16+

«Ветераннарга карата шундый мөнәсәбәтне кичереп булмый»

Казанда 91 яшьлек сугыш ветераны Юрий Величконың идарәче компаниягә 45 мең сум бурычы булган. Аны берничек тә түләттерә алмагач, ветеранны ун көнгә электр энергиясез калдырганнар. Эш моның белән генә бетмәгән, аны коллекторлар кайнар паяльник белән куркыткан.

Казанда 91 яшьлек сугыш ветераны Юрий Величконың идарәче компаниягә 45 мең сум бурычы булган. Аны берничек тә түләттерә алмагач, ветеранны ун көнгә электр энергиясез калдырганнар. Эш моның белән генә бетмәгән, аны коллекторлар кайнар паяльник белән куркыткан.

Лядов урамындагы 10нчы йортта ул 43 ел яши. Хезмәтләр өчен түләп барам, ди ветеран. Ләкин аның исәпләүләре идарә итүче компаниянеке белән аерыла. Шуңа да оешма эшкә коллекторларны җәлеп иткән.

 Әлеге хәлләр турында билгеле булганнан соң, Казан хакимияте сугыш ветераны алдында гафу үтенде. Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе генераль директоры исә вазифасыннан азат ителде. Ә 45 мең сумлык бурыч шәһәр җитәкчелеге тарафыннан түләнгән, дип яза Казан мэриясе сайты. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев та Юрий Величконың өенә барып, гафу үтенгән. Аның әйтүенчә, тикшерү эшләре моның белән генә тәмамланмаячак.

– Бу – шаккатарлык вакыйга! Мәрхәмәтсез мөнәсәбәт! Фронтовикларга гына түгел, гомумән, өлкән яшьтәге кешеләргә карата да әшәке гамәл. Мин җаваплы территориядә килеп чыгуы – тагын да аяныч. Ветераннарга карата шундый мөнәсәбәтне кичереп булмый, – дигән Тимур Алибаев. Ул ышандырганча, бурычлар түләнгән, ә тикшерү эшләре дәвам итә.
Ветеран да, мәсьәләне тиз арада хәл итүләре өчен, рәхмәтен белдерде.
Хәзер вакыйгага эш материалларын өйрәнә башлаган прокуратура үз бәясен бирәчәк. 
Юрий Величко сугышка 14 яшеннән киткән. Үсмер чагында ук Брянск өлкәсенең партизан отрядында, шуннан соң армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының иң куркыныч елларында ул Белорус фронтының 8нче инженерлык-сапер штурм бригадасында эшли. Шуннан соң оборона предприятиеләрендә эшли, ә 1956 елда Казанга күчерелә. Юрий Величко СССР дәүләт премиясе лауреаты, техника фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны.

фото: Татар-Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X