16+

Вазыйх Фатыйхов: «Өч хыялым бар иде»

Балык Бистәсе районы газетасында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән, ша­гыйрь Вазыйх Фатыйхов белән Татарстанның Журналистлар берлегендә истәлекле очрашу узды. Тынгысыз каләм иясе әле дә актив иҗатта.

Вазыйх Фатыйхов: «Өч хыялым бар иде»

Балык Бистәсе районы газетасында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән, ша­гыйрь Вазыйх Фатыйхов белән Татарстанның Журналистлар берлегендә истәлекле очрашу узды. Тынгысыз каләм иясе әле дә актив иҗатта.

Күптән түгел лаеклы ялга чыкса да, киресенчә, язу эше тагы да артып киткән аның. Вазыйх абыйның: «Журналист кеше язмыйча тора алмый. Тик торса, каләм тутыга башлый ул. Эшләгән чорга караганда да җитешеп булмый хәзер. Вакыт та үзгәрде, көн-төн иҗатта. Районыбыз өчен үтә дә кыйммәтле китап, 40 легендар шәхеснең язмышларын өйрәнеп язылган зарисовкалар китабы әзерләп чыгардым, бу хезмәт көч сорый», – диюендә дә хаклык зур.

Гомер буе бер төбәктә эшләп, шушы җирдә үз өлешен керткән кешеләрне барлап тарихка кертү зур эш. Ул шәхесләр янәшәсендә эшләгән мөхәррирнең алар хакында әйтәсе фикерләре җитәрлек. «Халкым хәтереннән кайтаваз» китабы яңа гына табадан төшкән. Моннан тыш Вазыйх Фатыйхов тагын ике китабын туплаган. Берсендә – балалар шигырьләре, икенчесендә лирик шигырьләре урын алачак. Соңгысында шагыйрь әнисе, яшәеш хакында күбрәк уйланып яза. Бу аның кадерле кешесен югалту белән бәйле. Шулай итеп, ул җиң сызганып эшләгән эшләрен, берничә китабының әзерләнү тарихын бәян итте безгә. Моннан тыш, аның шигырьләренә җырлар язылу – үзе бер тарих. Бүген аның 100дән артык җыры эстрада сәхнәсендә яңгырый, 300гә якын шигыренә көйләр язылган. Киләчәктә Вазыйх әфәнде зур залларда иҗат кичәләрен үткәрәчәген дә белдерде. Шунда ук: «Бүгенге очрашуга килүче дусларым анда билетсез керүчеләр булыр», – дип тә шаяртты.

Ә бит заманында егеткә колхоз рәисе, басу-кырлар хуҗасы булыр, дигән өмет тә баглыйлар. Ул исә авыл хуҗалыгына документ тапшырырга киткән җирдән журналистика бүлегенә укырга кереп кайта. Кечкенәдән мәкаләләр язуга хирыслыгы аңа тынгы бирми. Өстәвенә күршегә генә кайтып йөрүче журналист Хәбибрахман ага Шәфигуллин да аның район газетасындагы язмаларын күреп, аны үсендереп кенә тора.
«Бик бәхетле кеше дип саныйм үземне. Төрле еллар, төрле вакытлар булды. Бик матур чорлар кичердек. 30 еллап баш мөхәррир булып эшләп, кеше күзенә туры карап йөрерлек итеп яшәдем, шөкер, – ди Вазыйх Фатыйхов. – Бер канатым – журналистика, бер канатым шигърият булды». Аннан ул авылның үзенә бик кадерле һәм якын булганын да яшерми. Ә бит журналистка, бигрәк тә баш мөхәрриргә район газетасында эшләүнең үз кыенлыклары җитәрлек. Беренчеләргә дә ярарга, үз сүзеңне дә әйтергә, халыкның ышанычын да яуларга кирәк. Туган ягыңда эшләү әле тагы да икеләтә җаваплылык сорый.
Журналист һәм шагыйрьне котларга каләмдәшләре, бөтен респуб­ликадан редакторлар, студентлар килгән иде. Вазыйх Фатыйховның гел яшь күңелле, нечкә хисле һәм һич  тә картаймас егет солтаны булуын искә алдылар. Профессор Васил Гарифуллин исә аны журналистикада үз мәктәбен булдырган редактор буларак та билгеләп үтте. Бүген күп укучылары алдынгы белгечләргә әйләнде. Район газетасында ул үстергән кадрлар үз эшләрен дәвам итә.

Вазыйх Фатыйхов үзе исә Журналистлар музеена 67 еллык язу машинкасын һәм шахтадан алып кайт­кан зөбәрҗәт таш бүләк итте. «Өч хыялым бар иде. Берсе – гармунда уйнарга өйрәнү. Анысына да ирешермен дип уйлыйм. Икенчесе – шахтага төшү, өченчесе – океанга керү». Ә бүләк иткән зөбәрҗәт ташны журналист шахтадан алып кайта. Ул чакта бергә барган дуслары шул ташлар ярдәмендә фатирлы да, машиналы  булганнар. «Ә мин дусларга таратып бетердем», – ди ул, елмаеп. Әлеге күркәм чараны оештырган Журналистлар берлеге сәркатибе Ралия Фәтхетдинова исә: «Бу байлыкны без сейфка гына салып сак­ларбыз», – дип вәгъдә бирде.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading