16+

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов: «Кызыбыз авырый: утырмый һәм йөри дә алмый»

Эстрадабызның яшь һәм моңлы җырчысы Вәсилә Фаттахова вафат булуына бүген өч ел булды.

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов: «Кызыбыз авырый: утырмый һәм йөри дә алмый»

Эстрадабызның яшь һәм моңлы җырчысы Вәсилә Фаттахова вафат булуына бүген өч ел булды.

Кызы Камиләне тапканнан соң, хәле начараеп, көтмәгәндә арабыздан китеп барды ул. Ире Илгиз ике бала белән торып калды...

- Илгиз, хәлләрегез ничек?

- Бар да шулай ук, үзгәрешсез. Кәрим мәктәптә укып йөри, 8 февраль көнне аңа 8 яшь тула. Уку ошый, аеруча математикадан ярата. Камилә кызыбыз Казанда, Мәскәүдә дәвалану курсын үтте. Быел Кытайга барырга да планлаштырабыз.

Вакытыннан алда аз авырлык белән туып, әле дә хәл җыеп китә алмый,  балакай. Ятып кына тора: утырмый да, йөрүе дә безнең хыялларда гына. Бераз сөйләшә, күзләрен, авызын күрсәтә...

- Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме?

- Аңа кыен һәм ямансу, әни иркәсе, ни кочагы җитми... Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аны көтми, бүтән кайтмаячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: “Әти, ул йолдыз – әни һәм ул безгә карап тора”, - ди.

Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә. 

Улым әлегә сабый гына булса да, олыларча сөйләшә белә. Дәү әниенә: «Əни озак яши алмады. Дәү әти белән сезгә озын гомер телим», - дигән. Сүз дә юк, ул һәрчак борчыла, без күрмәгәндә планшетыннан әнисе белән төшкән фото һәм видеоларны карый. 

- Кәрим белән Камиләнең мөнәсәбәтләре ничек?

- Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән, уяну белән, аның янына кереп уйный. Нык якын итә. Камиләсе дә, абыйсын күрү белән шундук елмая, көлә башлый.

Балалар исән-сау гына булсыннар. Аллаһыдан бары тик шуны сорыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

67

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ике бортек сабыегызга ходай тэгэлэ исэнлек саулык бирсен.бер берсе очен жан атып уссеннэр.кыз балага абый кеше булу бик кирэк.Вэсилэ?????бик кызганыч.ул елны минемдэ апам бик авыр чирдэн сон китеп барды.чибэр иде..куз генэ тиде сезнен икегезгэ...чир бн..ходай узе сакласын калганнарны

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ильгиз, желаю Вам крепкого здоровья, долгих лет жизни. Чтобы Ваши дети были здоровы. Благополучия и всех благ, Читала и плакала, ни как не могу смериться, что Василушечки с нами нет. Пишу на русском к своему стыду я писать на своем родном не умею. Так случилось. Желаю Ильгиз здоровья и терпения (сабырлик тлим сина балам айтсам бола).

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яа,Аллам! Ильгиз сезгэ туземлек бирсен Аллах тагэлэ. Сезгэ сэлэмэтлек,озын гомер телим. Иншалла, ботенесе эйбэт булыр!?????

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бирешмэгез илгиз нык булыгыз сезгэ корычтай сэламэтлек озын гомерлэр телим балаларыгызны устерергэ аллахы тэгалэ ярдэм итсен омет белэн яшэгез

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ират булып, кунелем тулды. Кайгы авырлыклардан кичер, йэээ Раббым

            Мөһим

            loading