16+

Җәвит Шакиров: «Кәмит Җәвит» тапшыруына кунакларны үзем сайламыйм»

Бу көннәрдә “Яңа Гасыр” телеканалы студиясендә “Кәмит Җәвит” тапшыруының 17нче чыгарылышы төшерелде. Әле яңа булуына карамастан, тапшыру тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде. “Кәмит Җәвит”нең популярлыгы турында аның алып баручысы, юморист һәм җырчы Җәвит Шакиров белән сөйләштек.

Җәвит Шакиров: «Кәмит Җәвит» тапшыруына кунакларны үзем сайламыйм»

Бу көннәрдә “Яңа Гасыр” телеканалы студиясендә “Кәмит Җәвит” тапшыруының 17нче чыгарылышы төшерелде. Әле яңа булуына карамастан, тапшыру тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде. “Кәмит Җәвит”нең популярлыгы турында аның алып баручысы, юморист һәм җырчы Җәвит Шакиров белән сөйләштек.

– Җәвит әфәнде, ТНВ белән күптәннән хезмәттәшлек итәсезме?
– Моннан 25 ел элек ТНВда “Зәлидә” дигән тапшыру бар иде. Аны Эльмира апа Хамматова алып барды. ТНВның бик данлыклы режиссеры Наилә Сабитова белән Эльмира апага ярдәмче, уеннар оештыручы, тамашачының кәефен күтәрүче буларак мине чакырдылар. ТНВ белән дуслык шуннан башланып китте. Аннан соң концертлар, төрле юмористик шоулар, очрашулар, тапшыруларда катнашырга туры килде. Ныклап эшләүнең нәтиҗәсе – 4 ел “Башваткыч” тапшыруында алып баручы булып эшләвем.  Хәзер менә “Кәмит Җәвит”не алып барам. Чакыруларына зур рәхмәт!

– “Кәмит Җәвит” тапшыруының тиз арада популяр булуы нәрсә белән бәйле? Хикмәт алып баручыда түгелме икән?
– Популярлык килә дә китә. Әмма халык күңелендә аның яраткан артисты булып калу – җиңел түгел. Аны саклау өчен, халык онытмасын өчен һәрвакыт формада булырга, эшләргә кирәк. Бу бөтен артистка да кагыла. Үткән вакыттагы попурлярлыгымның йогынтысы да бардыр. Без әле төшеп калган кешеләр түгел, эстрадада үз урыныбыз бар. Зөлфия белән 30 елдан артык эстрадада, шуңа да халык ярата торгандыр. Аннары тапшыру да кызык бит. Монда шаяру һәм көлү. Халыкны болай да тормыш баскан. Ә биредә без кешегә тормыш мәшәкатьләрен оныттырып, күңеленә, йөрәгенә ял биреп, шаярып-көлеп, яшьлеген искә төшерәбез. Һәр артистның үз йөзе, үз репертуары, үз тамашачысы. Яшьлек тә, популярлык та кыска. Эшләргә, тырышырга кирәк. Ярты кул гына эшләсәң, нәтиҗәсе болай булмас иде. Килгән артистлар да, кунаклар да күреп тора: яхшы булсын дип тырышып эшлибез.

– Тапшыруга кунакларны үзегез сайлыйсызмы?
– Юк, кунакларны режиссерлар, хуҗалар сайлый. Алар белән тапшыруны төшерергә 15 минут кала очрашам. Шунда гына кемнәрнең катнашуын беләм. Аларның барысы да – коллегалар, шулай булгач, шаярырга урын бар дигән сүз. Һәр артистның үзеннән тора.

– Тапшыруның исеменнән күренгәнчә, ул махсус сезнең өчен оештырылган, дигән уй барлыкка килә.
– Экранның, телевидениеның йөзе була. Хуҗаларның миңа ышанып тапшыруы, минем исемне әйтеп, “Кәмит Җәвит” дип атаулары шуңа туры килә торгандыр. Ләкин яшьләргә урын бирсәләр, бер дә үпкәләмим. Тамашачы чагыштырырга, сайлап алырга тиеш. Эстрадада да шулай ук: тамашачы яраткан артистының концертына йөри.

– “Кәмит Җәвит”не төшергән вакытта кызык һәм кызык булмаган чаклар буламы?
– Иң кызык, иң рәхәт ягы шул: килгән кунаклар белән уртак тел табып, авыл тормышына кереп китеп шаяру. Безнең халык гомер-гомергә үзенең борчу-кайгысын җыр һәм шаяру белән баскан. Төртмә теллелек булган. Әгәр сүз белән әйтә алмаса, ул аны җырга салып булса да әйткән. Күршесе белән ачуланышса, ул аны Сабан туе мәйданына чакырган һәм шунда көрәшкән, үзенең көчен күрсәткән, авызын япкан. Тапшыруның кыен вакытларына килгәндә, әгәр килгән кунак үзен капка төбендә уңайсыз хис итә икән, ул чакта миңа авыр. Мин моны тоям. Ул “Кәмит Җәвит”кә кереп китсә, миңа да рәхәт! Монда алдан әзерләнү юк, импровизация, шаяра белү кирәк. Һәр артистның кем икәнен биредә беләсең.

– Тапшырудан соң теге яки бу шаяру өчен үпкә белдергән кунаклар булдымы?
– Юк. Миңа карата андый нәрсәнең булганы юк.

– ТНВ каналына теләк-фикерләрегез?
– ТНВ йөзе һәрвакыт балкып торды, моннан соң да шулай булсын. Кая гына барсак та, читтә яшәүчеләр “ТНВны карыйбыз. Аллага шөкер, матур тапшырулар бар” ди. Көннәр буе аш бүлмәсендә эшләгән хатын-кызларның телевизорында – бары тик ТНВ каналы гына! Бу Башкортстанда да, чит төбәкләрдә дә шулай. ТНВ каналына чын күңелдән уңышлар, яңа тапшырулар телим!

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading