16+

Владимир Вавилов: «Онкологиядән генә дә ел саен 6 мең кеше үлә, республикада 15-18 меңгә якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ»

Күпләр биредә тынычлык таба, соңгы өмет өзелгәндә дә монда алар ярдәм кулы сузардай кешеләр барлыгын белә. Казан хосписы нык авырган кешеләрне берләштерә. Биредә дәвалап булмый торган авырулы кешеләрнең хәлен җиңеләйтәләр, тормышларын сыйфатлы итәргә тырышалар.

Владимир Вавилов: «Онкологиядән генә дә ел саен 6 мең кеше үлә, республикада 15-18 меңгә якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ»

Күпләр биредә тынычлык таба, соңгы өмет өзелгәндә дә монда алар ярдәм кулы сузардай кешеләр барлыгын белә. Казан хосписы нык авырган кешеләрне берләштерә. Биредә дәвалап булмый торган авырулы кешеләрнең хәлен җиңеләйтәләр, тормышларын сыйфатлы итәргә тырышалар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан хосписы эшчәнлеге белән таныштырдылар, республикада паллиатив ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.

Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авырулы балаларга ярдәм итү хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов әйтүенчә, бер генә илдә дә хоспислар дәүләт тарафыннан гына төзелми. Аларның барысы да шәхси-дәүләт килешүе нигезендә эшли. Казандагы Балалар хосписы да – Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика балалар клиник хастаханәсе, онкология диспансеры һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондының уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсе.

Хосписта авыру кешеләргә медицина ярдәме генә күрсәтелми, анда пациентларны тормышка әзерлиләр. Табиб­лар әйтүенчә, күп әти-әни­ләр үзләре вафат булганнан соң, физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларга авырга туры килер дип борчыла. Моны күздә тотып, хосписта балаларны тормышка яраклашырга өйрәтәләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм күрсәтү буенча штаттан тыш белгече, Республика онкология диспансерының баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов: «Пациентларга уңайлы булсын өчен, барысын да эшлибез, аларның хыялларын тормышка ашырабыз, суда йөзәселәре килсә, көймәгә утыртабыз, башка теләкләрне дә үтәргә тырышабыз», – ди.

Татарстанда 18 меңгә якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ дип исәпләнә. Шуңа да Илсур Шәймәрданов республика районнарында да паллиатив ярдәм күрсәтү кабинетлары булдырырга тәкъдим итә. Дөрес, андый кабинетлар Балык Бистәсендә, Түбән Камада, Кама Тамагы районында инде эшли. Тиздән Буа районында шундый кабинет ачылыр дип көтелә. Илсур Шәймәрданов: «Норматив буенча 100 мең кешегә паллиатив ярдәм күрсәтүче бер табиб каралган. Районнарда халык азрак, әгәр өйләргә барып эшли торган патронаж хезмәте оештырылса, паллиатив ярдәм күрсәтү кабинетлары үзен аклаячак», – дип саный.

Казанда эшләп килүче хосписта 35 урын каралган. Быелның 1 июленә алынган мәгълүматлар буенча, 3871 кеше хосписта ярдәм алган. Казанда тагын бер хоспис салуга ихтыяҗ бар. Аның инде урыны да билгеле – икенче хоспис Идел буе районында «Порт» сәүдә үзәге артында булачак, ди. Биредә гыйбадәт кылу урыны, чиркәү һәм мәчет тә булыр дип көтелә.

Владимир Вавилов, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе:
– Татарстанда онкологиядән генә дә ел саен 6 мең кеше үлә, республикада 15-18 меңгә якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Яңа стационар төзүгә ихтыяҗ зур. Бу мәсьәләдә без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иттек. Хосписның икенче бинасын салу өчен җир бүленеп бирелде, ләкин ул федераль билгеләнештәге җир иде. Кыскасы, җитәкчелек бу мәсьәләне дә хәл итәргә ярдәм итте. Яңа хоспис 60 урынга исәпләнгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәтмәсе буенча, 100 мең кешегә 10 хоспис урыны булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading