16+

Вафат булган укытучы турында танышлары: “Аның кебек ягымлы укытучыны күргәнебез юк иде”

“Түз инде, тагын унике генә көн калды, аннары каникул башлана бит, дип мәктәпкә озатып калдым мин аны. Аллаһы Тәгалә баламны саклаган. Алар класслары белән урамга чыгып китмәгән булсалар, харап була иде. Фәрештәләр канатлары астына алган аларны. Төне буе Аллаһка рәхмәт укып чыктым. Унике минут аерма белән теге юньсез бала кереп, беренче катка бомба ташлаган”, – дип сөйләде безгә шул мәктәпкә баласы йөргән Гүзәл Камалиева.

Фаҗига урынында һәлак булган башлангы сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова турында да яратып искә алды ул.

– Без аның сыйныфына эләгә алмадык. Шөкер, Илүсә Фәритовнадан да уңдык. Укытучыбызны бик яратабыз. Мәктәпкә барган вакытта параллель сыйныфта укыткан Венера Айзатованы гел күрә идем. Ул һәрчак коридорда балалар белән булды. Аларны аркаларыннан сөеп кенә озата, каршы ала иде. Күргән саен, сокланам идем бу укытучыга. Башкалардан ул бик нык аерылып торды. Кояш кебек, мәктәпнең йөзе иде. Хатын-кыздагы бөтен матур сыйфатлар иде аңарда. Үзе тыйнак, кигән киемнәре килешле, зәвыклы. Гаиләдә бик сөекле хатын, әнидер дип уйлыйм идем. 51 яшендә ире үлеп киткән булган икән, – дип сөйләде безгә Гүзәл.

Фаҗига булыр алдыннан улының сыйныфы спорт мәйданчыгына чыгып киткән. Унике минуттан теге адәм актыгы килеп, бомба ташлаган.
– Ярты көн улыбыздан берни сорашмадык, тынычлансын дидек. Кич белән ике блокнот битенә үзенең кичерешләрен дә язып куйган. Аннары арып-талып йокыга китте. Иртүк торуга ук, әни, мәктәпкә барып, чәчәкләр куеп кайтыйк әле, диде. Шунда барып кайтырга исәп, – ди Гүзәл.

Фото социаль челтәрләрдән

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading