16+

Владимир Леонов: «"Дуслык уеннары" тамашачыларда зур кызыксыну уятты»

Казанда үткән «Дуслык уеннары»нда 16 илдән килгән спортчылар катнашты. Әлеге чарада чыгыш ясау өчен 28 дәүләт вәкилләре гариза биргән булган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Владимир Леонов: «"Дуслык уеннары" тамашачыларда зур кызыксыну уятты»

Казанда үткән «Дуслык уеннары»нда 16 илдән килгән спортчылар катнашты. Әлеге чарада чыгыш ясау өчен 28 дәүләт вәкилләре гариза биргән булган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Ярышларның беренче этабында барлыгы 987 спортчы катнашкан. «Без монда 16 илне җыя алдык. Географиясе начар түгел, катнашучылар буенча бик җитди саннар. Россия җыелма командасы актив тәкъдим ителде, безгә тагын 15 ил килде һәм аларның күбесе уңышлы чыгыш ясады. Дөресен генә әйткәндә, әлеге уеннарда катнашу өчен 28 ил гариза биргән иде, 16 илдән спортчылар килде. "Киләсе этапка, ноябрьгә, бу сан һичшиксез артыр дип ышанам, чөнки спортчы егетләр һәм кызлар Казанга килергә, шундый масштаблы уеннарда катнашырга тели», — диде Леонов.

21 июльдән 2 августка кадәр Казанда Россия, Алжир, Әрмәнстан, Беларусь, Венесуэла, Вьетнам, Сербия, Казахстан, Сирия, Судан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Эквадор, Көньяк Африка республикасы, ДНР һәм ЛНР вәкилләре чыгыш ясаган.

 

«Дуслык уеннары» ның икенче этабы ноябрь аенда узачак. 9 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр суга сикерү буенча Татарстан Президенты Кубогы, 18 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр йөзү буенча халыкара ярышлар узачак. Өченче этап декабрь аенда узачак, ул Владимир Сальников Кубогын (8-12 декабрь), Светлана Ромашина Кубогын (8-12 декабрь), шулай ук Дмитрий Саутин Кубогын (12-17 декабрь) үз эченә ала. Барлык ярышларны да Казан кабул итәчәк.

«Дуслык уеннары» -  спортның су төрләре буенча дөнья һәм Европа чемпионатларына алмашка килгән яңа турнир. Беренче этап 21 июльдә старт алды һәм 2 августта тәмамланды, бирегә шулай ук йөзү, суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар да керә. 

 14 көн дәвамында барлыгы 13,6 мең кеше көч сынашкан: 8 717 кеше— йөзү, 1 340 — суга сикерү, 3 549 — синхрон йөзү буенча.

 

Шулай ук Леонов әйтүенчә «Дуслык уеннары»н «Матч ТВ» телеканалы аша турыдан-туры эфирда күрсәткәннәр. Аларны 12,5 млн тамашачы караган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading