16+

Урман эчләрендә тормыш күңелле, ләкин бик кыска

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә балаларның җәйге лагерьлары эшчәнлегенә йомгак ясалды. Әйтик, Казанда җәйге чорда 16 меңгә якын бала шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. “Восток”, “Заречье” “Юнитур” лагерьларында, тәүге мәртәбә, физик мөмкинлекләре чикле балалар да кабул ителде.

Урман эчләрендә тормыш күңелле, ләкин бик кыска

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә балаларның җәйге лагерьлары эшчәнлегенә йомгак ясалды. Әйтик, Казанда җәйге чорда 16 меңгә якын бала шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. “Восток”, “Заречье” “Юнитур” лагерьларында, тәүге мәртәбә, физик мөмкинлекләре чикле балалар да кабул ителде.

Казанда балаларның җәйге ялын оештыруга 358,9 миллион сум тотылган. Лагерьлардагы биналарны, ашханәләрне һәм юыну бүлмәләрен төзекләндерүгә 14,5 миллион сум, ә иминлек чараларына 8 миллион сумнан артык акча бирелгән. “Нармонка”, “Бригантина” лагерьларында коймалар яңага алмаштырылган. Ю.Гагарин исемендәге һәм “Молодежный” лагерьларында яңа контроль-үткәрү пунктлары төзелгән. “Ял” үзәгенә караган муниципаль лагерьларда өстәмә видеокамералар куелган.

Муниципаль лагерьларда экология, тел, әйдаманлык, спорт, иҗат, социаль-педагогик, техник һәм ватанпәрварлек юнәлешләрендә 87 смена оештырылган. “Блогерлар академиясе” һәм “Синең старт”18 көнлек тематик сменаларын балалар да, аларның ата-аналары да бик ошаткан. “Блогерлар академиясе”ндә балалар үзләренең блоглары өчен IT мөмкинлекләрне өйрәнгән, шәһәрнең танылган блогерлары белән очрашкан. “Доверие” үзәге белән берлектә үткәрелгән “Синең старт” сменасы үсмерләргә тормыш юлы турында уйланырга, максатлар билгеләргә, үзеңдә ышаныч булдырырга ярдәм иткән, коллективта аралашу сәләтенә өйрәткән. Киләсе елда әлеге юнәлешләргә балаларны күбрәк туплау ниятләнелә.

Быел “Восток” һәм “Заречье” лагерьларында тәүге мәртәбә физик мөмкинлекләре чикле балалар – Республика спорт күнекмәләре мәктәбендә шөгыльләнүчеләр ял иткән. “Юнитур” лагерына июльдә хәйрия фонды ярдәмендә “Симург” үзәгендә шөгыльләнүчеләр җыелган. “Ял” үзәге август аенда Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре арасындагы конкурста грант яулаган. Нәтиҗәдә, “Ял” үзәге инклюзив, ягъни, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус сменаларны көзге каникуллар вакытында да үткәрә алачак. Әйдаманнар әзерләү программасында физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү нечкәлекләре дә өйрәтелә.

“Восток” һәм “Заречье” лагерьларында Донецк белән Луганск халык республикаларыннан вакытлыча күченеп килгәннәрнең балалары ял иткән. “Ял” үзәге лагерьларында 4 ел рәттән Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә кабул ителә. Тормыш авырлыгында калган 747 балалага лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудырылган.

Ике ел туктап торганнан соң, “Ял” үзәге лагерьлары арасында “Яркое лето” фестивале кабат оештырылган, анда 1,5 мең бала катнашкан. Муниципаль лагерьлар “Вдохновители” Бөтенроссия хәрәкәтенә кушылган. Июнь-август айларында Казан  лагерьларына танылган эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре килгән. Алар балаларга тормышта үз урыныңны табуда шәхси мисалларында тәҗрибә уртаклашкан. Мисал өчен, лагерьларда SR Space космик компаниясе баш конструкторы Александр Шаенко, Казанның халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин, “ЕГЭ прорыв.рф” инновацион стартабын уйлап тапкан Олег Тарасов һәм AXIOM яшьләр хәрәкәте әйдаманы Георгий Будник чыгыш ясаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading