16+

"Унике" сериалы: министрлык үпкәләгән, Рифат Фәттахов роленнән баш тартканнар

“Интертат” электрон газетасы “Унике” дип исемләнгән беренче татар сатирик сторис сериал төшерде. Унике сериядән торган әлеге сериал челтәрле бизнес, вакцинация, җанисәп, пенсия, эстрада, татар теле кебек актуаль темаларга тәнкыйди караш, ягъни көлүгә нигезләнде.

"Унике" сериалы: министрлык үпкәләгән, Рифат Фәттахов роленнән баш тартканнар

“Интертат” электрон газетасы “Унике” дип исемләнгән беренче татар сатирик сторис сериал төшерде. Унике сериядән торган әлеге сериал челтәрле бизнес, вакцинация, җанисәп, пенсия, эстрада, татар теле кебек актуаль темаларга тәнкыйди караш, ягъни көлүгә нигезләнде.

“Моңа кадәр татарда булмаган видеоматериал төшерәсе килеп йөри иде. Минем үземә сторис сериал форматы ошады. Әгәр ул юмор жанрында булса, караучыларны күбрәк җәлеп итәр иде. Ләкин миңа сатира жанры якынрак. Хәзерге вакытта ул жанр онытылып бара кебек. Җәмгыятьтәге проблемаларга тәнкыйди караш эшлисе килде. Без аны ике атна тирәсе төшердек. Сторис сериалда редакциябездәге журналистлар катнашты һәм алар бөтенләй икенче яктан ачылды”, - ди сериалның сценарий авторы, “Татар-информ” белән “Интертат”ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.

Ул сериалның ни өчен “Унике” дип аталуын да аңлатты. “Безнең “Татмедиа” бинасы 12 каттан тора. Һәм төп герой да һәр катта ниндидер проблема белән очраша”, - ди Рәмис. Сторис сериалның төп герое – журналист Рифат Каюмов. Рәмис Латыйпов фикеренчә, ул Рифатның әлеге рольне башкарып чыгуына ышанган һәм моның хак булуына инанган. 

“Беренче серияләрдә каушаган булсам, ахырга таба ул кимеде. Өйдә төшерелгән серия турында 10 яшьлек кызым: “Әти, катнашма инде, миннән бөтен мәктәп көләчәк бит”, - дигән иде. “Синең әтиең икәнен белмәсләр әле”, - дидем. Аннары кызым сериалны ошатуын әйтте. Ни дисәләр дә, халык сериалны кабул итте, чөнки караулар саны көннән-көн арта”, - ди Рифат.

Сторис сериалда кайбер билгеле шәхесләргә пародияләр ясалды. Әйтик, блогер Рәфис Атаказ образында танылган продюсер Рифат Фәттаховны танырга мөмкин иде. “Әлеге рольне дүрт кешегә тәкъдим итеп карадым, ләкин барысы да баш тартты”, - ди Рәмис. Рифат Фәттахов пародия буенча фикерен әйтмәгән, ә менә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан үпкәләп шалтыратканнар. “Әгәр сатираны шулай кабул итәләр икән, димәк, эшебезнең нәтиҗәсе бар”, - ди Рәмис Латыйпов.

Рәфис Атаказдан күпләр “Рифат Фәттаховны уйнаганчы, аны өйрәндегезме?” дип сораган. “Мин исә белмәгәндәй “Кем ул Фәттахов?” дип сорадым. Шуннан соң аның кем һәм нинди булуын яза башладылар. Бу миңа бик әйбәт булды, чөнки Фәттахов турында шактый мәгълүмат җыйдым. Сериалны караганнан соң, башка продюсерлар аларга да пародия ясамаганга үпкәләде. “Сез Рифат Фәттахов дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән әле” дидем”, - дип сөйләде Рәфис.

Сериалда профессиональ артистлар да төшкән. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин. Ул полиция хезмәткәре ролен башкарган. “Мондый сериаллар төшерергә теләк һәм дәрт булу - бик әйбәт. Хәзер хәтта театрларда да сатира жанрына сак белән генә тотыналар, чөнки сатира ул – дөреслекне көлкеле ситуация аша маңгайга бәреп әйтү. Бездә, мәсәлән, минемчә, бу жанрга “Полиционер” спектакле генә якын килә”, - диде Рөстәм.

Сүз уңаеннан, Яңа ел алдыннан төшерелгән “Унике” сторис сериалында Кыш бабай ролен Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев башкарды. 

Киләчәктә “Интертат” тагын бер сторис сериал төшерергә планлаштыра. “Әйтелмәгән темалар шактый әле. Әйтик, яшьләр, аларның кайда ял итүе, яшьләр белән өлкәннәр мөнәсәбәте кызык булыр иде”, - ди Рәмис Латыйпов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X