16+

Васяны кая куярга: 1 метр озынлыктагы игуанага хуҗалары яңа хуҗа эзли

Редакциягә Кукмарадан Ибраһимовлар гаиләсе шалтыратты. «Бик матур игуанабыз бар, ләкин аны башка тәрбияли алмыйбыз. Кечкенә балаларыбыз, оныкларыбыз да юк, аны урнаштырырга ярдәм итсәгез иде», – дип үтенде алар.

Васяны кая куярга: 1 метр озынлыктагы игуанага хуҗалары яңа хуҗа эзли

Редакциягә Кукмарадан Ибраһимовлар гаиләсе шалтыратты. «Бик матур игуанабыз бар, ләкин аны башка тәрбияли алмыйбыз. Кечкенә балаларыбыз, оныкларыбыз да юк, аны урнаштырырга ярдәм итсәгез иде», – дип үтенде алар.

Радим абый белән Рәшидә апа икесе дә пенсиядә. Бу игуананы Мурманск шәһәрендә яшәгән чакта уллары зоокибеттән сатып алып кайткан булган. Аңа Вася дип исем биргәннәр. Васяның бәясе ул чакта ук 14 мең сум торган. Улы, эшкә урнашкач, игуананы әтиләренә биргән. Ибраһимовлар Кукмарага күченеп кайтканда да Васяны үзләреннән калдырмаганнар.
 
Экзотик кәлтәне күреп, авылда башта шаккатканнар. Кемдер аның белән фотога төшәргә теләгән, кайсы курыккан, икенче берәүләр аларның 14 меңлек кәлтә асрап ятуларына гаҗәпләнгән.

– Вася көнгә бер генә тапкыр йомышын үти. Аңа кабак кырып ашатабыз, тузганак ярата. Рационын гел үзгәртеп торырга тырышабыз. Улым махсус витаминнар да алып кайтты әле. Кәлтәбезнең авырлыгын үлчәгәнебез юк, ә озынлыгы 1 метр тирәсе. Ул тагарактагы суда йөзә. Аңа һәрчак җылы кирәк,– дип сөйли Радим абый.
Васяга уңайлыклар тудыру өчен, аны махсус лампа астына урнаштырганнар. Мурманскида яшәгән чакта салкыннарда, кәлтәне җылытам дип, ярты елга электр энергиясе өчен 15 мең сумга якын акча түләгән чаклары да булган. Урамга чыгаргач та, кәлтәне карап кына торырга кирәк. Бәйгә куйсалар да, берсендә качкан булган. Ярый табып китергәннәр, берәү дә Васяга зыян салмаган. Үзе кешегә тими икән, башыннан сыйпаганны ярата ди. Өйдәге ике мәче белән генә һаман дуслаша алмый. Аларны пыр туздырып куа ди. Еракка киткәндә, игуананы калдырыр кеше булмау да зур проблема. Әле менә бу юлы да Соль-Илецкига ял итәргә киткәч, бер туганнары кәлтәне карарга ризалашкан. Васяны мунчада калдырганнар.

Кыскасы, пенсионерлар өчен алты-җиде яшьлек сирәк рептилийны өй шартларында тәрбияләү мәшәкатьле. Шул ук вакытта, аны белмәгән кешегә бирергә дә кызганалар. Тиешле тәрбия булмас дип борчылалар. Исәпләре – Васяны берәр зоопаркка, йә зоомузейга тапшыру.

Бу мәсьәләдә без Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов белән сөйләштек. Ул исә Ибраһимовлар гаиләсе белән очрашырга ризалашты. Сирәк очрый торган рептилийны ышанычлы җиргә урнаштыру буенча киңәшләрен бирергә, ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Сүзен-сүзгә

Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан зооботаника бакчасы директоры:
– Зоопаркка йорт хайваннарын, башка җәнлекләрне китерүчеләр шактый. Кайберәүләр балалары сорагач, кызыгып алалар да, аннары ташлыйлар. Еш кына ташбакалар, мәче балаларын калдырып китәләр. Әмма безнең читтән китергән хайваннарны алырга хокукыбыз юк. Алар зоопарктагы башка хайваннарга зыян китерергә, авыру булырга мөмкиннәр. Шуңа да «яхшы кулларга бирәм» дигән игълан язып, күбесен кешеләргә таратып бетерәбез. Игуана мәсьәләсендә. Казанда мондый хайваннарны кабул итә торган пунктлар юк. Ләкин Ибраһимовларга ярдәм итәргә тырышырбыз, сирәк рептилийны урнаштыру буенча тәкъдимнәремне җиткерермен.


Руфинә Габделхаева фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading