16+

Умартачы Габделнур абый умарталыгын дәвалану почмагы итмәкче

Теләче районының Җәнәй якларына барып чыкканнар биредәге табигатьне күреп шаккатадыр. Зур да түгел, уртача гына бу авылда тән генә түгел, җан да ял итә. Ә тиздән исә дәваланып та булачак.

Умартачы Габделнур абый умарталыгын дәвалану почмагы итмәкче

Теләче районының Җәнәй якларына барып чыкканнар биредәге табигатьне күреп шаккатадыр. Зур да түгел, уртача гына бу авылда тән генә түгел, җан да ял итә. Ә тиздән исә дәваланып та булачак.

“Агростартап” программасы нигезендә Габделнур абый Маннапов биредә умарта кортлары үрчетә башлаган. Максаты – бал сату гына түгел, ә умарталыкны тулысынча ял һәм дәвалану комплексына әверелдерү.

Маннаповларга дәүләт тарафынанн 3 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Шул акчага алар умартачы өе салган, 124 баш умарта алган. Программа кысаларында, алар 18 ай эчендә эшкә тотынырга тиеш. Авылда тырыш кешеләр эшне ел ярымга сузамы инде?! Габделнур абый да умартачы өен күптән салып куйган, янында мунча да өлгерткән. Умарта кортлары инде бал җыя.

– Хатыным Фирая белән бу эшкә икәүләп тотындык. Әмма умартачылыкны әле берничә ел элек кенә өйрәнә башладым. Ә умартаны исә бик нык карарга кирәк. Шуңа да Яшел Үзәннән белгеч чакырттык. Бик әйбәт умартачыбыз. Үзебез генә эшли торган эш түгел. Моның эчендә кайнарга кирәк. Ике елда гына умартачы булып булмый, – ди Габделнур абый.

Умарталыкны алар авылдан читтә урнаштырган. Шулай ук басуда да 11 гектар җирләре бар. Киләсе елга аларны чәчеп, шул рәвешле дә бал алырга ниятли Маннаповлар.

Кемдер июль аенда ук балны аерып, сата башлый. Тәҗрибәсе зур булмаса да, төптән өйрәнеп эшкә тотынган умартачы-эшмәкәр балны июльдә аерту иртә, дигән фикердә.

– Чын бал 6 августтан соң гына өлгерә. Аңа кадәр әле аертырга иртә. Умартачы гына аера аладыр аның өлгергәнме-юкмы икәнен. Өлгермәгән бал әчи торган була. “Дөрес” бал 1-2 айда утыра башларга тиеш. Кайбер очракта бал утырмый дип зарланалар. Ул инде дөрес бал түгел. “Алдакчы” умартачылар да җитәрлек. Мисалга, узган елгы бер фляга балың бар, ди. Шуны мунчага алып кереп, ваннага саласың да, яңа аерткан балга әйләнә дә шуны яңа бал дип саталар. Шулай эшләүчеләр дә булгалый. Әмма аның инде тәме, сыйфаты башкача, – ди Габделнур абый.

Калак белән алганда тартылып чыга торган, утыргач та ак төскә керә торган баллар була. Тәҗрибәсез кулланучы моны шикәр яисә башка әйбер кушылган бал дип уйларга мөмкин. Баксаң, киресенчә, юкә чәчәгеннән генә җыелган сыйфатлы бал шундый үзлеккә ия икән.

Сукыр кычытканнан җыелган бал исә йокысызлыктан интегүчеләргә бик файдалы. Мондый балны кабып карауга ук дару, үлән тәме килә, ди.

Кортлар дәвалау сәләтенә ия икәнен барыбыз да беләбез. Умарта “оясы” өстенә ятып, нерваларны, йокысызлыкны дәвалау турында да ишетүчеләр шактыйдыр. Габделнур абый да шул ысул белән дәвалый торган махсус оя ясарга планлаштыра. Ул умартачы өендә булачак. Умартачы өе, дигәннән, умарталык авылдан читтә булганга, бирегә газ торбалары сузылмаган. Шуңа да өйдә кышын салкын булмасын өчен мич салып куйганнар. Димәк, бирегә дәваланырга, ял итәргә килгәннәр мичтә пешкән коймак, бәлештән дә авыз итә алачак.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading