16+

Узган ел бу вакытта Казанда кар калмаган иде. Быел гадәти тормыш кайта...

Салкыны да, кары да гадәттәгечә булды быел. Узган елгысы белән чагыштырганда. Былтыр бу вакытта Казанда кар калмаган иде инде. Язны артык ашыктырмыйк, җәмәгать. Бар да үз көенчә, үз тәртибе белән бара...

Узган ел бу вакытта Казанда кар калмаган иде. Быел гадәти тормыш кайта...

Салкыны да, кары да гадәттәгечә булды быел. Узган елгысы белән чагыштырганда. Былтыр бу вакытта Казанда кар калмаган иде инде. Язны артык ашыктырмыйк, җәмәгать. Бар да үз көенчә, үз тәртибе белән бара...

Аллаһы Тәгалә гадәти тормышны кайтарды быел. Һава торышын күз алдында тотуым. Бар да гаҗәеп дәрәҗәдә логик эзлеклелектә булды. Узган ел ахырында ишеп-ишеп кар яуды. Күбебез зарланды: машиналар бата, юллар чистартылмый, ишегалларыннан чыгып булмый, янәсе. Аннан суыклар башланды. Салкыннар әйбәт булды, зарланырлык түгел, элеккечә – укучылар мәктәпкә бармаслык итеп булды. 

Менә шуннан соң уйлап куйдык: ә бит кар яумаган булса, кыр-басулар, бакчалар ап-ак йомшак юрган астында калмаган булса, бөтен тереклек – уҗымнар, көздән утыртып калдырган бакча нигъмәтләре туңып, үлеп бетәр иде, ләбаса! Ходай хикмәте димичә, тагын ничек бәяләргә була бу хәлне!

...Ә узган ел бу вакытта Казан урамнарында кар калмаган иде. Кар бетте һәм нәкъ шул вакытларда Татарстанга да коронавирус дигән зәхмәт килде. Килде дә... ел ахырына кадәр китәргә теләмәде. Бары тик әнә шул карлар ява һәм салкыннар була башлагач кына кимүгә китте: Россия суыкларына французлар һәм немецлар да түзә алмаган шул. Ковид та туңар дигән өметтә калабыз.

Язны артык ашыктырмыйк, җәмәгать. Бар да үз көенчә, үз тәртибе белән бара. Кары да бетәр, җылысы да җитәр – ашыктырмыйк. Күңел яз тели, күңел наз тели дип кенә булмый ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрате киң. Шунысы да бар: өлкән буын кешеләре элек шундый ук карлар ява иде, элек шундый ук салкыннар була иде дип искә алды быел. Димәк, гадәти тормышка, гадәти халәткә, гадәти һава торышына кайтабыз. Яз да чын-чынлап апрельдә генә җитә иде дип искә алабыз әнә. 

Гадәти тормыш, пандемиясез тормыш җитсен иде...

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading