Башкортстанның Илеш районы, Ярмәкәй авылындагы бу мәктәп әллә каян күренеп тора. Ишегалдын пар ләкләкләр, ташлардан түшәп ясалган декорацияләр, җәйләрен аллы-гөлле чәчәкләр, 3 метр биеклектәге фонтаннар бизи.
Бу мәктәп гадәти генә түгел, анда инвалид балалар белем ала. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, кул эшләренә оста алар, спортны да яраталар, эшкә өйрәнеп үсәләр.
Иң рәхәт урын – остаханә
Коррекция мәктәбенең барлыкка килүен Илеш балалалар йорты белән бәйләп карыйлар. 1960 елларда ул физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр өчен интернат-мәктәп дип үзгәртелә. Бүген мәктәптә 100гә якын бала укый. Кайберләренең әти-әнисе даими килеп йөри, кайсылары ятим. Ялларга өйләренә кайтып китүчеләр дә бар, кемнәрдер 18 яшенә кадәр биредә яши. Балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүлмәләр уңайлы, тәмле ашаталар, мунчалары бар. Төп игътибар хезмәт дәресләренә, балаларны эш белән тәбияләүгә, спортка бирелә. Хезмәт дәресеннән имтихан бирү дә каралган. Сәйләннәрдән чигәләр, картиналар ясыйлар, тегәләр, чәч кисәргә дә өйрәнәләр, агачтан төрле могҗизалар тудыралар. Тегү дәресләре аеруча кызыклы үтә. Хәтта малайлар да тегү машинасын үз иткән.
Мәктәптәге остаханәдән кешенең өзелгәне юк. Хезмәт дәресендә генә түгел, теләгән вакытта килә монда балалар. Үзенә күрә җылы, рәхәт мохит остаханәдә. Идәндә ләгәне белән балчык тора. Сыннар өчен кулланыла торган чималны балалар үзләре ясый икән. «Кибеттәгегә караганда сыйфатлырак, арзанга да төшә», – ди декоратив сәнгать җитәкчесе Анфиса Миннекаева. Без килгән көнне ул, укучысы Тимур Марганов белән, Мәскәүдә узачак бәйгегә әзерләнә иде. Күн кисәкләрен ябыштырып, картина ясарга өйрәнәләр.
Мәктәп каршындагы пар ләкләкләр, бакчаның дизайн бизәлеше нәкъ менә Анфиса ханым белән ире Зөлфәрнең иҗат җимешләре икән. Өйләрендә дә, үз ишегалларында да кулдан ясалган эшләнмәләр җитәрлек, күргән һәр кеше сокланып китә. «Ләкләк гаиләгә бала алып килә дип сөйлиләр бит. Без бу кошларны иминлек, татулык билгесе дип саныйбыз», – ди Миннекаевлар.
Анфиса Миннекаева Чаллы педагогия институтында белем алган. Булачак ире белән дә шунда танышканнар. Икесе дә рәссам белгечлеген үзләштергән.
– Кечкенәдән рәсем ясый идем. Уфада рәссамнар мәктәбен тәмамладым. Диплом алгач, кая эшкә урнашырга икән дип, уйланып йөрдем. Үтеп барганда, гел шушы коррекцион мәктәпкә күз төшә, андагы балаларга ярдәм итәсе килә иде. Кыскасы, менә инде 26 ел мин биредә. Балалар кул эшләрен яратып башкара, алар бик сәләтле, минем өчен иң мөһиме – нәтиҗәне күрү, – ди.
Борчылганда, күңеле төшкәндә, остаханәгә килеп юаныч таба, кул эшләре белән шөгыльләнеп онытыла әңгәмәдәшем. Нәрсәләр генә юк бу бүлмәдә: скульптура үрнәкләре, гипстан ясалган сыннар, куна такталары, үләннәрдән катырып ясалган сурәтләр. Күбесен күргәзмәләргә тәкъдим итәләр, сувенирларны сатып алучылар да күп.
Мәктәптә үз эшен яраткан тырыш, сабыр хезмәткәрләр эшли. Уңышлары җитәрлек: 2016 елда Россия күләмендәге бәйгедә иң яхшы коррекцион мәктәп исеменә лаек булганнар, «Сәламәтлек мәктәбе – 2017» бәйгесе лауреатлары.
– Иң мөһиме – балага вакытында дөрес юлны күрсәтү. Интернат-мәктәптән чыгып киткәч тә, балалар тормышка яраклашып яши алырга, һөнәр үзләштерергә, үзләрен үзләре кайгырта белергә тиеш, – ди Илеш коррекция интертат-мәктәбе директоры Фатыйма Сәләхова.
Герой-ана
Гөлирә Шамуратова белән дә шул мәктәптә таныштык. Анда аның улы Алмаз укый икән.
– Икенче улымның теле бик соң ачылды. Биш яшьтә ул әле «әттә-әннә» дип әйтергә генә өйрәнде. Авыл мәктәбендә укый алмады. Аннары коррекцион мәктәпкә биреп карадык. Монда, шөкер, күнекмәләрнең файдасы тиде. Хәзер ул җырлый, бии, сәйләннәрдән үрнәкләр чигә, – ди Гөлирә.
Ул атна саен мәктәпкә улы янына хәлен белергә килеп йөри.
Үзенә 35 яшь кенә булса да, әңгәмәдәшемнең алты баласы бар икән инде. Герой-ана исеменә дә лаек булган. 19 яшендә кияүгә чыккан. «Бу соң әле, безнең Илеш районы, Аккүз авылында 16 яшьтә үк гаилә коралар», – дип гаҗәпләндерде.
Аккүздә күп балалы гаиләләр җитәрлек. Гөлирә үзе дә сигез балалы гаиләдә үскән. Апасы Эльмира быел ире белән фаҗигале төстә вафат булгач, аларның бер улларын үзләренә тәрбиягә алганнар.
Шамуратовлар гаиләсен авылда, мәктәптә дә яхшы беләләр. Алар бик актив, сәхнәдә чыгыш ясыйлар, спорт ярышларын калдырмыйлар.
Белгечлеге буенча Гөлирә повар-кондитер булса да, авылда эш таба алмагач, фермага сыер саварга урнашкан. Кечкенәдән спортка битараф булмаган кыз бүген дә чаңгыда йөри, кул көрәше буенча Башкортстан Республикасы ярышында өченче урын яулаган, 50шәр тапкыр гер күтәрә. «Күнегүләргә йөрисезме?» – дип сорагач, көлә генә: «Фермада капчык белән он ташыйбыз, менә минем күнегүләрем», – ди. Ир-ат, хатын-кыз эше дип тормый, барысын да эшли Гөлирә. Алты баласын тәрбияләргә, ашарга әзерләргә, спорт ярышларында катнашырга, сәхнәдә җырларга, концертлар алып барырга да өлгерә. Хәтта «Дружба» пиласы белән агач та кисә. Кешегә күрсәтмичә генә рәсемнәр дә ясый әле.
– Миңа ирем бик булыша. Балаларыма һәр эшне бүлеп бирәм. Улым Алмаз савыт-саба юа, кызым ун яшендә үк ипи сала иде, токмачлар баса. Җәй җитсә, балаларга унар рәт бәрәңге чүбен утарга бүлеп бирәм. Бакча эшләрен бергә эшлибез. Олырак балалар кечерәкләрен карый. Безнең гаиләгә килеп кушылган апамның улы Денис та көтү көтә, өйгә ремонт ясаганда, зурлар белән беррәттән, безгә булышты. Балаларның буш вакытлары калса, алар ялкаулана башлый. Шуңа да аларны тик тотарга тырышмыйм, – ди Гөлирә.
Рәсемдә: Гөлирә Шамуратова улы Алмаз белән.
Комментарийлар