16+

Урамда очрап танышкан татарларда, Сочида кунакта булып кайттык

Ике ел элек октябрь ае иде. Озакка сузылган әбиләр чуагының кояшлы җылы көне.

Урамда очрап танышкан татарларда, Сочида кунакта булып кайттык

Ике ел элек октябрь ае иде. Озакка сузылган әбиләр чуагының кояшлы җылы көне.

Метродан чыктым да эшкә барам. Каршыма кая атларга аптырабрак торган ир белән хатын очрады. “Казанныкылар түгел, шәһәрне начар беләләр”  дигән уй үтте башымнан. Аларның  Казан казанын эзләп килүләре икән, ә ул бина килеп җитмичә күренми. Берничә минуттан без күптәнге танышлар шикелле гәпләшә идек. Флора ханым белән Бәхтияр абзый Сочидан ук килгәннәр, иртәгә китәләр дә.  Аларның татарча сөйләшүләре, милләтебезгә, башкалабызга булган хөрмәте күңелемә бик хуш килде. Сумкамда “Шәһри Казан” газетасы бар иде, аларга бирдем. Кадерле бүләк шикелле сөенделәр. Елмаеп фотога да төштек.

Телефон номерларын алмаштык. Зур яңалыклар турында  хәбәр итешеп,  дини һәм дөньяви бәйрәмнәр белән котлашып,  ватсап аша ел буе аралаштык. 
Узган ел газетабыз хәбәрчесе Эльвира Шакирова Сочига сабан туена барды. Аның артыннан “Тәмле сүзләр” дигән яңа китабымны биреп җибәрдем. Кызганыч, Флора ханымны күрмәгән, китапны милли үзәктә калдырган. Вакытын табып, ара ерак булса да, Флора ханым бүләк китабымны барып алган. Аны оныклары белән укыганнарын фотога төшереп җибәреп, мине бик сөендерде. Менә шушы көннән аралашуыбыз тагын да җылынды. Алар безне үзләренең кояшлы-диңгезле, таулы калаларына кунакка чакыра башладылар. “Җаен табып бер килеп чыгыгыз әле!” диделәр. Җае гына озак чыкмый торды.  Аннары иремә бер генә атна булса да ял бирделәр. Сөенечебезне Флорага да хәбәр иттем. Ул: “Туры үзебезгә киләсез, кунакка”, – диде. Минем: “Яхшы түгелдер инде алай...” диюемә каршы: “Без бит милләттәшләр, татарлар, димәк, туганнар да!” – дип җавап бирде, миңа ике уйларга урын калдырмаслык итеп. 

Аптырап йөрмәсеннәр дип, Флора ханым ире Бәхтияр абзый белән безне вокзал перронында ук каршы алдылар. Диңгез дулкыны төсле зәңгәрсу җиңел машиналарына утыртып, өйләренә алып киттеләр. Анда җылы як нигъмәтләреннән сыгылып торган өстәл көтә иде безне. Кече кызлары Луиза телләрне йотарлык лагман пешереп куйган. Һәм монда да бер сер бар. Флора ханым Ташкентта туган. Үзбәкстан аның ватаны. Әнисе Мордовия ягы мишәре, әтисе Башкортстаннан. Яшьләр икмәкле, кояшлы, йөземле Ташкентта очрашып, шунда танышалар, кавышалар, балалар үстереп гомер итәләр. Флора ханым да үзенең насыйбы Бәхтияр белән шунда танышып кавыша. Хәер, Флора ханымны күрмәскә, аңа гашыйк булмаска мөмкин түгел, теге атаклы фильм “Каваказская пленница”дага Натали Варлейга охшаган ул. Шушындый җыйнак гәүдәле, сөйкемле йөзле, очкын чәчеп тора торган күзле. 

Ике кызлары да Ташкентта дөньяга килә. Флора ханымның әнисе химия, биология укыта. Шуңадыр инде, кызына шундый матур, үсемлекләр дөньясын аңлатучы исем бирә. Ташкентта гомер итеп, балалар үстереп, гомер көзләрен тыныч кына көтеп ятканда, СССРдигән илдә вазгыять үзгәреп, һәр милләт үзенчә, башкаларны санга сукмый яшәргә тотынгач, Россиягә, Мәскәү астына күчә алар. Олы кызлары Әдилә туристлык системасында эшли башлап, шактый гына чит иләрдә дә булырга өлгерә инде бу вакытка. Кайда гына булса да, Сочидан әйбәтрәген тапмый һәм шунда яшәргә карар кыла. Әтисе белән әнисен дә үзләренә кунакка чакыра. Алар да  ошаталар  һәм 2016 елда Флора ханым белән Бәхтияр абзый да тәвәккәлләп күченәләр балалары-оныклары  янына. 

Сочи Казан белән чагыштырганда шактый пычрак шәһәр. Урам җыештыручылар җитешми  икән.  Хәер, җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була анысы. Шулай да Сочиның үрнәк алырлык нәрсәсен дә күрдем. Анысы үзәк урамнарның чүп чиләгенә куелган капчыкларның яшел төстә буулуы. Бездә бит караны куялар. “Ярамаган тагын чүпкә, чиста әйбер өчен түгел лә” диләрдер инде. Яшел гомер бакый яшьлек-яшәү, өмет төсе булган. Аларны күргәч тә, күңелләр күтәрелеп, яшәү дәрте артып китә. Безнең калабыз Казан да  алардан үрнәк алмасмы икән дип язам бу юлларны. Эх,  шулай булса...
Мәңгелек ташларда “Ай,  былбылым” моңы

Истә калырлык бер вакыйга да булды. Абхаз илендә. Яңа Афон тау куышына кергәч (белгечләр-галимнәр әйтүенчә, ике миллион еллар элек барлыкка килгән бу тау куышы), чынлап та, үзеңне бер тузан бөртеге, бәлки, аннан да кечкенәрәк бер микрон итеп сизәсең. Өстеңә ишелергә торган, кайбер җирләрендә су тамчылап торган ул таш капчыкта  бик шомлы да, куркыныч та. Ә бер залга килеп җиткәч, экскурсоводыбыз: “Җырлагыз!Монда тавыш бик шәп, матур яңгырый!” – диде. Әллә җырлый белмиләр, әллә оялалар – берәү дә кыюлык күрсәтмәде. Мондый форсаттан файдаланмый калып булмый бит инде. Татар халык җыры “Ай,  былбылым!” ны сузып җибәрдем. Минем яшелле-зәңгәрле тавыш кына инде. Сандугач сайраулары түгел, шунан артыгы бирелмәгән. Ләкин шулай булса да, бик матур, саф, чиста яңгырады ул.  Тыңлап бетергәч, төркемдәгеләр кул чапты. “Кайсы телдә?” дип сорадылар. Ә мин, горурланып һәм сөенеп: “Татар телендә, без Казаннан, Татарстаннан!” –  дип җавап бирдем. Татарстанны кайда да беләләр һәм яраталар. Тагын алкышладылар.  Без ул тау куышыннан милләтебез өчен сөнеч һәм горурлык хисләре белән тулышып чыктык. 

Менә җомга да килеп җиттте. Ә бу көнне һәр мөселман кешесе чистарынып-аруланып мәчеткә барырга тиеш. Мәчет булса дип өстәргә туры килә бу урында. Сочида,  кызганыч,  мәчет юк. Ә бит кипарислар белән биеклектә ярышып очына ай куелган манаралар булса, алардан азан яңгырап торса, ничек ямьле һәм гамьле булыр иде. Бөтенләй юк дип тә әйтеп булмый инде. Укытучылар урамында кечкенә генә бер бүлмәләре бар, шунда җыелып укыйлар. Шул  гыйбадәт кыла торган бүлмәгә очрашуга, намазга  чакырдылар.  Бик сөенеп бардык. Биш-алты ир, шуның кадәр үк хатын-кыз җыелган иде. Хәер, шуннан күбрәк булса, сәҗдә кылырга урын да булмачак бит инде.  

Мин әлеге дә баягы газетабыз белән таныштырдым, берничә санын бүләк итеп тә бирдем.  Бик сөенделәр. “Язылып булса, алыр да идек!” – диделәр. Анысын да аңлаттым. Бөтенроссия каталогына кертелгән булуын да әйттем. Очрашуны оештыручы мөслимә Зөлфия ханым Хәким үзе дә иҗат кешесе, каләмле журналист. Краснодар краеның “Йолдыз” татар тарихи этнографик клубы  органы “Сәфәр” газетасында даими язышып тора. Ай саен нәшер ителә торган әлеге басманы миңа да бүләк иттеләр, бик сөендем. Бүләк дигәннән, Сочи татарлары арасында Бүләк дигән ханым да бар. Төнге сменадан соң булса да,  бик очрашырга теләп, йокламыйча йөгереп килеп җитте шиигырьләр яза торган бу сөйкемле ханым. Безгә дә укыды иҗат җимешләрен. Ошады. Алар буш түгел һәм кемнедер кабатламыйлар. Бүләкнең үз ихлас хисләре, үз  уйлары гына. Рифмалар тезелеп, тыңлаучының үзәкләрен өзеп тора. Аңа уңышлар теләдем. 

Сочи татарлары булдыра алган кадәр бергә булырга тырышалар. Менә Мәүлед аенда Коръән мәҗлесе уздырырга уйлауларын да әйттеләр. Рамазан аенда да җыелган булганнар. Без киткән идек инде, шәһәрнең  үзәк паркында  Кубаньга 86 елны билгеләп үткәннәр. Анда татарлар өчен дә махсус урын бирелгән. Һәм билгеле инде, алар сынтмаган. Чигүле алъяпкычларын ябып, сәйләнле калфакларын киеп,  токмач та басып кискәннәр, чәк-чәк белән дә сыйлаганнар. Татарларның кунакчыл, уңган-булган, матур күңелле халык икәнен барысына да күрсәткәннәр. Әйтүләренчә, бу крайда 130 төрле милләт кешесе яши. Флора  ханым да барып сөенеп горурланып кайткан. 

Без Сочига оялып кына, бераз тартыныбрак барган идек. Урамда очраган бөтен кеше кунакка килә башласа? Ләкин бик сөенеп кайтып киттек. Ташкентта да булган шикелле булдык әле. Көн саен үзбәк халкының милли ризыклары белән сыйлады уңган хуҗабикәбез. Ханума да ашадык, дамләмә, лагман да... касәләрдән кайтармалар белән ясалган тәмле чәй дә эчтек.  Бәхтияр абзый да бик кунакчыл: үзе эшли торган шифаханә яныннан лавр ботаклары алып кайтты, үзе тотып киптергән балыкларны да бирде күчтәнәчкә. 

Күптән түгел генә “Ә сез шулай эшли алыр идегезме?” дигән язма язган идем. Бүгенгесен дә шул рубрика белән бирергә уйлыйм. Инде китәр чагыбыз җиткәндә Флора ханым безгә вак акчалар-тиеннәр суза. “Менә диңгезгә ташлагыз, тагын килерсез, Алла боерса!” ди. Әле китеп тә өлгермәгән без, инде кабат чакырып ята. Туганнары белән дә дус-тату яшәмәүчеләр күп заман бит. Ә без кем булган инде аларга? Бу сорауны үзенә дә бирдем. “Милләттәшем,  татарым!” диде ул, үзендә шундый кунаклар булына сөенүен һәм горурлануын яшермичә. Болай дип үз милләтен бик яраткан, хөрмәт иткән кеше генә әйтә ала, бу гамәлне дә шундыйлар гына кыла ала. Флора ханымның кыз фамилиясе Шиһабетдинова, нәселем Мәрҗәнигә тоташа ди ул, үзе горурланып. 

Өебезгә кайтып, ишектән керүгә телефоныма ватсаптан хәбәр килде. Флора ханым безнең сәяхәтне Ташкентта яшәүче апасына да хәбәр иткән,  фотоларын да җибәргән булган. “Мин беләм бит ул шагыйрәне, телевизордан яратып карыйбыз. Безгә дә кунакка килсеннәр” дип тә чакырган. Менә алдагы язмам Ташкенттагы милләттәшләребез турында булса, гаҗәпләнмәгез яме, диюем. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading