16+

Венера Иванованың 89 яшьлек әбисе Instagramда нишләп утыра? (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә ТНВ телеканалының алып баручысы Венера Иванова (Аитова) интернетта кызыклы видео урнаштырган: анда аның әбисе планшеттан Инстаграм яңалыкларын карап утыра.

- «Нурия Набиуллина подписалась на ваши обновления» дигән язуны күргәч, күземә күренәме икән дип торам?! Күз алдына китерәсезме, 89 яшендә әби инстаграмда теркәлгән.

Рәхтләнеп балаларын, оныкларын карап утыра. Əле үзе постлар куя белми, без куйганга «лайк»ка гына куя. Аннан тыш, «ватсап»та да гаилә төркемнәрендә утыра. Русча язышканыбызны яратмый, орыша. «Татарча языгыз!», – ди.

Əбием Зәй районы Бигеш авылында туган, анда яшәде. 3 бала үстерсә дә, бер дә декрет ялына китми, авыл идарәсендә баш хисапчы булып эшләгән. Нурлы әбиебез Нурияне бик яратабыз!

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading