16+

ВИЧ-инфекцияле Светлана Изамбаева: «Кияүгә чыгарга дип йөргән егетем миңа инфекция иярткән булып чыкты»

Светлана Изамбаева – үзенең ВИЧ статусы турында җәмгыятькә ачыктан-ачык әйткән беренче хатын-кыз. Хокукларын яклау, башкалар белән тигез дәрәҗәдә булу өчен аңа шактый тырышырга туры килгән.

ВИЧ-инфекцияле Светлана Изамбаева: «Кияүгә чыгарга дип йөргән егетем миңа инфекция иярткән булып чыкты»

Светлана Изамбаева – үзенең ВИЧ статусы турында җәмгыятькә ачыктан-ачык әйткән беренче хатын-кыз. Хокукларын яклау, башкалар белән тигез дәрәҗәдә булу өчен аңа шактый тырышырга туры килгән.

Бүген үзе ВИЧ һәм СПИД авырулы кешеләргә ярдәм итә. ВИЧ-инфекцияле кешеләрне борчыган проблемалар хакында Светлана белән сөйләштек.

– Светлана, үзегездә ВИЧ-инфекция барлыгын белгәч, курку биләп алгандыр?
– ВИЧ-инфекцияле икәнемне белгәндә миңа 22 яшь иде. Ул чакта Чабаксардагы югары уку йортының икенче курс студенты идем. Тумышым белән Чувашия республикасының кечкенә генә бер авылыннан мин. Һәрчак актив булдым, спортны яраттым. Кияүгә чыгарга дип йөргән егетем миңа инфекция иярткән булып чыкты. Ул үзе дә инфекцияле икәнен белмәгән. Авыру йоктырганымны белгәч, бик курыктым, ышанмадым, бөтен гаиләмне оятка калдырдым, дип борчылдым. Селкенәсем дә, яшисем дә килмәде ул чакта. Тиздән үләрмен инде дигән уй иде башымда.

– Шулай да беренчеләрдән булып ВИЧ статусыгыз турында сөйләргә курыкмагансыз, бу сезгә ни өчен кирәк иде?
 – Әйе, бу йогышлы инфекция турында беренчеләрдән булып сөйләүчеләр арасында мин дә бар идем. Беренчедән, мин җинаятьче түгел, икенчедән, бу проблеманы яшерүдән мәгънә юк, ВИЧ-инфекция турында күбрәк мәгълүмат таратсак, авыруны нәтиҗәлерәк кисәтеп булачак.

- Сез гаилә кордыгыз, балаларыгыз бар. ВИЧлы кеше тулы тормыш белән яши ала, димәк?
– Әлбәттә, ике балабыз да сәламәт, шөкер. Кеше һәрчак истә тотсын иде, ВИЧ- инфекция үбешкәндә, кочаклашканда күчми, шугаринг, маникюр ясатканда ВИЧ йоктырам, дип борчылырга да кирәкми. Инфекциянең бары җенси юл, кан аша һәм күкрәк сөте белән балага күчү куркынычы бар. ВИЧ белән авырмыйм, ВИЧ белән яшим. Препаратларны вакытында кулланып торганда, син башкалар өчен бернинди дә куркыныч тудырмыйсың.

– ВИЧ инфекцияле, СПИД авырулы кешеләрне бүген нинди проблемалар борчый?
– Проблемалар белән хәзер сирәгрәк булса да, барыбер очрашырга туры килә. Җәмгыять ВИЧлы, СПИДлы кешеләргә шикләнеп карый. ВИЧлыларга бирелә торган даруларның сыйфатын яхшыртсалар начар булмас иде, күп очракта чит илдә җитештерелгән препаратларның аналогларын кулланырга туры килә. Әлеге авыруны аңларга теләмәүче, куркыныч нәрсә, дип кабул итүчеләр җитәрлек. Хәтта, ВИЧ аркасында эшсез калу очраклары да бар, кызганыч, авыру кешегә опекунлыкка бала алганда чикләүләр бар.

– Сезнең Светлана Изамбаева исемендәге хәйрия фонды ВИЧ-инфекциялеләргә шактый ярдәм күрсәтә дип беләм.
 – Әлеге фонд инде ун ел эшли. Башта ул ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларның бер берсенә ярдәмләшү төркеме буларак кына оешкан иде. Баштарак минем фатирда җыелып, борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшсәк, хәзер тулы бер хәйрия фонды булып формалаштык. ВИЧ-инфекцияле авырлы хатын-кызларга, кечкенә баласы булган әниләргә ярдәм итәбез, авыру оныкларын тәрбияләүче әбиләргә кадәр килә. Аларга юридик, социаль, психологик ярдәм күрсәтәбез. Әгәр дә ВИЧ турында җитәрлек мәгълүмат таратмасак, кешегә бу авыруларны кисәтү турында сөйләмәсәк, авыру эпидемия формасын алыр иде. Бу хакта мәктәпләрдә дә сөйлибез. Илкүләм хезмәт оешмасы консультанты да булып торам. Төрле шәһәрләрдә оешма хезмәткәрләренә тренинглар үткәрәбез, шахтада эшләүчеләрдән алып, җитәкчеләргә кадәр ВИЧны кисәтү алымнарын аңлатабыз, үз мисалымда сөйләгәч бигрәк тә, кешенең ВИЧ авырулыларыга карата карашы 180 процентка үзгәрә.

– ВИЧ -инфекцияне йоктырган кешегә нишләргә?
– Һич кенә дә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Беренче чиратта, үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Моның өчен аерым этаплар узарга туры килә: шок, кире кагу, депрессия, агрессия... Үзең турында начар уйламаска кирәк. Куркуны җиңәр өчен ВИЧ турында дәшми тормавың хәерле, үзең кебек йогышлы авырулы кешеләр белән аралашырга, үзара ярдәмләшү төркемнәренә йөрергә киңәш итәм.
Хастаханәгә барып анализ бирергә, нәтиҗәләр билгеле булганчы ук, мөмкин кадәр тизрәк дарулар куллана башларга кирәк. Без – миллионнан артык. Төрле шәһәрләрдә, авылларда берләшәбез. Гомер кыска. Аның кадерен белергә өйрәник. ВИЧ белән дә гаилә корып, сәламәт балалар, оныклар үстереп, картлыгыңны тынычлап каршылый аласың.

 
ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында белергә кирәкле 3 факт:

ВИЧлы кеше үзенең статусы турында күршеләрен, коллегаларын кисәтергә тиеш түгел.

ВИЧ статуслы кешеләр Россия кануннары нигезендә башкалар кебек үк медицина ярдәме алырга хокуклы.

Әгәр дә ВИЧ-инфекцияле, СПИДлы кеше белә торып авыруны башка кешегә йоктыра икән, бу гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралган.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading