ташлап китмәде. Гадәттәгечә, бер якка матур итеп таралган чәчеңнән сыйпап, тәмле исләр килеп торган битеңнән үбеп уятасы гына да бит... Янәшәдә генә үзең, үрел дә сыйпа, әмма ул күзләр бүтән беркайчан да ачылмаячак, тапкыр сүзләрең ишетелмәячәк... Ә мин, ышанырга теләмичә, урамга чыгып китәм дә телефонны алып шалтыратам. Сиңа... «Ал инде, улым, болар бөтенесе төш кенә булсын, куып тарат бу бөтен куркыныч уйларны...» Ә шул чакта телефоның җавап бирә! Мин – айнык исерек, шунда синең телефоннан:

«Әйе, әти», – дигәнеңне ишетсәм, өметләрнең аклануыннан акылдан шашкан булыр идем. Ләкин яшьле күзләр аша баскалап буталган номерлар акылдан шаштырмады. Өмет дигәннәре югалды. Кайсы тәмәке сузды, кемдер су бирде, ахры. Урам буйлап озак кына атлагач, бөтенләй башка якка барганымны аңлап, кире борылдым, югыйсә кая барсам да, дөньяның асты-өскә килсә дә барыбер иде. Калганнары төштә кебек. Кемдер шалтыратты, кемдер нәрсәдер сорашты. Гайбәт капчыгын тутырырга теләүчесе дә булгандыр. Кайдан аңласын ул урам уртасында чарасызлыктан басып калган ялгыз ата хәлен? Ул бит баласының каберенә төшеп ләхет такталарын ябып чыкмаган, туй киеменә киендерәсе урынга ак кәфенгә төрмәгән, исемеңне тактага язучыга туган елыңны әйткәч, бакыйлыкка күчкәнен сораганда сискәнеп китеп, тораташтай катып калмаган...
 
Адәм баласын өмет яшәтә ди, кайда соң ул? Ә ул бит ­синең белән бергә китте, дөресрәге, син идең ул өмет. Әлеге мог­җизалар булмый торган, мәкер, икейөзлелек, ялган, эчкерлелек, хөсетлек, гөнаһ, әле тагын шуңа өстәп томаналык, куркак­лыкның тирән катламнары астында калган җирдә өмет булмый. Ул алардан арынып та бетә алмас инде, биштәрләренә төяп узгынчылар да ташып бетермәс. Шулардан өстен булганга Күкләр бу дөньяда буя­лып-каралып өлгермәсен дип хәл итеп, синең кебекләрне иртәрәк аладыр ул. Өстен идең шул, күпкә өстен идең. Ашкындың, ашыктың, берничә кешегә бүлеп бирерлек эшләгән эшләрең калды. Мин аларны эшләп бетерә алмам, син мине узган идең инде.

Бер урыннан икенчесенә күченгәндә, без клюшка-алка белән китаплар ташып арый идек. Ә алар торган саен күбәя барды, соңга таба чит телдә язылганнары пәйда булды. Телне яхшылап аңлау өчен тәрҗемәсез кинолар карау, интернетта инглиз теллеләр белән аралашу... Балачактан яраткан арыслан турында әкиятне хәзер дә караштыра идең, тулысынча ук түгел, кайбер мизгелләрен генә. Бер күренештә кечкенә арыслан, суда чалынган йөзен әтисенекенә охшатып: «Әти, син һәрчак минем янда булырга вәгъдә бирдең, ә үзең юк», – ди. Шул чакта күктә пәйда булган әтисе улына эндәшә: «Улым, мин һәрчак ­синең белән, мин – ул син...» Ә тормыш – әкият түгел, бар да киресенчә килеп чыкты: хәзер мин сиңа эндәшеп, күкләргә карыйм... Уеннарыңны карап көч бирергә йөзәр чакрымнар үтеп йөрелде, шәһәрдән шәһәргә, бер командадан икенчесенә күчелде, сигез тапкыр мәктәп кенә алышынды – барысын да ерып чыгылды бит, тик әҗәл кулыннан йолып алалмадым шул, улым... Язмышларны үзгәртү безнең хәлдән килми, ә аның иң нечкә җиргә китереп бәрә торган гадәте бар.

Реклама

Хәзер шул уйлар белән шәһәр урамында йөрим, кешеләр арасыннан адәмнәрне эзлим. Халык каядыр ашыга, кабалана, дөнья куа. Гамьсезләр, ваемсызлар. Сиңа охшаганы очраса, сискәнеп китәм, ә алар миңа аптырап карый... Аларның да хыяллары бардыр, өмет яшәтәдер. Син киткәнче бер көн элек кенә без дә киләчәккә булган планнар, хыяллар турында сөйләшеп утырып таң аттыра язган идек. И ул хыялларның күплеге иде! Нигә тагын сөйләттереп утыртмадым икән, соңгы сөйләшү булган бит ул... Сорауларны да күп бирдең, бала вакыттан яраттың сорау бирергә, син үсә барган саен, миңа җавап табулары авыррак иде. Шул төнне, бирелеп китеп, инглиз теленең кайбер үзенчәлекләре турында сөйләдең. Мин аны аңламадым инде, ләкин тыңлавы рәхәт иде. Кичен эштән кайтышлый җир асты күчешендә хиромант белән танышып китүеңне дә сөйләгән идең: «Әти, ул минем кулдагы сызыкларга карап: «Бер тапкыр өйләнәсең, бер улың була, 86 яшькә хәтле яшисең», – диде...» Сиксән алты... Шуннан унтугызны алгач, калган 67се кайда соң, хиромант? Бу бит үзе бер гомер, ләкин мәңгелек өчен мизгел генә, нигә шуны да кызгандың соң, язмыш? Ә мин бит болар турында синең белән сөйләшермен әле дип уйлап куям кайчак. Син каядыр киткән генә төсле, кайтып җитәрсең кебек. Аннары без туйганчы сөйләшәбез, имеш...

Кагылмаган темалар да калмады бугай, тагын табылыр иде әле. Берсендә син: «Минем туйда кеше күп булачак», – дигән идең. Кешенең өч туе була, диләр, без шуларның икесен генә күрдек, соңгысын ата-ана күрергә тиеш булмаса да. Ә халык күп иде, улым... Аларның бөтенесе хәтердә дә калмаган, ә үзләре шул хәлләрне кичергәннәрнең карашлары истә. Алар башкача карый һәм халык таралгач, көннәр, атналар узгач, дулкын-дулкын булып килеп бәгырьнең телгәләнәсен белә.

Акыл бу хәлләрне аңлый да кебек, әмма башка беркайчан да күрешеп булмаганны аның да кабул итәсе килми. Арыслан турындагы әкиятне юкка гына карамагансың икән бит, син – ул мин, мин ул – син булганбыз. Мин үземне югалттым. Улың ­синең сердәшчең дә, киңәшчең дә булудан зуррак нинди бәхет бар тагын? Чордашлар, яшьтәшләрнең дә кайберсе белән аңлашмаганда, балаң белән бер дулкында булып, бер төрлерәк фикер йөртә алуны тагын ничек атыйсың? «Әти, син ничек шулай яза аласың?» – дип еш сорый идең, шигырьләрне укып. Ә син мине узган булгансың инде. Элек язганнарыңның беразы белән генә таныштырган идең, ә хәзер мин күрмәгәннәрен дә укып чыккач, серләр йомгагын сүтеп маташам. Ничек телисең – шулай аңлыйсың аларны, Цой стилендә язмыйча, башкача яза алмас идең шул син. Ә сиңа бит нибары тулар-тулмас унтугыз гына иде... Аларны аңлау өчен син укыган китапларны укып чыгаргадыр, әмма ул гына да аз булыр, янәшәмдә синең булуың кирәк. Серле булмаганнар юлга да иртә кузгалмыйдыр шул.

«Сиңа язарга кирәк, башаяк эшкә чум, гел уйлама», – диләр. Уйлама дию – бу хәзерге халәттә «Хәлләр ничек?» дип сораган кебек, гади дә, мәгънәсез дә. Тулы бер дөньяны онытып буламы ул? Авырту-яралардан – дару, җанга дога бар, ә хәтердән нәрсә? Вакыт дәвалый, диләр, башкаларның алга барадыр ул, ә минем кирегә таба исәпләнә. Бер көн элек шулай иде, бер атна элек тегенең турыда сөйләштек, бер ай элек монда булдык... Ул бүтән – синле тормыш, синле дөнья иде шул, ул чагында өмет бар иде. Ә өйдә бар да элеккечә – өстәл тулы китапларың, ишек янына терәп куйган клюшкалар, карават янында гармун... Киемнәрдән синең исең килә. Тирә-күршенең ишек тавышы ишетелгәндә, мин шул якка борылып карыйм, бу безнеке шулай ачылыр да, ә аннан елмаеп син килеп керерсең төсле. Ул елмаюны күрер өчен әллә ниләр бирер идем... Тик ачылмый ишек, мин дә уянып китмим, озакка сузылган куркыныч төш тә бетми. Шул гармун моңы төсле безнең тормышны ямьләр өчен килдең дә, бераз гына янәшә барып, атылган йолдыздай китеп тә бардың. Бу җирдә эшемне эшләдем, эземне калдырдым, дип, юлыңны дәвам иткәнсеңдер. Синең әле башка җирдә дә эшлисе эшләрең күп, күрәсең... Болар хәзер бар да аңлашыла кебек, тормышка, яшәүгә карашлар үзгәрә, әмма моңа төшенү өчен шулай кыйммәт түләнүе генә аңлашылмый. Син бозда да сакчы идең, безне саклау да сиңа йөкләнгән икән. Кичер безне, улым...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 7 июнь 2019 - 22:28
    Без имени
    Сабырлыклар бир, газиз Аллам бу бэндэгэ,бала хэсрэте бирмэ безлэргэ,
  • 6 июнь 2019 - 18:11
    Без имени
    Аллах Тэгалэ сабырлык бирсен