16+

Урын өстендә ятучы сабыйларны балалар бакчасына алырлармы?

Моннан бер-ике ел элек урын өстендә ятучы баланың әнисе сабыен фотога төшерүемне сорап мөрәҗәгать итте. Баланы дәвалауга акча җыюны игълан итү өчен кирәк иде ул фотолар. Шуннан бирле без аралашабыз.

Урын өстендә ятучы сабыйларны балалар бакчасына алырлармы?

Моннан бер-ике ел элек урын өстендә ятучы баланың әнисе сабыен фотога төшерүемне сорап мөрәҗәгать итте. Баланы дәвалауга акча җыюны игълан итү өчен кирәк иде ул фотолар. Шуннан бирле без аралашабыз.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова “Миссис Татарстан” бәйгесендә катнашучы хатын-кызлар белән очрашты. Алар килгән кунакларга үзләре турында гына түгел, үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында да сөйләде.

Аэлита исемле ханым - өч бала әнисе, күптән түгел дәү әни булган. Карап торышка яшь кызлар кебек ул. Аны борчыган мәсьәлә – өченче бала табучыларга бирелгән җир кишәрлегендә йорт төзү өчен бернинди шартлар булмау. “Без участокка барып карыйбыз да, борылып кайтып китәбез. Анда хәтта су да кертелмәгән. Безнең кебек хәлдә булган гаиләләр аз түгелдер. Миңа мөрәҗәгать итсәләр, бу мәсьәләне бергәләп хәл итәр идек”, - диде ул.

Ике бала әнисе Эльмира ханым исә авыру балаларны караучы әниләр өчен борчылуын белдерде. “Мин үзем фотограф булып эшлим. Моннан бер-ике ел элек урын өстендә ятучы баланың әнисе сабыен фотога төшерүемне сорап мөрәҗәгать итте. Баланы дәвалауга акча җыюны игълан итү өчен кирәк иде ул фотолар. Шуннан бирле без аралашабыз. Ул баласын ялгызы тәрбияли, бер булышчысы да юк.

Иң аянычы шул – әни кеше баласын калдырып хәтта кибеткә дә чыга алмый, һәрвакыт авыру бала белән йөрү дә авыр. Бүгенге көндә авыру балалар өчен махсус балалар бакчалары бар. Әмма анда урын өстендәге балалар кабул ителми. Алар өчен дә төркемнәр булдырсыннар иде. Әйтик, бу бала яши торган микрорайонда 10лап шундый бала тәрбияләнә. Үзләре бер төркем дигән сүз бит”, - ди Эльмира.

Аңа җавап итеп Татьяна Ларионова әлеге теманың аңа бик тә якын булуын әйтте. “Мин бу проблема белән яшәдем, яшим һәм яшәячәкмен. Әлеге мәсьәләне “Мәрхәмәт” оешмасында да, Дәүләт Советында да күтәрербез. Ә әлегә тернәкләндерү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Республикада барлыгы 17 мондый үзәк бар. Әле ун ел элек кенә бездә авыру балалы гаиләләр өчен бернинди шартлар да юк иде. Хәзер исә алар шәһәрдә иркенләп хәрәкәт итә ала. Пандуслар да, башкалары да бар”, - диде Татьяна Ларионова. 

Танылган клиникада директор урынбасары булып эшләүче Әлфия ханымны диплом алган белгечләрнең эшкә урнаша алмау мәсьәләсе борчый. “Күбесе эшкә урнаша алмый, чөнки һәркайда да тәҗрибәле белгечләр таләп ителә. Ләкин яңа гына диплом алган белгечнең нинди тәҗрибәсе булсын? Стажировкада гына тәҗрибә туплап булмый. Мин белгечләр турындагы мәгълүмат тупланган махсус кушымта булдырырга киңәш итәм”, - диде Әлфия ханым.

Депутатлар һәр үтенечне тыңлап, теркәп барды һәм хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышуларын белдерде.

“Миссис Татарстан” бәйгесе 24 яшьтән өлкән булган гаиләле хатын-кызлар арасында үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә ирсез бала үстерүчеләр дә, теге яки бу сәбәпләр аркасында бала таба алмаучылар да катнаша ала. Бәйгенең финалы 10 июльдә булачак, финалга 16 гүзәл зат чыккан. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading