16+

«Уракка төшүне зарыгып көтәбез»

Татарстанда чынлап торып уракка төштеләр. Әмма бу көннәрдә явып торган яңгырлар урып-җыю эшләрен бераз вакытка туктатып торырга мәҗбүр итте.

«Уракка төшүне зарыгып көтәбез»

Татарстанда чынлап торып уракка төштеләр. Әмма бу көннәрдә явып торган яңгырлар урып-җыю эшләрен бераз вакытка туктатып торырга мәҗбүр итте.

Апас районына барган сәфәребез барышында да кырда эш тукталып калган иде. Иртәдән бирле күзебез күктә, кара болытлар таралып, күк ачылып китмәсме дип торабыз, ди кыр батырлары. Бер башлаган эшне тизрәк бетерәсе килә, шуңа эч пошып тора, дип тә өстәп куялар.

Апаслылар уракка 23 июльдә үк төшкән. 3200 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган инде, бу – барлык мәйданның 11 проценты дигән сүз. Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, районда урып-җыю эшләре барысы 30 мең гектар җирдә алып барылачак.
– Бүгенге көндә арпа культурасын суктырабыз. Көзге бодай әлегә өлгереп бетмәгән. Уҗым культуралары һәлак булу аркасында, 13 мең гектарның 10 меңенә кабат чәчәргә туры килде. Быел уңыш гектарыннан уртача 33-35 центнер чыга. Уңыш узган елдагыдан күпкә артыграк булыр дигән өмет бар, чөнки үткән елны безнең зонада яңгырлар яумады диярлек. Быел, күп булмаса да, яңгыр төшкәләде, әмма ул да җитәрлек булмады, – ди ул.
Урып-җыю эшләрендә 60 комбайн катнаша. Комбайннар тикшерү үткән, техник яктан барысы да төзек. Комбайнчының категориягә туры килгән таныклыгы да булырга тиеш икән. Һәр комбайнга ике комбайнчы куелган. Кыр батырлары ике сменада эшли. Урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләргә җыеналар.

Берничә көн элек Татарстанда урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайнчылар арасында Татарстан Президенты призларына конкурс игълан ителде. Район башлыклары тарафыннан да бүләкләү чаралары эшләнгән. Апас районында бу шулай ук традициягә кергән. Район башлыгы Рәшит Заһидуллин кырда тырышлык күрсәткән игенчеләрнең хезмәтләрен бәяләмичә калмый. 1 мең тонна иген суктырган комбайн­чыга 5 мең сум премия бирелә. 2 мең тонна булса, тагын 5 мең сум. Акчалата призны шул ук көнне биреп баралар.
– Безнең өчен иң җаваплы чор бу. Урып-җыю барышының сыйфаты нәкъ менә комбайнчының хезмәтенә бәйле. Кызыксыну булдырганда, алар тырышып, тиз һәм нәтиҗәле эшли. Комбайнчыларның 40-45 проценты – яшьләр. Ә уңган егетләр бездә бик күп, – дип, Ильяс Заһидуллин безне шуларның берсе – узган елны «Нью Холланд» комбайннары арасында беренче урын алган комбайнчы Рамазан Гашыйгуллин белән тыныштырды.

Яңгыр явып торуга карамастан, игенчеләр кырда. Рамазан да бертуган абыйсы Раил белән комбайн янында кайнаша иде.
Үткән елны Рамазан 30 мең центнер уңыш суктырган. Уңган игенчегә Авыл хуҗалыгы министрлыгы 50 мең сум күләмендә премия тапшырган.
– Ул акча йорт төзергә материаллар алыр­га ярап куйды, – ди ул.
Аңа берничә көннән 25 яшь тула. Комбайнны Рамазан 18 яшеннән үк йөртә икән. Абыйсы да комбайн руле артына мөстәкыйль рәвештә 18 яшендә утырган. Әтиләре Рамил гомер буе комбайнчы булып эшләгән. Егетләр 12 яшьтән үк әтиләренең ярдәмчесе булып йөргән. Рамазан Йомралыда инженер булып эшли, авылда төпләнеп калып өйләнгән, яңа йорт җиткезеп ята. Ә Раил Казанда эшли. Ул урып-җыю вакытында махсус ял алып, авылга кайтып, кырга эшкә чыга. Гашыйгуллиннар икесе бергә «Свияга» агрофирмасының Йомралы берләшмәсендә «Нью Холланд» комбайнында эшли.

– Уракка төшүне көтеп алабыз. Күңел җилкенеп тора. Бер офыктан икенче офык­ка җәелгән сап-сары иген кырында рәткә тезелеп комбайннар бара. Карап торырга гына да күңелле бит. Муллык чоры да әле бу, – дип өсти егетләр.

Сүз уңаеннан: быел Авыл хуҗалыгы министрлыгының конкурс комиссиясе Татарстанда иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча Татарстан Президенты призына 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнә, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60 мең сум күләмендәге премияләрне шулай ук иң күп мәйданда иген урдыру күләмнәре буенча 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчыга 35әр мең сум күләмендә премия бирү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading