16+

Вәрәкыя әбине бүреләр урап узган

Вәрәкыя әби Юнысова тумышы белән Теләче районы, Айдар авылыннан. Бүген район үзәгендә ялгызы гына яши, хөкүмәт аны йортлы иткән. Әбекәйне 16 елдан артык социаль хезмәткәр тәрбияләп тора.

Вәрәкыя әбине бүреләр урап узган

Вәрәкыя әби Юнысова тумышы белән Теләче районы, Айдар авылыннан. Бүген район үзәгендә ялгызы гына яши, хөкүмәт аны йортлы иткән. Әбекәйне 16 елдан артык социаль хезмәткәр тәрбияләп тора.

Вәрәкыя апа артык күп сөйләшергә дә, фотога төшәргә дә яратмый. Тик без килгәч, ул күңеле белән үткәннәргә кайтты да туктамыйча сөйләде дә сөйләде. Сугыш чорларын сорашкач та, Вәрәкыя әби: «Ул чакта бер кеше дә эшсез тормады. Авырлыклар да җитәрлек булды», – дип сөйли. Ул елларның михнәте аның өчен 1946 елда башлана – кыз көн дә 20 чакрым араны йөреп эшли башлый. Вәрәкыядән алдарак Теләче кибетенә урнашкан апасы, бала ялына чыкканда, үзе урынына сеңлесен өйрәтеп калдыра.

Әнисе авылда ялгыз булгач, аның да эшен караштырып, суын да ташып куеп, аркасына биштәрен асып эшкә чыгып китә Вәрәкыя. Әнисе Мәрфуга апа белән әтисе Баһаветдин абыйның яраткан төпчек кызлары була ул. Тик менә: «Мәчеттән кайтышыма Вәрәкыя кызым йөгереп каршы алыр әле», – дип Вәрәкыя әбине бүреләр урап узган әйтергә яраткан әтисе кызга ике яшь тулганчы ук дөнья куя. ...

20 чакрым Айдарга, көн-төн дип тормыйча, кайтып-килеп йөри ул. Төшкә кадәр эшли дә кайтырга чыга. Ике урман арасындагы юлда төрле хәлләр була. Гадәттә, кыз авылга күмер ташыган эздән җәяүле юлы салып кайта. Шулай бервакыт кыз, кайта торгач, урман авызыннан 12 бүре чыгып килгәнен күрә. Каршыга килгән бүреләр һич кенә дә туктарга уйламый. Әнисе аңа мондый чакта иелеп чабатасын да рәтләргә кушмый. «Ашарга килсәләр дә, атлаудан туктама», – дигән сүзләрен күңеленә китерә ул.
 

Әтисе дә әнисенә гел шулай дип әйтә торган булган. Ә 12 бүренең берсе Вәрәкыя бара торган юлга туры килә. Чөнки бүреләр бер-берсеннән ара калдырып йөриләр. Кыз бүреләргә җитәрәк, алар туктап кала һәм утыралар.
– Ничек килделәр, шулай утырдылар. Һәрберсе минем янда ярты өй хәтле ара калдырып утырдылар, наным, – дип сөйли ул бу вакыйганы, күз яшьләре аша. Шуннан кыз кызу-кызу, алга-артка карамый, авылга чаба. Зират артында ферма, шунда йөгереп керә дә: «Кызлар, теләсә ничек коралланыгыз, йокламагыз, фермага бүреләр килә», – дип, үзенең бүре күрү вакыйгасын сөйләп бирә. Фермадагылар исә аны-моны уйлап бетермиләр, ахры.

Төнлә Вәрәкыя тәрәзә чиерткән тавышка уянып китә. Сәкедә яткан җиреннән торып, тышкы ишеккә сөялә. Иптәшләре анда буып ташланган 12 сарыкның ятуын сөйлиләр. «Бер тавышыгыз да чыкмасын, минем бүре күрүемне әни белмәсен», – дип кисәтә ул аларны. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, әмма өйдә әти-әни биргән сабаклар – гомерлек тәрбия булган шул. Моны 24 мартта 94 яшен тутырган Вәрәкыя әби дә юктан гына исенә төшерми. Гомернең һәрбер мизгеле йөрәктә калган шул. Озак еллар кибеттә эшләгәннән соң, Вәрәкыя әби соңрак балалар бакчасына күчә. Озак еллар намазлы акъәби булып гомер итә. Яңа якты йортта яшәсә дә, әле дә гомер иткән янәшәдәге иске өен, шәл бәйләгән вакытларын сагына.

Теләчелеләр әбине онытмый, әйтеп киткәнемчә, Вәрәкыя әбине 16 ел буе социаль ярдәмче Сәрия апа Мохтарова тәрбияли. Әбинең аягы сынган чагында да аның зур ярдәме тия. «Бәла аяк астында гына шул, чәй салырга дип үрелгәндә, аягым шарт кына итте», – дип сөйли әби. Шунда ук туган авылын искә төшерә: «Айдардан килүче юк, кайчак хәер биреп җибәрә торган идем», – ди ул. Ак шәлле Вәрәкыя әби, үзенең үткән гомерләрен искә төшереп, сөйләп кенә туя алмады. Без әбигә исәнлек-саулык теләп саубуллаштык, ә ул хәерле юллар теләп озатып калды.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading