16+

Васил Гарифуллин: Медиатәрбия балалар бакчасыннан башланырга тиеш

Бүген матбугат турында сөйләшү бигрәк тә кирәк. Бердән, ташламалы бәягә газета-журналларга яздыру көннәре бара. Икенчедән, бу көннәрдә “Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану” дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе бишенче тапкыр үткәрелде.

Васил Гарифуллин: Медиатәрбия балалар бакчасыннан башланырга тиеш

Бүген матбугат турында сөйләшү бигрәк тә кирәк. Бердән, ташламалы бәягә газета-журналларга яздыру көннәре бара. Икенчедән, бу көннәрдә “Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану” дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе бишенче тапкыр үткәрелде.

Ул ел да Дәрвишләр бистәсендәге балалар иҗат үзәге белгечләре һәм КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы тырышлыгы белән уза.

– Үзебезнең телефонга кергән төрле җайланмалар аша укып, аралашып, тыңлап, шушы мәгълүмат чолганышында яшибез. Медиа өлкәсендә мәгълүмати сугышлар бара. Бу кешенең аңына бик нык йогынты ясый. Медиатәрбия дигән әйбер бүген бик актуаль. Балалар бакчасыннан башлап мәктәп баласына, югары уку йортларында да бу әйбер безгә җитеп бетми. Махсус юнәлеш, махсус фән булырга тиеш. Балаларны кечкенәдән мәгълүмат дөньясында ничек яшәргә, ничек үзеңне күрсәтеп бирергә, ничек үзеңнең әсәрләрне язарга өйрәтү кирәк. Бүген һәрбер кеше үзе журналист кебек иҗат итә. Үзен-үзе шушы медиа чаралар аша башкаларга күрсәтә. Блогерлык та үсеп китте. Моның барысын да дөрес иттереп куланырга өйрәнергә кирәк. Шул исәптән милли якны да исәпкә алу мөһим, – дип сөйли профессор Васил Гарифуллин.

Казанның әлеге Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгендә милли тәрбия бирүне үстерү бүлеге мөдире Ләйсән Антонова әйтүенчә, бу аралашу бик мөһим. Фикер алышу гаять тә җанлы барды. Һәркемнең чыгышыннан файдалы гыйлемнәр тупладык. Фәнни чыгышларны бер читкә куеп, һәркем күңелендәгесен әйтте. 

– Тел иң беренче чиратта язучыга кирәк. Телеңне халык белми икән, синең язган әсәреңне халык та белми. Шигырь укып телне өйрәнүчеләр бар. Кабатлап әйтәм, журналист һәм язучы игезәкләр кебек. Аларны бер-берсеннән аерып алып булмый. Бүгенге көндә фикер йөртү бик зур әйбер. Бүген телефоннар, интернетлар ул махсус кешене ахмаклаштыру өчен чыгарылган. Кнопкага бастың, эш шуның белән бетте. Хат язу дигән әйбер югалып бара. Үз вакытында ул кешене язарга өйрәтә торган әйбер иде. Сезнең бүгенге эшегез, балаларны өйрәтергә тырышуыгыз гаять кыен, аның кулында шул телефон бит. Төрле мәгълүмат бар, фейклар. Шуның аркасында да матбугатның бәһасе дә төшеп бара. Элек әйтелгән сүз, әйтелгән сүз иде. Аның өчен һәркем җаваплы булды, ул сүзгә халык ышана иде, – дип сөйли Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал телне куллануның, тәрҗемә эшенең үзенчәлекләренә игътибар итеп. Шулай ук “Тәртип”леләр, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Салават күпере” һәм “Сабантуй”, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм Мәктәп” журналистлары да бу очрашуда катнашты.

Биредә иҗатны үз эшләрендә канат иткән укытучылар, укучылар җыелган иде. Бүгенге татар журналистикасының үсеш юнәлешләре, журналистикада мөгалимнәр һәм остазлар, тәрҗемә әсәрләренең тоткан урыны, дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда матбугатны файдалану, иҗатта беренче адымнар дигән темаларга шактый күп эшләр алынган. Алар инде җыентык булып басылып та чыккан. Чынлыкта хикмәт анда гына да түгел. Бу очрашып сөйләшү, укытучылар, тәрбиячеләр, министрлык вәкилләре белән аралашу бик кирәк иде. Күп кенә сорауларга ачыклык та керттек, белемнәрне дә яңарттык. Җыентыкта балаларның язмалары, иҗат эшләре дә кергән. Әле укучылар башка мультимедияле форматларда да иҗат эшләрен тапшырганнар. Киләчәктә мондый эшләр аерым бәяләнәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading