16+

Вәсимә әби: "Немец солдаты мине типкәли-типкәли кыйнады..."

Тарих хәтере ялгышмаса, Бөек Ватан сугышында 27 миллион тирәсе кешенең гомерен өзелгән. Шуның 10 миллионы — хәрбиләр, калганы — хатын-кызлар, өлкән буын һәм балалар. Ләкин иң әрнеткәне дә шул, балаларның  саны да билгеле түгел, ул хакта бөтенләй мәгълүматлар юк... 

Вәсимә әби: "Немец солдаты мине типкәли-типкәли кыйнады..."

Тарих хәтере ялгышмаса, Бөек Ватан сугышында 27 миллион тирәсе кешенең гомерен өзелгән. Шуның 10 миллионы — хәрбиләр, калганы — хатын-кызлар, өлкән буын һәм балалар. Ләкин иң әрнеткәне дә шул, балаларның  саны да билгеле түгел, ул хакта бөтенләй мәгълүматлар юк... 

Бүгенге көндә Балтач районының Курамьял авылында гомер итүче Васимә әби Гатиятуллина әнә шул дәхшәтле сугышны үз күзе белән күргән, чолганышта калып, балачагының бер өлешен немец солдатлары арасында үткәргән. Хәтереннән бер генә мизгеле дә җуелмаган — ачлыгы, авырлыгы да, куркуы да, әҗәл белән күзгә-күз очрашкан мизгелләре дә. 

— Аркамда дошман итегенең эзе бар... Гомере буе бетмәде. Бик авыр елларның истәлеге ул, аркамны юган саен исемә төшерәм, бәгыремә үк уелган. Әти белән әни өйләнешкәч, Әтнә районының Кышлау авылында торганнар, мин шунда 1933 елны туганмын. 1937 елда алар ике баланы күтәреп, вербовкаланып, Снежное шәһәренә эшкә чыгып киткәннәр. Әти шахтада эшләде, әни өйдә, безне карады. Аннары тагын ике бала тапты. Безгә 3 бүлмәле фатир бирделәр. Әйбәт кенә яшәгәндә, әнинең төн уртасында: “Торыгыз, балалар! Сугыш башланган. Киевка кадәр килеп җиткәннәр инде. Утка коендырганнар...” — дигән сүзе хәтеремдә. Әтине сугышка алмадылар. Белмим, авырып торгандырмы, 1943 елны үлде дә ул. Соңрак тегермәнче булып эшләгән иде, бәлки шуның да зыяны тигәндер. Сугыш елларында бик авыр булды безгә, дошман күзенә карап яшәүләре бигерәк тә... — дип сөйли Вәсимә әби. 

1941 елның 31 октябре. Снежное шәһәренең фашистлар кулына төшкән көн. Оккупацияләнеп, ягъни чолганышта калып яшәлгән вакыт ике елга, төгәлрәге 22 айга сузыла. Ниләр генә кичерми шәһәр халкы. Немец солдатлары өйләреннән куып чыгаргач, алар подвалларда, сайрайларда яшәргә, хәтта землянка казырга мәҗбүр булалар. Вәсимә әби шул хәлләрнең тере шаһиты.

— Безне бер бүлмәгә куып чыгардылар да, фатирыбызның ике бүлмәсенә 4 немец солдатлары кереп урнышты. Арада берсе карт, бер яшь, калганнары ир уртасы иделәр. Яшь дигәне хирург, мине күргәч, ике яшьлек баласы калганлыгын аңлата иде. Без дә балалар бит, илдә сугыш дисәләр дә, өйдә шаярышканбыз. Карт немец солдаты кайтып яткан икән, уйнап, тегеңә йокларга комачаулаганбыз. Бүлмәсеннән очып чыккан да, мине типкәли-типкәли, үтерер чиккә җитеп кыйнап ташлаган. Бөтен җирем кан икән, яра өстенә яра... Яшь хирург кайтып керүгә: “Валя кайда?” — дип сораган. Сеңлем төртеп күрсәткән. Ә мин аңсыз, берни белештермичә ятам икән. Тиз генә уколлар кадаган, тәннәремә мазьлар сөрткән, бәйләгән. Ә теге карт хәрбине, ышанасызмы, подъезд төбенә алып чыгып аткан. Бик озак төзәлде яралар, әйтәм бит, җөйләре гомерлеккә калды, — дип сөйли Вәсимә әби.

Фашистларның кыланмышы шайтан кылыннан ярала. Бер сәгать тә ял бирмичә җимерелгән шахталарны төзекләндерергә мәҗбүр итүләренә, халыкның сабырлыгы бетә. Эшчеләр арасында бунт күтәрелә. Вәсимә әби дә хәтерли ул көнне. 

Язманың дәвамын “Шәһри Казан” газетасының 10 май көнне дөнья күрәчәк санында укырсыз.   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading