16+

Унитазга бәдрәф кәгазен дә ташларга ярамый

«ШК» журналисты канализация торбаларын чистартып кайтты

Унитазга бәдрәф кәгазен дә ташларга ярамый

«ШК» журналисты канализация торбаларын чистартып кайтты

Подъездда сасы ис, өйдә су юк. Канализация торбасы тыгылганга, суны туктатканнар. Таныш күренешме? Беренче катта яшәүчеләргә иң кыены, бәвел, тизәк сулары җыелып, бәдрәф бүлмәсенә агып чыгарга да мөмкин. «Водоканал» оешмасына килгән мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты нәкъ менә канализация тыгылу белән бәйле. «ШК» журналистлары да, «Водоканал» оешмасы хезмәткәрләре белән бергә, торбаларны чүп-чардан чистартты.

Шәһәрнең кан системасы

«Водоканал» унитар предприятиесенең диспетчер бүлеге тәүлек буена уртача 70-80 заявка кабул итә. Казан халкын чиста су белән тәэмин итү, суның сыйфатын тикшерү, канализация, су торбаларының төзеклеген карап тору, капиталь ремонт – болар барысы да алар җаваплылыгында.
– Шәһәрне тере организм дип алсак, без аның кан системасы сыман. Кулланылган суны эшкәртеп, чистартып, кабат «йөрәккә» кайтарабыз, – ди «Водоканал»ның Мәскәү районы өчен җаваплы мастер Азат Миннемуллин.

Торбалар аша килгән сулар барысы да Отар бистәсендә урнашкан су чистарту җайланмасында җыела. Анда берничә этапта механик һәм биологик яктан чистартыла. Хезмәткәрләр асфальтка кадәр салалар.

– Җир астыннан уза торган тимер-бетон, керамик торбалар авышырга, бөгелергә мөмкин, нәтиҗәдә шул урында асфальт убыла. Төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң, юлны үзебез ясыйбыз, моның белән шөгыльләнүче аерым бригада бар, – ди канализация хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марат Сибгатуллин. 

Озаграк хезмәт итсен, нык, чыдам булсын өчен, иске торбаларны полиэтиленнан ясалганнарына алыштыра башлаганнар. Заманча техника: җиһазландырылган, газ ягулыгына көйләнгән машиналар, экскаваторлар эшне күпкә җиңеләйтә. Элек чокырларны көрәк белән казыган чаклары да булган. Менә инде кырык елга якын бу өлкәдә хатын-кызлар эшләми икән. Шуңа да махсус киемнәрдән, кулыма эш кораллары тотып бригадага килеп кушылгач, миңа барысы да гаҗәпләнеп карады. 

Барыбер булмасын

Авария булган урынга кузгалдык. Биредә барлыгы 15тән артык бригада эшли. Тракторная урамында төрле торбалардан килгән сулар җыела торган басым белән эшли торган коллектор тыгылган. Дүрт километрга сузылган, диаметры 900 миллиметрлы торбадагы 1000 тоннадан артык суны суыртып бетерергә кирәк. Бер бригада биредә инде төне буе эшләгән. Су гына кимергә уйламый. Авария урынында зәһәр ис. Минем өчен башта бу иң кыены булып тоелган иде, тик слесарьлар үзләре исне тоймыйлар да бугай. 

– Анысына ияләшәсең. Тирән чокырларга төшәргә, авыр шартларда эшләргә туры килә, минем 11 метр тирәнлеккә төшеп эшләгәнем дә булды. Ә Казандагы иң тирән урын Кремль тирәсендә: 27 метр, – ди Азат Миннемуллин.

Канализация чокырына төшкән саен, газ күләме арта. Шуңа да төп таләпләрнең берсе – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү. Люкка төшкәндә кеше биленә трос бәйләргә, өстән аны икенче берәү тотып торырга тиеш. Чокырга һәрчак газ күләмен билгели торган анализатор белән төшәләр. Газдан саклый торган махсус битлекләр киеп эшлиләр. Канализация чокырларында кыш көне дә 15 градус җылы була икән. 

Слесарьларының эш өчен кирәк-яраклары һәрчак машинада. Озын кунычлы итекләр, бияләй, трос, ыргаклы таяк, чиләк, көрәк – барысы да кул астында. Канализация слесарьларын эшкә алганда, сәламәтлекләренә зур игътибар бирәләр. 

Канализация чокырларын чистартканда ниләр генә чыкмый: көнкүреш, төзелеш калдыклары... Берсендә зур гына уенчык йомшак аю да йөзеп килгән булган. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең канализация торбалары да гадәттә нәкъ менә унитазга әйбер ташлау аркасында тыгыла. Икенче авария урынында – Камил Якуп урамында канализация торбаларын чистартучы слесарьлар, резин туп алганыбыз да булды, диләр.

 

Бу юлы канализация торбаларын механик юл белән чүпләрдән арындырдылар. Куш торбага ыргаклы трос сузып, канализация чокырына төшерәләр. Ниләр генә юк анда: тизәге, бәвел, хатын-кызның гигиена кирәк-яраклары белән беррәттән пилмәннәр, кыяр-помидорлар, ипи кисәкләре дә йөзеп йөри. Ыргаклы таякны бора торгач, аңа чүпрәк ияреп чыкты. Идән юа торган, ахры. Күрәсең, хуҗабикә суы белән бергә унитазга түккәндер. Ул арада йортның беренче катында яшәүче Фатыйма апа яныбызга чыкты. 

– Без инде күптәннән бу өйдә яшибез. Чисталыкны сакларга тырышабыз, ризыкны унитазга ташлау гөнаһ та бит әле, тик менә вакытлыча фатир алып торучыларга барыбер, – ди ул. 

Ишегалды себерүчеләр арасында да канализация чокырларын чүплеккә әйләндерүчеләр бар икән. 

Канализация слесарьларының эшен үзем сынап кайтканнан соң, хәзер унитазга чүп бөртеген дә ташламаска тырышам. Бәдрәф кәгазен дә атарга ярамый икәнен белми идем әле. Баксаң, ул кабарып, торбаларны тыгылдырырга мөмкин икән. Саграк, игътибарлырак булсак, слесарьларга да эш азрак, үзебезгә дә мәшәкать кимрәк булыр иде. 

Әбиләр киңәше

Сода элек-электән майларны эретү чарасы булып саналган. Биш аш кашыгы соданы коры табага салып ун минут тирәсе җылытырга кирәк. Табадан җиңелчә төтен күтәрелергә дә мөмкин. Аннары таба суынганнан соң гына содага 200 мл су өстисең. Шушы катнашманы торбаларга агызасың. Сәгать ярымнан соң кайнар су белән юдырасың. 


Торбалар тыгылмасын өчен 10 киңәш

1. Унитазга бәдрәф кәгазен дә атарга ярамый. Дөрес, кыйммәтле, суда эри торган махсус кәгазь куркыныч түгел, ә менә гади бәдрәф кәгазе суда кабара, торбаларны томалый.

2. Кечкенә балалары булган әти-әниләргә бәдрәф бүлмәсен аеруча күзәтеп торырга кирәк, чөнки сабыйлар, еш кына, унитазга уенчыкларын ташлый. Нәтиҗәдә, торба тыгылып, система эштән чыгарга мөмкин. 

3. Торбалар май аркасында да тыгыла. Савыт-саба юганда, җылы суны җәлләмәгез. Кайнар су майны аз булса да киметә. 

4. Майларны эретә, торбаларны чистарта торган махсус чараларны артык еш кулланырга рөхсәт ителми, алар торбаны юкарта, зыян китерүе бар. 

5. Раковинага чүпләрне үткәрми торган махсус сетка куегыз. 

6. Кухня раковинасы тыгылганда сифонны сүтеп, андагы чүпләрне чистарту да кайчак уңай нәтиҗә бирә.

7. Юыну бүлмәсендәге торбалар, гадәттә, чәч аркасында тыгыла. Шуңа да ваннада су агып китә торган тишекне ыргаклы таяк белән чәчләрдән чистартып торыгыз. 

8. Шәхси йортларда яшәүчеләр канализация коеларындагы су күләмен даими тикшереп торырга тиеш. 

9. Су кертү, канализация торбаларын сузу эшләрен бары белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз.

10. Унитаздан, раковинадан су агып китмәсә, киресенчә, күтәрелә башласа, тиз арада слесарьларны чакыртыгыз. Фатир, өй эчендә булган проблемалар буенча идарәче компанияләрнең диспетчер хезмәтенә, урамдагы аварияләрне «Водоканал» оешмасына хәбәр итәргә кирәк. 

Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Марат Сибгатуллин фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading