16+

Вәсилә Гыйматдинова: «Яран көядән саклый, баш авыртуын бетерә»

Вәсилә Гыйматдиноваларга кунакка баргач, подъездга килеп керүгә чисталык, пөхтәлеккә игътибар иттем.

Вәсилә Гыйматдинова: «Яран көядән саклый, баш авыртуын бетерә»

Вәсилә Гыйматдиноваларга кунакка баргач, подъездга килеп керүгә чисталык, пөхтәлеккә игътибар иттем.

Йортта яшәүчеләр алмашып китаплар укый алсын өчен, иң аскы катта киштәләр куелган, бар җирдә картина, гөлләр. Бу тәртип Вәсилә апа йортның торак милекчеләре ширкәте рәисе булып эшләгән еллардан бирле сакланып килә. Укучыбызның үзенең фатиры да гөлбакча. 100 төпкә якын яран гөле генә бар. Ул аларның кайберләрен җәйгә таба ишегалдына чыгарып утыртырга, калганнарын Вавилов исемендәге балалар хосписына бүләк итәргә җыена. «Яран иң яраткан гөлем. Өстәвенә көядән саклый, баш авыртуын бетерә», – ди Вәсилә апа.

Каз маенда пешкән коймак белән сыйлана-сыйлана, Вәсилә апа сөйләгәннәрне тыңлыйм. Әңгәмәдәшем тумышы белән Аксубай районының Карасу авылыннан. 30 ел мәктәптә укытучы, 15 ел директор булып эшләгән. Сүз уңаеннан, яшь драматург Илгиз Зәйнине дә укыткан. Ярты кило кадак табуы мең бәлагә әйләнгән кризис заманында, авылда яңа мәктәп салдыра. «Улымны бер айлык чагында әнигә калдырып, Казанга киттем. Авылда мәктәп салдыру буенча җитди очрашу сөйләшенгән иде. Ул чакта күперләр салынмаган, юл озын. Күкрәктән сөт ага, нарасыем өчен дә борчылам. Шөкер, тырышлыклар бушка китмәде, 1995 елда Карасу авылында яңа мәктәп ачылды», – дип сөйли ул. Меңләгән төп куаклар, гөлләр, агачлар утырталар мәктәп территориясенә. Үтеп баручыларның мәктәп бакчасыннан чәчәк өзгәннәрен күреп, директор бик борчыла. «Караклар» белән көрәш юлын да уйлап таба, бар авыл халкын җәлеп итеп, авылны яшелләндерү буенча акция уздыра, чәчәк үстерүчеләр арасында бәйге игълан итә. Ә менә Казан халкы матурлыкның кадерен белеп бетерми икән. Ишегалдындагы яраннарны еш кына күчереп утырту өчен алып китәләр, розаларны өзәләр, ди.

Вәсилә апа Гыйматдинова быел авылларында сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә клуб янындагы мәйданда сквер булдырырга тели.
– Клуб янында бер урын бар. Анда элек ир-атларны сугышка озатканнар, безнең Карасудан фронтка 600дән артык солдат киткән. Бары 200гә якыны гына әйләнеп кайткан. Соңрак ул урында егетләрне армиягә озаттылар, шунда сквер булдыру хыялым, – ди.

Язгөлем МӨДӘРРИСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X