30 июль көнне көчле яңгыр вакытында яшен сугудан Яшел Үзән районы Васильево авылында яшәүче Трофимовлар шәхси хуҗалыгында янгын чыккан.
Йортлары һәм каралты-куралары янып беткән. Шөкер, корбаннар юк.
– Һәркемгә рәхмәт, сеңлем. Гаиләбезгә шундый олы кайгы килгәнне белгән бистәдәгеләр. хезмәттәшләрем дәррәү ярдәм җыя башлады, – дип сүзен башлады хуҗабикә Екатерина Трофимова.
Зыян күргән йортта 8 кешелек гаилә яшәгән. Яшен суккан вакытта, бәхеткә, өй эчендә беркем дә булмаган.
– 23, 17, 13, 11 яшьлек балаларыбыз бар. Кечесе дусты белән урамда, 13 яшьлек кызыбыз хуҗалыкта йөри торган булган. Көндезге сәгать икедә бик көчле яшенле яңгыр башлана. Яшен аш-су бүлмәсе ягындагы электр үткәргеченә суккан. Шунда ук ут телләре башка корылмаларга да күчкән. Бәла килгән вакытта үзебез күпфункцияле үзәктә идек, кызым шалтыратты да, «янабыз!» диде. Мин башта ышанмадым. Югалып калдым инде. Машинага утырып, тизрәк өйгә чаптык. Халык җыела башлаган, янгын сүндерүчеләрне чакырганнар иде, – ди Екатерина.
Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән. “Кызыл әтәч” хуҗалык иткән йортка якын килерлек булмый. Агач йорт бик тиз янып беткән. Янгын сүндерүчеләр 6 сәгать буе утны сүндерү өчен көрәшкән, барлыгы 4 янгын сүндерү машинасы җәлеп ителгән.
Хәзер казага тарыган гаилә арендалаган йортта яшәп тора. Тиз арада яңадан төзелеш эшләре башларга җыеналар.
Екатерина үзе Васильево бистәсендәге хастаханәдә хезмәт куя, ире Горький тимер юлында эшли.
– Йортыбызның беренче катының яртысы исән. Әмма карарлык түгел инде. 80 квадрат метр мәйданда иде өебез. Күпме хезмәт керде. Ел саен ремонт ясап тордык. Каралты-кураны иминиятләштермәгән идек. Күрәчәк инде, — ди Екатерина.
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Йосыпова сүзләренә караганда, әлегә янгын чыгу сәбәбе ачыклана. Аның берсе - яшен сугу һәм электр җиһазларының төзек булмавы. Шулай ук электрүткәргечнең кыска ялганышы булырга мөмкин, бәлки яшен сугуы нәтиҗәсендә килеп чыккандыр. Әлегә тикшерү чаралары үткәрелә.
Дүрт балалы гаилә өчен өй җиткерү, аның җиһазлау өчен бик күп матди чыгымнар сорала. Трофимовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләк белдерүче шәфкатьле кешеләр булыр дип ышанабыз.
Реквизитлар:: Сбербанк картасы әлеге номерга беркетелгән 89274565600 (Карта Екатерина Трофимова исемендә).
Комментарийлар