16+

Ураза тотуыңны кешегә әйтергә ярыймы?

Ләйлә Дәүләтова ураза тотуың турында әйтергә ярый гына түгел, хәтта кирәк ди.

Ураза тотуыңны кешегә әйтергә ярыймы?

Ләйлә Дәүләтова ураза тотуың турында әйтергә ярый гына түгел, хәтта кирәк ди.


Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова инстаграмдагы язылучыларына шул сорау белән мөрәҗәгать иткән. Ул үзе исә ураза тотуың турында ярый гына түгел, хәтта кирәк, дигән фикердә. Моның хакында ул дәлилле сүзләрен дә җиткерә:

“Бүгенге көндә инстаграммда нәрсә генә язмыйлар. Нәрсә кигән, нәрсә ашаган, ничек кочаклашкан, күпме акча алган, кайда ял иткән һәм башкалар... Башкаларны күреп, теләсәң -теләмәсәң дә һәркемнең шулай кыланасы килә башлый. Шуңа күрә яхшы әйберләрне, әйтик ураза тотуны язу ярый гына түгел, хәтта кирәк дип саныйм мин. Чөнки мине укучы 100 меңнән артык кешенең берсе генә булса да, мин язганнарны укып дингә тартылса, ураза тотарга ниятләсә, карале, бу да тота бит, нишләп без кешедән ким әле дип уйласа , шәп бит инде

Әлбәттә уразаны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен тотабыз. Ләкин аралашкан кешеләрнең нинди булулары барыбер тәэсир итә. Әнием, абыйлар, жиңгилэр, дуслар барысы да диярлек ураза тоталар. Бу миңа да этәргеч бирә, көч бирә.
Эх, намаз укый башладым, дип горурланып язасым килә инстаграммга. Ләкин өйрәнәм генә шул әле. Бик күп кешеләрнең ураза тотарга тырышуларына сөенәм мин. Ләкин иң мөһиме - беркемгә дә зыян китермичә, булганына шатлана белеп, сөенергә өйрәнеп, көнләшмичә, урлашмыйча, Әти-әниләребезне, балаларыбызны-якыннарыбызны тәмле сүзләребез, ярдәмнәребез белән сөендереп, кемгәдер түгел - Аллаһы Тәгаләгә таянып, тыныч күңел белән яшәргә өйрәнсәк иде.
Тагын нинди теләкләрегез бар? Дәвам итик әле”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading