16+

Валдис Пельш: “Телевидение кеше кайгысыннан рейтинг ясый”

Ниндидер өлкәдә ас булу өчен кешенең өйрәнергә, белергә теләве, тырышлыгы җитә. Ә ул белемне университетка барып аламы, әллә башка чыганаклардан өйрәнәме – анысын үзе сайлый. Иҗади һөнәрләргә килгәндә, талант дигән әйбер дә бар. Алып баручының иң төп сыйфаты – ул импровизация остасы булу. Моңа өйрәтеп булмый инде.

Валдис Пельш: “Телевидение кеше кайгысыннан рейтинг ясый”

Ниндидер өлкәдә ас булу өчен кешенең өйрәнергә, белергә теләве, тырышлыгы җитә. Ә ул белемне университетка барып аламы, әллә башка чыганаклардан өйрәнәме – анысын үзе сайлый. Иҗади һөнәрләргә килгәндә, талант дигән әйбер дә бар. Алып баручының иң төп сыйфаты – ул импровизация остасы булу. Моңа өйрәтеп булмый инде.

Язның беренче көнендә Татарстан Милли китапханәсенең яңартылган бинасында танылган алып баручы, продюссер, режиссер һәм музыкант Валдис Пельш белән очрашу узды.
Чара “Диалог на равных” федераль программасы кысаларында оештырылды. Әлеге проектның төп максаты - яшьләргә  танылган кешеләр мисалында теләсә кайсы өлкәдә уңышка ирешү мөмкинлеге булуын күрсәтү. 
Узган чара студентлар һәм чакырылган кунак арасындагы диалог форматында барды. Сәхнәдәге модератордан тыш, студентларның теләгән һәрберсе үзенең сорауларын биреп, тулы җаваплар алды. Яшьләр Валдис Пельшның студент еллары, иҗади карьерасы һәм медиа өлкәнең бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы темаларга игътибар бирде. 

Иң кызыклы сораулар һәм Валдис Пельшның җаваплары түбәндә:
- Сез яшь чакта КВНның иң көчле командаларының берсендә уйный идегез. Хәзер дә жюри әгъзалары арасында торасыз. Элекеге КВН һәм хәзерге КВН нәрсә белән аерыла?
- Әлбәттә, аермасы бар. Әмма бер әйбер әле һаман да үзгәрмәгән һәм үзгәрмәячәк. “Чемпион” исемен алган команда мәңгегә чемпион булып калачак. Безнең команда 80нән артык этап үтеп, финалга үткәч, чемпион булырбыз, дип уйлаган идек. Ләкин ул титул безгә эләкмәде, ә җиңүчеләрдән берничә баллга гына артта калдык. Иң кызыгы шул: гадәти тормышта “Вице-чемпион” булу да әйбәт, әмма мактана башласаң, “син кем соң? Чемпион түгел бит, масайма” дип, җавап кайтарачаклар. КВНның эчтәлегенә килгәндә, сәясәт кебек җитди темалар артта калды, хәзер күбесе аполитик карашларда булырга тырыша.

- Россиядә глобаль һәм җитди булган ачышлар юк кебек, бәлки алар тиешле дәрәҗәдә яктыртылмыйлардыр. Шулай да, сезнеңчә, Чкалов, Грозный кебек кешеләр безнең ил тарихында кабат булырмы?
- Чкалов, Грозный турында бер матур фикер бар. Аларны “батырлыкка дучар булган кешеләр” дип атыйлар. Әлеге кешеләрне гел бер идея этәреп торган. Ә шундый каһарманнар булачакмы, дигән сорауга җавабым гади – алар гел булып тора. Мин космоска очучыларны яки амбразурага ташланучыларны әйтмим. Гади мисал китерәм. Бер елны Вятка шәһәренә медицина үзәге ачарга бардык. Рәсми өлешеннән соң концерт залында вяткалылар белән аралашырга калдык. Бер кыз үзенең тарихын сөйләде. Ул тумыштан арка мие артрофиясе белән авырган һәм аңа арка мие донорын тапканчы һәркөнне кан салып тору кирәк булган. Бу хәбәр таралгач, кызга кан доноры була алырлык биш кеше табылган. Һәм шушы биш кеше атнага ике тапкыр кан биреп, кызга арка мие доноры табылганчы, ярдәм итеп торганнар. Шушы биш кеше дә очрашуда бар иде. Үзләре кыяфәткә ябык кына, ә йөрәкләре нинди олы. Менә мондый хәлләрне чын каһарманлык, дип атый алам.

- Бүгенге көндә телевидение үзенең актуальлеген югалта. Сез моның белән килешәсезме?
- Телевидение дөньяны яхшырак ясарга тиеш. Ә хәзерге тапшырулар кешенең кайгысыннан рейтинг ясый. Танылган шоуменнарның күбесе шуның артыннан куа. Халык та бит надан түгел – мондый түбәнлеккә төшүне хупламый башлады. Сыйфат кирәк. Шушы сыйфат дигән әйбер телевидение һәм башка медиа өлкәләргә керсә, алар яшәр, минемчә.

- Ниндидер өлкәдә профессионал булу өчен югары белем кирәкме? Сез үзегез дә бит философия факультетын бетергән кеше, әмма бөтенләй башка юнәлештә эшлисез...
- Минем философия факультетына эләгүем кызыклы вакыйга ул. Әмма сүз аның турында түгел. Кешенең теге яки бу һөнәргә лаеклыгының “үлчәме” – эчке эрудициясе. Өлкәдә ас булу өчен кешенең өйрәнергә, белергә теләве, тырышлыгы җитә. Ә ул белемне университетка барып аламы, әллә башка чыганаклардан өйрәнәме – анысын үзе сайлый. Иҗади һөнәрләргә килгәндә, талант дигән әйбер дә бар. Алып баручының иң төп сыйфаты – ул импровизация остасы булу. Моңа өйрәтеп булмый инде. Кемдер Иван Ургант булырга теләп, күпме тырышса да, аңа популярлык килмәс. Үз-үзегез булып калыгыз!

Очрашу азагында Валдис Пельш яшьләргә киңәш бирде: “Китап укыгыз! Укуга мәхәббәт – ул сирәк очрый торган әйбер. Китап укыганда кеше, барлык детальләрне күз алдына китереп, фантазиясен үстерә, интеллектын баетып, кеше арасында, компаниядә үз-үзен бер дәрәҗәгә югарырак тою мөмкинчелеге бирә”. 

Алсу Мансурова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X