Казан милли мәдәният үзәге һәрвакыт шаулап-гөрләп тора. Бу бинада урнашкан Казанның 1000 еллык һәм Милли мәдәният музейларына Россиянең төрле шәһәрләреннән төркем-төркем туристлар килеп, татар халкының мәдәният тарихы, гасырлар буе нинди сынаулар аша узулары хакында экскурсияләр һәм лекцияләр тыңлыйлар.
Музейлар исә халык тормышының көзгесе рәвешендә менә инде дистә еллар буе татар халкы турындагы хакыйкатьне кешеләргә җиткерә. Без, хезмәт ветераннары, үзебезгә алмашка яшь хезмәткәрләр, шул исәптән экскурсоводлар әзерлибез. Көннәрдән бер көнне яшь белгеч Гөлназ Газизова миңа бабасыннан истәлек булып калган калын бер дәфтәр күрсәтте. Ул бабасының шигъри көндәлеге иде. Дәфтәр битләрендә хәзерге эаманда «сугыш чоры балалары» дип йөртелә торган буынның хисләре, дөньяга карашы теркәлгән. Аларны ачып укыйм һәм автор Рәшит абый Бикмуллинның эчке дөньясына соклануым артканнан-арта бара. Кулъязма-дәфтәрнең битләрен ачкан саен ачасы һәм шул саф хисләр диңгезендә йөзәсе килә...
Без әдәбиятта тәрбияләнгән халык. Мәсәлән, әби-бабаларыбыз Йосыф кыйссасын укып үссә, безнең заман балалары, нигездә, Бөек Ватан сугышы батырлары үрнәгендә үсте. Рәшит абый язмаларында шул катлаулы заманны тасвирлый.
Рәшит абый бакыйлыкка күчәр алдыннан махсус васыять язып калдырмаган. Тик аның шигырьләре безгә аның васыяте кебек тоела. Бикмуллин Рәшит Сөнгатулла улы 1937 елның 3 ноябренда Татарстанның Яшел Үзән районының Зөя яны Өтәге авылында туа. Рәшит абый гомер буе балаларына, оныкларына өлкән иптәшләренең, авылдагы яшьләрнең җыенып һәм саубуллашып сугышка киткәндә аларны озатып калуларын сөйли торган булган. Шулай итеп, аның өлкән абыйсы Гаптулла да, шигырьләренең берсендә тасвирлап язганча, мәңгелектәге дәрьяларга карап чыгып киткән. Гаптулла ерак Калининград өчен барган сугышларда һәлак булган.
Рәшит абый хезмәтне хөрмәтләгән буын вәкиле, башта укыган һәм гомер буе эшләгән. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1955 елда ул Татарстандагы Столбище районы, Чабакса авылы авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укып, тракторчы һәм слесарь һөнәренә ия була. Озакламый ул Совет Армиясе сафларына хезмәткә алына һәм төньяк Сахалинда хезмәт итә. Сержант егет хезмәтен тәмамлаганнан соң, 1959 елдан Дарасун, Караганда, Жезказганда забойчы, бульдозерчы, экскаваторчы-машинист була, мастер вазифаларын да башкара. 1983 елның декабрендә ул, дүрт елга совет белгече сыйфатында, Монголия Халык Республикасына командировкага җибәрелә. Монголиядән кайткач, Жезказган тау-металлургия комбинатында машинист-бульдозерчы була. 1997 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәттә үткән елларының истәлеге булып күп кенә мактау кәгазьләре һәм медальләре калган. Аның ике кызы: Резидә һәм Гөлнара шул батырлык, сайлаган һөнәреңә тугрылык, мәхәббәт үрнәгендә тәрбияләнгән.
Рәшит ага гомере буе хәрәкәттә була. Бала чагында авылда чаңгыга баскан көненнән башлап, гомере буе кыш айларында чаңгыда шуа. Гомеренең соңгы көненә кадәр шулай була. 2011 елның 30 маенда вафат була. Шул елның февралендә әле ул чаңгы ярышларына катнашып йөри һәм призлы урынга лаек була. Барысы да ул яшәгән Казахстанның Сатпаев шәһәрендә аның спортка мөнәсәбәтен яхшы белгәнгә, беренче чаңгы эзен салырга аны чакыра торган булалар.
Казахстанда халыклар ассамблеясе булдырылгач та, Рәшит әфәнде Сатпаев шәһәрендә татар-башкорт милли культура үзәге оештыруда башлап йөри һәм аның эшчәнлегендә актив катнаша. Инде менә ничә еллар үтте, Рәшит абый һаман да халык хәтерендә. Балалары һәм оныклары һәркайда тормышта аның рухын тоеп яшиләр.
Ул матди байлыгы белән дан алмаган, хөкүмәттә югары урыннарны биләмәгән, бары тик намуслы хезмәт итеп яшәгән, мәрхәмәтле кеше булган. Аның җир тормышы белән саубуллашу шигыре күңелләрдә моң булып яңгырый:
Вакыт җитә.
Ятып үлә кеше.
Ул яшәргә тиеш чагында.
Күтәралмас бер йөк булып эше
Кала икән әле тагы да.
Буыннарда кала даны, рухы,
Бер кыл кебек чыңлап өзелгән.
Туган илнең кала чал тарихы
Тәсбих сыман булып тезелгән.
Ләйсән Кариева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар