16+

Җәвит Шакиров : "Безгә килгән әниләр киткәндә гел мал бүлә иде" 

Татарстанның халык артисты, юмор остасы Җәвит Шакиров биш яшеннән әнисез калган.

Җәвит Шакиров : "Безгә килгән әниләр киткәндә гел мал бүлә иде" 

Татарстанның халык артисты, юмор остасы Җәвит Шакиров биш яшеннән әнисез калган.

"Әти алып кайткан "әнкәйләргә" без беркайчан да апа дип эндәшмәдек. Аларга гел "әни", "әнкәй" дип әйтә идек. Аларның кайсыберсе өч ай тора иде. Берәр атна торганнары да булды. Чөнки өч малайны карарга кирәк",- дип сөйли Җәвит Шакиров "Әй язмыш, язмыш" тапшыруында. 

"Безне караганнарына мин бик рәхмәтле. Ләкин алар киткәндә мал бүләләр иде. Бәлки үзләре белән алып килгән әйберләре дә булгандыр. Минем олы абый утын яра, уртанчысы кисә иде. Койма буена өелгән утынның яртысын төяп алып чыгып киткәннәре истә", - дип хатирәләрен барлый танылган артист. 

Җәвит Шакиров сүзләренчә, көндез бүленмичә калган тавыкларын үзләре йокыга киткәч, төнлә кереп, төяп чыккан "әни" дә булган.

Бу хакта тагын укырга: Җәвит Шакиров: «Әнигә «үги әни» дип дәшкәнем булмады»

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading