16+

ВИЧ турында белергә кирәкле 5 факт

Светлана Изамбаева ВИЧ-инфекция йоктырганын 22 яшендә белә. Беренче мәхәббәт тарихы аның өчен әнә шулай аяныч тәмамлана. Бар өлкәдә дә уңышларга ирешеп килгән кыз башта бу хәбәрне бик авыр кабул итә, ләкин бирешми. Яңа тормыш башлый.

Светлана Изамбаева ВИЧ-инфекция йоктырганын 22 яшендә белә. Беренче мәхәббәт тарихы аның өчен әнә шулай аяныч тәмамлана. Бар өлкәдә дә уңышларга ирешеп килгән кыз башта бу хәбәрне бик авыр кабул итә, ләкин бирешми. Яңа тормыш башлый.

Светлана – Россиядә беренче тапкыр үзенең ВИЧ-инфек­ция­ле икәнен ачыктан-ачык әйткән хатын-кыз. Ул ун елдан артык йогышлы авыруларга тиешле препаратлар куллана.
– Табиб кушканнарны үтәсәң, саклык чаралары турында онытмасаң, авыру СПИДка әйләнми. Карындагы балага да инфекция 99,9 процент очракта күчми. Дөрес, баланы имезергә ярамый, инфекция­нең кан аша күчүеннән дә сакланырга кирәк, – ди Светлана.
Бүген ул – ике сау-сәламәт бала әнисе. Моннан тыш ире белән тагын ике малайны тәрбия­гә алганнар.

«Иң мөһиме – үз эчеңә бик­ләнмәскә», – ди Светлана. Ул СПИД, Вич авырулы кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнгән фонд та булдырган.
– Кайберәүләр СПИДлы кешеләрне тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар дип ялгыша. Алар арасында зур урыннарда эшләүчеләр, тәрбияле гаиләләр җитәрлек. ВИЧ инфекциясе чебен-черки, үбешкәндә күчә дип куркучылар да бар. Кемнәрдер хәтта СПИДлы кеше янында басып торырга да курка. Ләкин бу – ялгыш фикер. ВИЧ бары кешедә генә очрый. ВИЧлы кешеләр башкалар кебек үк белем алырга, эшкә урнашырга хокук­лы, башкалар белән тигез дәрәҗәдә, – ди Светлана.

Татарстанда бу авыру белән ныклы көрәш алып барыла. 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уздырыла. 19 майда исә Халыкара СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел әлеге уңайдан уздырыла торган чаралар «Сәламәтлек һәм хокук өчен көрәш» девизы астында оештырылды. 14 майдан 19 майга кадәр «ВИЧ. СПИД СТОп» дип исемләнгән Россия күләмендә акция үтте. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Республиканың СПИД үзәге, Татарстандагы «Профилактика һәм инициатива» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, махсус чара оештырган иде. «Яшел Үзән – Нурлат – Чистай – Казан» маршруты буенча хәрәкәт итүче авто­буста теләгән кеше ВИЧка бушлай тест уза алды.
Баксаң, дөньяда ВИЧ инфек­цияле 37 миллион кеше яши икән. Татарстанда мондыйлар саны 24 меңнән артык.

Авыручыларның күбесе 30-49 яшьлекләр. Авыру соңгы елларда хатын-кызларда күбрәк күзәтелә башлаган. Кызганыч, авыруларны еш кына соңгы стадиядә ачыкларга туры килә. Алар туберкулез, вируслы гепатит, онкология авырулары буларак чагыла.


ВИЧ-инфекция турында белергә кирәкле биш факт

1. Инфекция җенси мөнәсәбәтләр вакытында, каннан – канга, күкрәк сөтеннән балага күчә.
2. СПИДтан кеше үлми, инфекция китереп чыгарган авырулар нәтиҗәсендә генә вафат булырга мөмкин.
3. Кул биреп исәнләшкәндә, үбешкәндә, мунчада юынганда, ризык аша инфекция йокмый.
4. ВИЧка каршы вакцина юк.
5. ВИЧны булдырмас өчен, беркайчан да наркотик кулланмаска, чит кешеләр белән җенси мөнәбәтләргә керүдән тыелырга, якынлык кылганда саклану чараларын күрер­гә, татуировкалар, пирсинг кебек эшләрне бары ышанычлы, махсуслашкан клиникаларда гына ясатырга киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading