16+

Васил Гайфуллин Минтимер Шәймиев турында: "Елына 50-60 шар, хәтта 70 шәр мәктәпләр төзи идек"

Татарстанның элекке мәгариф министры, профессор Васил Гайфуллин республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бәйле хатирәләрен яңартты. Яшь чагында Мөслимдә эшләгәндә үк үзенә мәгариф министры булачагы турында әйткәнен искәртте.

Васил Гайфуллин Минтимер Шәймиев турында: "Елына 50-60 шар, хәтта 70 шәр мәктәпләр төзи идек"

Татарстанның элекке мәгариф министры, профессор Васил Гайфуллин республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бәйле хатирәләрен яңартты. Яшь чагында Мөслимдә эшләгәндә үк үзенә мәгариф министры булачагы турында әйткәнен искәртте.

Васил Гайфуллин яшь вакытта Мөслимдә Минтимер Шәймиев белән бергә эшләгән елларын искә төшерде.

«Ул МТС (машина-трактор станциясе — Т.И. искәрмәсе) та инженер иде. Мин мәктәптә физика, математика укытам. Кичләрен очрашып йөри, матур итеп сөйләшә идек. Ул шул чакта ук, 20-21 яшьләр тирәсендә генә булса да, киләчәктә җитәкче кеше булуына шиге юк иде. Һәрберебезгә дә әйтә иде: син фәлән, син фәлән буласың, дип. Миңа шунда ук әйтеп куйды: син мәгариф министры буласың, ди», — дип сөйләде Васил Гайфуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев Мөслимнән Минзәләгә киткәч тә, аннары Министрлар Кабинетына һәм башка урыннарга киткәч тә, ара-тирә күрешеп, хәл белешеп торганнар.

«Бервакыт мине министрга кыса башладылар. Ә минем бик үк министр буласы килми иде. Докторлык диссертациясе яклап кайткан факультет деканы. Кафедра мөдире генә булып, фән белән күбрәк шөгыльләнермен дип торганда, министр булырга ризалаттылар. Бергә эшләдек, мәгариф бүлеге эшен әйбәт белә идем, чөнки Мөслимдә район мәгариф бүлегендә эшләп киткән кеше», — дип хатирәләрен яңартты Васил Гайфуллин.

«Мәктәпләр авыр хәлдә, төзелешләр кирәк, ике сменада укыйлар, уклон җитми, дип сөйләшә торгач, республикада мәктәпләр төзелеше турында тәкъдимне кертте. Бик әйбәт мәктәпләр төзедек, елына 50-60 шар, хәтта 70 шәр мәктәпләр төзи идек. Бу зур күрсәткеч. Укытучыларга фатирлар төзедек. Эшкә чын бирелгәнлеген шуннан беләм: ул һәрвакытта киләчәкне уйлап, „болай булмый, алга карыйк әле“ дип, безгә дә шул фикерне әйтә иде», — диде.

чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading