16+

«Күп функцияле үзәк» җитәкчесе Ленара Мозафарова: «Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрен өйгә китереп бирәләр»

Европа илләрендә яшәүчеләрнең эш документларын электрон рәвештә генә башкаруларын ишетеп-күреп, әле кайчан гына кызыгып сөйләшә идек. Татарстан электрон технологияләрне тормыш-көнкүрешебездә кулланышка кертүдә гаҗәеп өлгерлек күрсәтә.

«Күп функцияле үзәк» җитәкчесе Ленара Мозафарова: «Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрен өйгә китереп бирәләр»

Европа илләрендә яшәүчеләрнең эш документларын электрон рәвештә генә башкаруларын ишетеп-күреп, әле кайчан гына кызыгып сөйләшә идек. Татарстан электрон технологияләрне тормыш-көнкүрешебездә кулланышка кертүдә гаҗәеп өлгерлек күрсәтә.

Республикадагы 57 шәһәрдә һәм районда “Мои документы” офисы, шулай ук 281 авылда кабул итү пункты (ТОСП) эшли. Күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) 150 төрдән артык хезмәт башкарып була. Мәсәлән, федераль хезмәтләрдән: Росреестр, салымнар, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, Роспетребнадзор, Росимущество, Суд приставлары федераль хезмәте, Корпорация МСП. Төбәк хезмәтләре: Икътисад минсистрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт архивы, ЗАГС органнары һәм дә муниципаль хезмәт күрсәтүләре.

Министрлар Кабинетында узган брифингта “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозафарова дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрдәге яңалыклар белән таныштырды.

Шәхси сан (ИНН)

Салым түләүченең шәхси санын (ИНН) югалтсагыз, ялгыш сындырсагыз яки бозсагыз, шулай ук фамилиягез үзгәргән очракта, документны республикадагы һәр МФЦда эшләтеп алырга була. Гариза тапшырганда паспорт кирәк. Нотариус тарафыннан расланган ышаныч кәгазе булса, башка кеше өчен дә гариза язарга мөмкин. ИНН документын кабат эшләтеп алган өчен 300 сум дәүләт пошлинасы түлисең.

Биометрик паспорт

Чит илгә чыгу өчен биометрик паспорт ясатырга гаризалар кабул итү башланган. Мондый хезмәт әлегә 100 меңнән артык кешеле шәһәрләрдә генә оештырылачак. Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногрск шәһәрләрендәге МФЦларда һәм Казанда Авангард урамындагы 74нче йортка урнашкан “Приволжский” офисында инде хәзер үк биометрик паспорт ясатып була. Ленара Мозафарова ышандырганча, ай ахырларында Әлмәт, Чаллы, Чистай, Алабуга һәм Бөгелмәдә дә гаризалар кабул ителәчәк. Якын киләчәктә МФЦларда “криптокабина” булдырылачак. Анда кеше үзе бармак эзләрен калдырып, фоторәсемгә төшеп, биометрик паспортка беренчел әзерлек башкара.

Чит илгә чыгу өчен биометрик паспорт алуга өлкәннәргә дәүләт пошлинасы 5000 сум, 14 яшькә кадәрге балаларга 2500 сум. Шундый паспортыңа төзәтмә кертсәң (шәхси мәгълүматларың үзгәрсә) 500 сум түләү алына.

Пенсионерлыкка кандидатлар

Быелның 1 гыйнварыннан башлап МФЦлар Пенсия фондының “пенсия алды яшенә җиткәнлек турындагы” белешмәсен бирә. Россиядә пенсия яше ир-атларга - 65, ә хатын-кызларга 60 яшькә күтәрелде. Ләкин, 60 яше тулган ирләр белән 55 яше тулган хатыннар “пенсия алды яшендәгеләр” булып санала. Бу белешмә пенсия алды яшендәге кешеләргә җир һәм милек салымнарына федераль ташламалардан файдалану хокукы бирә. Диспансеризация узу өчен елына бер мәртәбә ике көн ял алырга була, эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана.

Өй төзим

Узган елның октябреннән “Мои документы” офислары кешеләрдән бакча (яшелчәчелек ширкате) өе яки шәхси торак йорт төзи башлавы (тәмамлавы) турындагы хәбәрне кабул итә.

Курьер хезмәте

МФЦ хезмәткәрләре теге яки бу төрдәге эш документларын өйгә-фатирга үзләре килеп тә тутыра. Бу алым әле Казан шәһәрендә генә кулланыла: мондый хезмәт күрсәтү-түләүле, аерым категория гражданнарга бушлай.
- Казанда һәм Чаллыда МФЦ хезмәткәрләре Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрен өйгә, фатирга яки шәһәр чикләрендәге башка берәр урынга килеп, хуҗасына тапшыра, - диде Ленара Мозафарова.

Курьер хезмәте физик затлар өчен - 500 сум, ә юридик затлар өчен 1500 сум.

Казандагы МФЦ

Казанда Җиңү проспекты, 214; Главная урамы, 60; Коләхметов урамы, 25/1 адресларында яңа МФЦлар эшли башлады. Быел тагын Юдино бистәсендә, “Салават күпере” торак комплексында һәм Авиатөзелеш районында МФЦ ачыла.

Документыңны югалтма

Җәмәгать урыннарында шәхси документларыңа сак карау зарур. Һәр МФЦ офисында “Табылган документлар бюросы” (“Бюро найденных документов”) эшли. Кешеләр югалткан-оныткан документларны әлеге бюроларга тапшыру сорала.

“Үлемсез полк”

МФЦның тагын бер яңалыгы: Бөек Ватан сугышы ветераннары - ”Үлемсез полк” исемлек-реестры төзелә һәм шул юнәлештә эш алып барыла. Кешеләр үзләренең туганнары - сугыш ветераннары фоторәсемен, мәгълүматны “Мои документы” офисларына китерә. Белешмә реестрга теркәлә, ә 9 май - Җиңү көнендә “Үлемсез полк” йөрешендә катнашу өчен сугыш ветеранының зурайтылган фоторәсемен МФЦ бушлай ясатып бирә. Сугыш ветераны фоторәсемен һәм аның турындагы мәгълүматны МФЦга электрон рәвештә дә җибәрергә була. Адрес: mfc-kazan@yandex.ru һәм Вконтакте битендә vk.com/16mfc.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading