16+

"Уразалы кешегә иннек сөртергә ярыймы?" (Уразага бәйле 22 сорауга ҖАВАП)

Газета укучыларыбыздан уразага кагылышлы сораулар еш килә. Аларга җавапны без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән бергә барладык.

"Уразалы кешегә иннек сөртергә ярыймы?" (Уразага бәйле 22 сорауга ҖАВАП)

Газета укучыларыбыздан уразага кагылышлы сораулар еш килә. Аларга җавапны без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән бергә барладык.

– Ураза тота алмаган кеше фидия сәдакасы бирергә тиеш. Сәламәтлеге булып та уразага кермәгән кешенең өстеннән төшәме ул фидия сәдакасы?
– Аллаһы Тәгалә, кем айны күрде, шул ураза тотсын, диде. Ягъни кем Рамазан аена исән-сау килеш керә, шул ураза тотарга тиеш. Авыру яки сәфәрдә булсагыз, аны башка көннәргә казага калдырып тотыгыз. Хроник авыруы булганнар, олы яшькә җиткән кешеләр, ураза тота алмаулары сәбәпле, бер көнгә бер мескен кешене ике тапкыр ашатырга тиеш. 

– Олы яшьтәге пенсионерлар өчен шактый зур сумма булырга мөмкин бит?..
– Аны бер айда биреп бетерү мәҗбүри түгел. Ай саен пенсиясеннән 500 сумлап чыгара ала икән, фидия аның өстеннән төшә. Әмма аны фидия сәдакасы дип ниятләп бирергә кирәк. Әгәр дә аңа да мөмкинлеге юк, үзенә дә пенсиясен көчкә җиткереп бара икән, фидия бирмәсә дә ярый. Аллаһ үзе күрә һәм кичерә.

– Мохтаҗ кешене таба алмасаң, фидия сәдакасын мәчеткә бирергә ярыймы?
– Юк. Фәкать мохтаҗ кешегә. Мәчеткә китергән очракта, фидия икәнен әйтеп бирергә кирәк, алар аны үзләре мохтаҗларга тапшыра. «Зәкят» фондына да тапшыра аласыз.

– Аңлавымча, фидияне ураза тоткан кешегә бирү мәҗбүри түгел, мохтаҗ булуы гына шарт.
– Әйе, мохтаҗ мөселман булу шарт.

– Йөкле яки бала имезүче хатыннар фидия түлиме?
– Әгәр дә ул үзе яки баласы өчен курка икән, аңа ураза тотмаса да ярый. Кайберәүләр имезә торган йә булмаса йөкле ханым фидия түләргә тиеш, каза кылмаса да ярый дип ялгыша. Дүрт мәзхәб галимнәре фикеренчә, алар авыру хөкеменә керә һәм башка вакытка каза кылырга тиеш. Фидия түләп, каза өсләреннән төшми. Хатын-кыз еллар буе көмәнле булып йөрми, баланы да озак имезми, шуңа да алар уразаны соңрак тотарга тиеш.

– Балалар уразаны ничә яшьтән тота башларга тиеш?
– Кайбер галимнәр, җиде яшь, ди. Намазны җиде яшьтән укырга дигәч, уразаны да шул вакыт белән әйтәләр. Әмма аның билгеле бер яше юк. Бу баланың физик әзерлегенә бәйле. Ул уразаны ай буе тотмаска да мөмкин, аны акрынлап гадәтләндерергә кирәк. Әгәр балигъ икән, ураза фарыз була.

– Соңгы елларда ифтарны өйдә түгел, мәчеттә уздыралар. Бер гаилә яки берничә күрше берләшеп авыз ачтыра. Аның кайсы саваплырак: өйдәгеме яки мәчеттәгеме?
– Мәчеттә авыз ачтырсаң, күбрәк кешене ашаткан буласың. Өйдә уздырсаң, өйгә дога керә. Һәрберсенең үз савабы. Бу кешенең ихласлыгына кайтып кала.

– Сәфәрдә булган кеше ураза тотмый, дидегез, аның билгеле бер тәртипләре бармы?
– Аллаһы Тәгалә, сәфәрдә булсагыз, казага калдыра аласыз, диде. Динебез моны рөхсәт итә. Тик Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәфәрдә дә ураза тоткан. Шуңа да галимнәр әйтүенчә, әгәр дә кешенең хәленнән килә икән, уразаны сәфәрдә дә тотсын, чөнки өстән бурычны төшерү мөһимрәк. Тәртибенә килгәндә, 100 чакрым ераклыкка китсәгез, мосафир саналасыз. Әгәр дә кеше юлга иртәнге биштә яки тугызда чыгып китә икән, ул көнне уразага керергә тиеш, чөнки сәхәр төнге икенче яртыда, бу вакытта ул өйдә була. Юлы авыр булып, авыз ача икән, аны каза кыла.

– Ифтарга ярты сәгать калганда хатын-кызларның күреме килсә, ул аны каза кылырга тиеш буламы?
– Биш минут кала күрем башланса да, каза кыла.

– Уразалы кешегә иннек сөртергә ярыймы?
– Авызга чит әйбер керергә тиеш түгел. Габделхак хәзрәт Саматовка бер ханым шундый сорау биргән булган, ул аңа, иннек сөртмәсәң, эшкә кертмиләрмени, дип җавап биргән. Миңа калса, үтемле җавап.

– Аш пешергәндә, тәмен татып карарга ярыймы?
– Бик кирәк булса, ярый.

– Төкерекне йоту рөхсәт ителәме?
– Төкерекне йоту уразаны бозмый. Әмма махсус рәвештә авызда җыеп тотып йотарга киңәш ителми. Какырык та бозмый уразаны. Тик йотмау хәерлерәк.

– Чәч кистерергә ярыймы?
– Аның уразага бернинди дә катнашы юк.

– Теш алдырганда укол кадасалар, ураза бозыламы?
– Бернәрсә дә йотмасаң, бозылмый.

– Борынга дару тамызу?
– Ул боза, чөнки дару тамакка китә.

– Ни өчен авызны су, хөрмә һәм тоз белән ачалар?
– Пәйгамбәребез хәдисендә хөрмә җимеше һәм су дип килә. Элекке заманда бездә хөрмә бик юк иде, аның урынына йөзем кулландылар. Тоз турында белмим.

– Ифтар белән сәхәр арасы әллә ни ерак түгел, йоклап китәргә авыр булгач, кайберәүләр сәхәргә тормый. Ул мәҗбүриме?
– Ниятләп ятып, сәхәргә тормасаң, ураза дөрес була. Әмма сәхәргә торып су гына эчсәң дә бәрәкәте бар. Иртәнге намазга тору исә мәҗбүри.

– Ураза ниятен үзеңчә татарча гына әйтергә ярыймы?
– Ярый. Ният ул – күңел галәме. Кояш баегач, иртәгә ураза тотам дип уйлап куясың икән, ниятең бар дигән сүз.

– Ураза аенда никах үткәрергә ярыймы?
– Ашау-эчүсез генә ярый. Авыз ачар алдыннан Коръән, никахны укып куясың да, кояш баегач, ашарга-эчәргә дә була.

– Халык арасында Ураза белән Корбан гаетләре арасында никах укытырга ярамый дигән фикер дә бар...
– Дөрес фикер түгел ул, борынгыдан килгән бер ырым гына. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) хатыны Гайшә белән ике гает арасында, Шәүвәл аенда никахлашканнар. Моңардан бер дә шикләнергә кирәкми.

– Ураза аенда социаль челтәрләрдә ифтар ашаганда төшкән фотоларын куялар, үзләренең уразалы булулары турында язалар. Болар ураза савабын киметмиме?
– Ураза мактана торган гыйбадәт түгел, ул һәркемгә фарыз, аны үтәмәү – гөнаһ. Риядан сакланырга кирәк. Әгәр дә абруйлы, билгеле шәхесләр үзләренең ураза тотулары турында ничектер белдерәләр икән, алар шуның белән кемгәдер үрнәк күрсәтә, икеләнебрәк торучыларга шул этәргеч булып, аларга кушылып уразага да керергә мөмкиннәр.

– Ураза тотмаган килеш, ашап кайту өчен, көн дә мәчеткә ифтарга йөрүчеләр бар диләр. Аның гөнаһы юкмы?
– Әгәр дә көне буе ураза тоткан кешегә ифтарда урын калмаса, күңелле күренеш түгел, әлбәттә. Ифтар алар өчен әзерләнә бит. Миңа калса, алар оештыручылардан рөхсәт сорап керергә тиеш. Тик шунысы да бар: уразасыз килеш мәчеткә ифтарга килүчеләр, бәлки, Аллаһы Тәгалә кушып, андагы вәгазьләрне ишетеп, күңелләре белән дингә якынаер. Мин ислам дине кабул иткән бер рус егетен беләм. Дингә ничек килдең дип сорагач, ул, Англиядә ресторанда эшләгәндә, ураза аенда мәчеткә ифтарга чакыралар иде, мөселманнарның киң күңелле, кунакчыл булулары ошады, шуннан ислам белән кызыксындым һәм динне кабул иттем, диде. Ифтар аңа ислам динен кабул итәргә этәргеч булган.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

35

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаhнын рэхмэте яусын сезгэ!

    Мөһим

    loading