16+

Урман эчләрендә... урман түгел шул, ә 80 чүплек

...Яңа Савин районындагы Әмирхан урамы йортлары белән дә, яшеллеге белән дә төзек-матур урам, җир астындагы инженерлык челтәрләре башка мәсьәлә. Бу урамны “проспект” дип тә әйтеп җибәрәләр, кайчак. Проспект булырлыгы да бар.

Урман эчләрендә... урман түгел шул, ә 80 чүплек

...Яңа Савин районындагы Әмирхан урамы йортлары белән дә, яшеллеге белән дә төзек-матур урам, җир астындагы инженерлык челтәрләре башка мәсьәлә. Бу урамны “проспект” дип тә әйтеп җибәрәләр, кайчак. Проспект булырлыгы да бар.

Казанда язгы санитар ике айлыктагы өмәләрдә 140 мең кеше катнашкан.

– Башкалада 1 апрельдән 30 майга кадәр паркларның, скверларның һәм бакчаларның 400 гектар мәйданы, 5 меңнән артык ишегалды, 21 миллион квадрат метр юл өслеге чистартылган, гомум озынлыкта 106 чакрым рәшәткә юдыртылды. Шулай ук 30 мең юл билгесе, 700дән артык тукталыш павильоны тәртипкә китерелде, – дип йомгак ясады шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Бистәләрдә урман буйларында, ерганакларда һәм ташландык йортлар янында рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 80нән артык чүплек бетерелгән. Шәһәр бистәләренә чүп салу мәйданчыклары оештырылса да, кызганыч, кайбер кешеләр көнкүреш калдыкларын һәм хуҗалык чүпләрен һаман табигать кочагына ташлый бирә. Рөхсәтсез урыннарга чүпләр ташлаган өчен штраф түләттерелә.

...Яңа Савин районындагы Әмирхан урамы йортлары белән дә, яшеллеге белән дә төзек-матур урам, җир астындагы инженерлык челтәрләре башка мәсьәлә. Бу урамны “проспект” дип тә әйтеп җибәрәләр, кайчак. Проспект булырлыгы да бар. Ләкин, Әмирхан урамыннан автомобильләр базары артындагы яшел зонага килеп чыксаң, үз күзләреңә үзең ышанмассың.  Чын чүплек “полигоны” биредә. Шушы чүпләр һәм чүплекнең зарарлы матдәләре Казансу елгасына агып төшә. 1 июньнән коену сезоны ачыла, автомобильләр базары артындагы агачлыктагы һәм дренаж-елгадагы шакшылыкны күргән кеше Казансу елгасына коенырга гомерендә дә кермәс иде.

– Зур шәһәрне уртак көч белән карап тотарга мөмкин, – ди бу уңайдан шәһәр мэры Илсур Метшин. – Төзекләндерү өлкәсендә эшләүче оешма җитәкчеләренең һәм район хакимияте башлыкларының уртак эше нәтиҗәсендә безнең шәһәр чиста һәм караулы булып кала бирә. Без халыкның шәһәргә карата булган мәхәббәте ничек үсүен күрәбез – ул елдан-ел чистара бара.

Әмәт, Отар, Коры елга, Кадыш, Юдино бистәләрендә халык катнашында көнкүреш чүпләре чистартылган. Казан шәһәр Башкарма комитеты аппараты хезмәткәрләре Танк ерганагында, Родин, Кызыл Позиция урамнарындагы һәм Мамадыш трактындагы яшел зоналарда өмәләр үткәрде. Нәтиҗәдә, 21 мең  квадрат метр мәйдан чүпләрдән арындырылды. Казан шәһәр Думасы депутатлары, шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты белән берлектә Җиңү паркындагы күл буйларын җыештырды. Район хакимияте хезмәткәрләре һәм шәһәр предприятиеләре коллективлары Парин, Имәнлек, Минск, Патрис Лумумба урамнарындагы яшел зоналарга, Аккош күле тирәләренә, Каенлык урманына, Казансу һәм Идел ярларына өмәләргә чыкты.

24 апрельдә 35 активист “Рус-Немец Швейцариясе” саклаулы табигать территориясендә балтырган үләнәрен бетерүдә эшләде, 30 капчык агулы үлән җыеп алынды.

 – Санитар икеайлыктагы чараларда – 140 мең, ә 23 апрельдәге гомумшәһәр өмәсендә 60 мең кеше катнашты. Икеайлыкта полигоннарга көн саен 18 мең кубометр чүп илтелде, бу гадәттәге айлардагы көндәлек күрсәткечләрдән 22 процентка күбрәк. Апрель-май айларында шәһәр полигоннарына 898 мең кубометр чүп чыгарылды, бу 45 меңгә якын “КамАЗ” машинасы йөге, – диде Игорь Сәлахетдинов.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading