16+

Вәзгыять: имбир - «әҗәл даруы» түгел

Кайбер товарларга бәя күтәрелгән иде. Хәзер товар кайтарту җайга салына башлаган. “Имбир сәламәтлек өчен беренчел әһәмияттәге әйберләр исемлегендә юк”, - диде Лилия Галимова. Димәк, имеш-мимешләргә ышанып, барлы-юклы акчагызны туздырмагыз. Кибет киштәләре тутырылгач, кызык өчен бер чеметем чәйнәп карарсыз.

Вәзгыять: имбир - «әҗәл даруы» түгел

Кайбер товарларга бәя күтәрелгән иде. Хәзер товар кайтарту җайга салына башлаган. “Имбир сәламәтлек өчен беренчел әһәмияттәге әйберләр исемлегендә юк”, - диде Лилия Галимова. Димәк, имеш-мимешләргә ышанып, барлы-юклы акчагызны туздырмагыз. Кибет киштәләре тутырылгач, кызык өчен бер чеметем чәйнәп карарсыз.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 9 апрельдә онлайн конференция аша республикадагы вазгыять белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде

Кызганыч, Татарстанда тагын 9 кешедә коронавирус авыруы ачыкланды. Шулардан: Казанда - 4, Чаллыда - 3 һәм Әлмәт белән Биектауда берәр кеше. Икесе чит илдән авыру эләктереп кайткан, җидесе авыручы белән аралашудан коронавирус йоктырган. Татарстанда хәзер коронавирус йоктыручыларның гомуми саны – 50 кеше.

- Республикада үпкәгә ясалма сулыш алдыра торган 1400 аппарат бар. Кирәк була калса, дип, 3 мең резерв койка булдырылды. Сырхауханәләрдә коронавирустан дәваланучыларның хәлләре уртача авырлыкта, гомерләренә куркыныч янамый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 7нче сырхауханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә барып, эшләрнең куелышын карады. Медицина хезмәткәрләренә рәхмәтне әйттек, кабат әйтәбез, алар тырыша, - диде Лилия Галимова.

Яшәсен, дача!
Республикада үзгә режим кертелгәннән соң 1 миллион 160 мең 480 кеше смс-рөхсәт соратып алган. Мөрәҗәгатьләрнең иң популяры – дачага бару. Шулай ук әти-әнигә продукция яки дарулар кайтарабыз, дип рөхсәт алучылар да шактый икән. 

- Смс-рөхсәт алу өчен хәзер паспорт номерын җибәрү дә җитә. Теге яки бу эш урыныннан ялган белешмә белән йөрү катгый тыела. 1 апрельдән башлап кына да 2 мең 187 кешегә административ беркетмә тутырылды, - дип кисәтте Лилия Галимова.

Республика җанлана
Киләсе атнадан республикадагы эре предприятиеләр акрынлап эшчәнлекләрен башлый. Ләкин, санитар-эпидемия таләпләре катгый тәэмин ителгән булу шарт. Татарстан Президенты Казандагы вертолетлар заводының санитар әзерлеген, шулай ук БКК икмәк-күмәч пешерү комбинатының эшчәнлеген урынга барып караган. Матурлык салоннарын ачу мәсьәләсе өйрәнелә. Элемтә аппаратлары сату кибетләре кабат эшли башлый. Татарстанда эш атнасын 4 көнгә калдыру мәсьәләсе каралмый.

- Үзгә режим кертелсә дә, Татарстан чикләре ябылмады. Кешеләр чыга ала, чит өлкәләрдән дә безгә киләләр. Тик коронавирус вакытында читтәге туганнар республикага кунакка килмичә торсалар әйбәтрәк, - диде Лилия Галимова.

Мәктәп
Уку-укыту онлайн режимда алып барыла. Татарстанда уку елын озынайту, җәйге каникулны күчерү турында карарлар юк. 
 Студентлар волонтерлар хәрәкәтенә актив кушыла башлаган. Казанда укучы Төркия, Испания, Үзбәкстан һәм башка илләрнең студентлары да өлкән яшьтәгеләргә продукция, дарулар китереп бирүдә булыша.

Имбирыңны...
Коронавирустан сарымсак, лимон һәм имбир саклый икән, дигән имеш-мимеш әлеге продуктларның бәяләре нык күтәерлүгә этәрде. Лилия Галимова аңлатканча, чит илләр белән товар әйләнеше берара ябылып торганлыктан, товарга бәя күтәрелгән. Монополиягә каршы федераль хезмәтләр мәсьәләне тикшерә. Товар кайтарту җайга салына башлаган. “Имбир сәламәтлек өчен беренчел әһәмияттәге әйберләр исемлегендә гомумән юк”, - диде Лилия Галимова. Димәк, имеш-мимешләргә ышанып, барлы-юклы акчагызны туздырмагыз. Кибет киштәләре тутырылгач, кызык өчен бер чеметем чәйнәп карарсыз.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading