16+

Урманга шүрәлеләр янына барсаң-бар, ләкин тәмәке тартма

Җәйнең матур һәм рәхәт вакыты хәзер. Урманнарга барып, җиләк, дару үләннәре, мунча себеркесе җыясы, аланнарда шашлык кыздырасы килеп кенә тора. Эх, ямьле һәм тәмле җәй

Урманга шүрәлеләр янына барсаң-бар, ләкин тәмәке тартма

Җәйнең матур һәм рәхәт вакыты хәзер. Урманнарга барып, җиләк, дару үләннәре, мунча себеркесе җыясы, аланнарда шашлык кыздырасы килеп кенә тора. Эх, ямьле һәм тәмле җәй

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай “җиләкне күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк”, дип, һич тә шаяртып язмаган икән. Болыннарда, урман буйларында каен һәм җир җиләге галәмәт уңды быел. Колхозның һәм авылның сыер көтүләре болыннарны таптамый бит хәзер. Колхозы да, фермасы да бетерелде, авылда да 50-60 мөгезле эре терлек кенә селкенә. Болыннар рәхәтлеккә чыкты: билдән печән, җиләк. Авыл хатын-кызлары, шәһәрдән кайткан кунаклар чиләкләрне җиләк белән күз ачып йомганчы тутыралар.

Каен һәм җир җиләкләренең эрелеген күрсәгез сез. Чия кадәрле, мәгәр! Элек каен җиләге борчак кадәрле генә була иде шикелле. Сыер көтүләре йөргән болыннарда җир җиләген дә табуы кыен иде: маллар таптап уза, аның артыннан теркелдәгән сарыклар юлларында очраган һәр үләнне тамырына кадәр кыркып барыр иде. Андый урында сиңа нинди җиләк һәм мәтрүшкә үсә алсын.

Ярый әле колхоз таратылган, болыннарда мәңге җиләк күрәсебез булмаган икән (моны шаяртып кына язам, чөнки мин колхозларны торгызу яклы). Авылда җыеп та карадылар җиләкне. Кайнатмасын әзерләделәр, туңдыруга куйдылар, шикәр комы белән төеп тутырдылар. Эх, ул каен яки җир җиләгенең күңелләргә хуш тәме! Кыш көне каен җиләге кайнатмасы савыты капкачын ачып җибәрүгә үк бүлмәгә җәй фасылы кабат кайткандай тоела. Калак очына гына эләктереп, чәй эчеп җибәрәсең, һәр йотым саен тән яшәрә бара сыман.

Мин чабынырга һәвәс түгел, шулай да быел хатыным Әлфия белән урманлыкка барып, мунча себеркесе кисеп кайттык әле. Каен ботакчыклары арасына сары мәтрүшкә дә кыстырып калдырдык. Әйбернең булып торуы хәерле, бер чабынып куярсың яки кунак килүе ихтимал. Мунчада себерке күрмәсә,  “сые булды-хөрмәте булмады”, дип үпкәләп китәр тагын.

Җәй җиткәч, урманга чыгабыз, елгага балыкка барабыз, дип, кыш буена хыялланып узыла. Әмма, җәй җиткәч, каралты-кура тирәсендәге төзекләндерү эшләре белән мәш килеп, план һаман кичектерелә. Кайсы җәйләрдә ул шулай “хыялдагы план” булып кала да әле.
Киләсе ялларда урман буйларына җиләккә барырбыз, дип ниятләгән идек. Хәерчегә җил дә каршы, дигәндәй эссе һава торышы эшкә киртә тудырып маташа әле. Урманнарга керү чикләнә. Шөкер, республиканың урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов:”Урман буйларында җиләк җыярга рөхсәт”, дип тынычландырды. Шулай да кайбер кагыйдәләрне мәҗбүри үтәргә туры килә.

21 көнлек катгый режим

Татарстан Министрлар Кабинетының быелның 14 июлендә кабул иткән карары нигезендә, 15 июльдән башлап 21 көн дәвамында гражданнарның һәм транспорт чараларының республикадагы федераль урманнарга керүе тыела.
Республиканың урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

- Татарстанда 38 һәм хәтта 40 градус эссе һава урнашты. Белгечләр бәяләгәнчә, без бүген 5 класслы янгын хәвефенең 4 класс баскычында торабыз. Шунлыктан, урманнарда янгыннар башлану куркынычы зур. Татарстанда быел, гомүмән, 2011 елдан бирле урман янгыннарына ирек бирелмәде, әмма саклык чаралары зарур. Муниципаль берәмлекләргә дә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрергә кушылды,-диде Илгизәр Зарипов.
Республикада урман янгыннарына каршы тору өчен 25 станция булдырылган, аларда 675 кеше эшли, 342 берәмлек махсуслаштырылган техника файдаланыла. Үзгә режим барышында урманнарга космик һәм авиакүзәтчелек көчәйтелә.
-Урман хуҗалыклары көче белән федераль автотрассаларда урман читләрендә 124 ял урыны оештырылды. Аларда туктап ял итәргә рөхсәт, тик үз артыңнан җыештырып китәргә кирәк,-дип искәртте Илгизәр Зарипов.

Штраф буласын онытма

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар каралган. Гражданнарга-3 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга-20 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр, урманга ут капса һәм зыян китерелсә, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 261 матдәсе нигезендә җинаять эш дә кузгатыла, иректән мәхрүм калу ихтимал.

Куен дәфтәренә

Урман янгынарын күрсәгез Татарстан Республикасының “Урман янгыны үзәге” учреждениесенең тәүлек дәвамына эшләүче диспетчерлык хезмәтенә хәбәр бирү сорала. Телефоннары: 8-800-100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading