Шәһри Казан

Узган ел бәхетле булганбыз

Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.

Икътисад өлкәсендә килешү, кредит, хезмәт хакы, пенсия, пособие, кертем суммасын кулланучылар бәясенә бәйләү исәбенә инфляциядән саклаучы чара бар, башкача аны индекслау (латинчадан – «исемлек, реестр, күрсәтүче») дип атыйлар. Узып киткән елда ничегрәк индексландык икән без?

Кулланучылар бәяләренә кагылышлы индекслауны даими рәвештә Росстат санап тора, шуның нәтиҗәсендә илдә инфляциянең ни күләмдә булуы ачыклана. 2017 елның ноябрен 2016 елгысы белән чагыштырып карасак, әлеге индекс 102,5 процентны тәшкил иткән, 2,5 процентка үскән. Рәсми статистикадан күренгәнчә, бәяләр әллә ни артмаган икән.
Халык рубльнең кыйммәтләнүен яхшыга юрый, димәк, илдә хәлләр тотрыклы, ә бәясе төшә икән – барысы да яхшы түгел. Үзәк Банк статистикасыннан күренгәнчә, 2016 ел азагында долларның бәясе 60,8 сум булса, былтыр 58,9 сумга арзанайган. Шулай итеп, рубльнең хәле 3 процентка яхшырган дип, яңа елга аяк бастык.

Оливьедан башка нинди Яңа ел инде ул?! Бер ел эчендә аның индексы 1 процентка якын арткан, реаль саннарда карасак – узган ел россиялеләр 2 сумга кыйммәтлерәк салат ашаган. Әлеге салатка кирәкле ингредиентларны аерым карап чыксак, кишер белән суганның арзанайганын, ә кыяр, борчак, казылык, майонезның кыйммәтләнгәнен күреп була. Барыннан да күбрәк бәрәңгегә бәяләр арткан – 2017 ел бәрәңгесе аңа хәтлесеннән 1 сумга кыйммәтрәк. Майонез белән борчакка һәркөнне ихтыяҗ юк, ә кыйммәтле бәрәңге белән инфляция ничек кими икән ул? Йомырка гына бераз статистиканы рәткә кертә – ул 15 процентка арзанайган.

Халык бәрәңге белән ит кенә ашап тормый, экзотик җимешләрдән дә авыз итә – узган ел рәхәтләнеп банан ашаган, бәясе 10 процентка арзанайганга күрәдер инде. 2016 ел белән чагыштырганда, былтыр һәр ун бананның берсе бушлай дигән сүз бит бу! Яшәсен банан, ул, йомырка белән бергә, кулланучылар индексын шактый гына тотрыкландырган. «Макдоналдс»ның ашарга ярамый торган ризыкларына бәяләр үзгәрешсез калган.

Тамагы тук кеше өчен икенче бер рәхәт – мунча керү. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, тирә-юньне черетеп сүгеп, Марста тереклек бармы-юкмы дип тагын кайда утырасың инде, мунчада утырмыйча. Үзеңнекендә түгел, әлбәттә, җәмәгать мунчасында, анда гына шундый традиция бар. Әмма узган ел бу рәхәтлекнең бәяләре 9 проценттан да күбрәккә артып киткән. Сыра белән тәмәке ел да кыйммәтләнә, бигрәк тә безнең илнекеләр. Ак тешләрен ялтыратып елмаясы килүчеләр әллә ни кайгырмасалар да була – теш щеткаларына бәяләр 3 процентка гына арткан.

Бер дә үзгәрешсез калган товарлар исемлегенең беренче баскычында кирпеч белән подгузник тора – илдә туучылар санын арттыру һәм рәхәтләнеп төзү өчен менә дигән кызыксындыру чаралары! Бәяләрнең артмавы да яхшы күрсәткеч инде ул.

Тулаем алганда, узган ел россиялеләрнең күпчелеге үзен бәхетле хис иткән – Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге шундый нәтиҗә ясаган. Социологлар әйтүенчә, узган ел бу күрсәткеч 70нче баскычка менгән (2016 елда – 66). Язын ул 72гә үк менгән булган, тагын бер кышны исән-имин чыктык дип куанган булганбыздыр. Ә белгечләр, яхшы кәеф өчен икътисади авырлыкларның критик хәлгә җитмәве, гаиләдә иминлек һәм сау-сәламәт булу җитә, диләр. Биргәненә шөкер кылып, агымдагы елда үзебезне тагын да бәхетле хис итеп, барысын да шаккатырыйк әле, боларның бәхет шкаласы 70тән дә узган, дисеннәр.

Казанның Мәскәү базарында 11 гыйнварда азык-төлек бәяләре
(килограммнарда)

Сыер ите – 270-450 сум

Сарык ите – 300 сум

Реклама

Бәрәңге – 25 сум

Кишер – 35 сум

Суган – 20 сум

Кызыл чөгендер – 20 сум

Кәбестә – 25 сум

Помидор – 100 сум

Виноград – 200 сум

Алма – 90-100 сум

Бал (өч литрлы банкада) – 1200-1500 сум

Тавык йомыркасы (дистәсе) – 55-75 сум

Фото: rus.delfi.ee

Теги: бәяләр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: