16+

“Хатын-кызның кәстрүл-табалары үзеннән дә катырак ялтырарга тиеш түгел”

Авылыбызда елга ярына терәлеп диярлек салынган бер иске генә йорт бар иде.

“Хатын-кызның кәстрүл-табалары үзеннән дә катырак ялтырарга тиеш түгел”

Авылыбызда елга ярына терәлеп диярлек салынган бер иске генә йорт бар иде.

Яртысы кисеп алынган йортта бер ялгыз карчык яшәде, аның янына тимурчылар отряды белән ярдәм итәргә: яз-көзләрдә идән юарга, кышларын кар көрәргә бара идек. Ул ялгыз карчыкның фаҗигасен байтак еллардан соң гына белдем: ире икенче хатын янына чыгып китеп, өенең яртысын кисеп алган, шуңа ул агач йорт яртылаш кына калган икән. Авылның икенче башында яңа гаиләсе белән яшәгән милекче иргә ул йортның яртысы кирәк тә булмагандыр инде, барыбер зуррак, иркенрәк йорт салып кергән. Тик аерылышкан хатынга артыгы калмасын дигән принцип алданрак йөри икән шул.

Дөнья малы – дуңгыз каны, дисәләр дә, мал бүлешү – бүгенге көндә дә еш күзәтелгән проблемаларның берсе. Туган белән туган, ата-ана белән бала, ир белән хатын, күрше белән күрше арасын бозган да шул байлык, мал-мөлкәт – ягъни дуңгыз каны булып чыга...

Сәмирә (исеме үзгәртелде) белән без улларыбызны бер тирәдә таптык. Бала тудыру йортында бер бүлмәдә туры килдек. Янып торган коңгырт күзле, кара чәчле бу чибәр ханымга тормыш арткы ягын шактый гына күрсәтергә өлгергән. Шуңа карамастан тормышка, кешеләргә ышана, башкалар хакында күзгә күренмәгән матурлыкларын да күрә белә торган ачык яшь ханым күңелемә кереп калды. 

Беркөнне Сәмирәгә ире бер капчык күчтәнәчләр китергәч, бүлмәдәшем мине дә сыйлады. Тормыш иптәше үзеннән шактый өлкән күренә. Минем күзләремдә гаҗәпләнү очкыннарын тотып алды булса кирәк, кеше хакында ни уйлавым йөземә бәреп чыга чөнки. “Ирем карт булуына гаҗәпләндеңме? Икенче ирем ул минем. Беренчесе яшь, чибәр, карап кына тормалы иде. Әмма матурлык туйда гына кирәк, дип дөрес әйтәләр икән. Гаиләдә матурлык-чибәрлек берниемә хаҗәт түгел. Ышанычлы, тугры, җаваплы булсын икән ул ир-ат!” – диде Самирә.

“Менә шул чибәр иремә ярарга тырыштым тормыш башлап җибәргәч тә. Һәм бу минем иң зур хатам булган. Интернеттан әллә нинди рецептлар табып тәмле-тәмле ризыклар пешерү минем хуҗабикә буларак үсүемә китерсә, носки-трусикларына кадәр үтүкләп кигертә идем бит, җүләр. 

Беләсеңме, миңа әбием: “Кызым, хатын-кызның кәстрүл-табалары үзеннән дә катырак ялтырарга тиеш түгел” дия иде. Мин ул сүзләрнең асылына хәзер генә төшенә башладым кебек. Беренче баламны тапкач, өйдә стериль чисталык керттем: бала янына бөтен кием-салымны чистасына алыштырып, медицина битлеге киеп, бит-кулларны юып кына кереш иде. Көнгә ике-өч тапкыр тузан сөртү, идәннәрне юып алу – минем өчен гадәти хәлгә әверелде. Мин чисталык белән мавыккан, баланы тәрбияләгән арада ирем икенче хатынга ияләшкән...

Без аның белән бик яшьли кавыштык. Өйләнешкәндә миңа нибары 18, аңа 22 яшь иде. Минем әти – төзелештә эшли, шәһәр читеннән җир алып, ике катлы йорт салып бирде. Әни белән әти үзләре шәһәр үзәгендә фатирда яшәделәр. 

Сулга йөрүен белгәч тә араларны өзәргә ашыкмадым, җайланыр, акылына килер дип уйладым. Әмма көннәрдән бер көнне ул үзе теге хатын янына китүен, йортның яртысына дәгъва итүен әйтте. Йортны гына түгел, бөтен җиһазларны, бизәнгечләр, кием-салым, хәтта чүпрәк-чапракларның яртысын бүлеп алды. Дөресрәге, акчалата түләвемне таләп итте. Әти-әни фатирларын сатып, минем йортка күченделәр.

Фатир саткан акчаны аерылган иремә бирдек. Әле аннан соң да түлисе шактый иде. Хезмәт хакым зур түгел, шуннан ай саен түләп бардым. Түләүләрне әз генә соңарта калсам, өйгә килеп телевизор, кер юу машинасы кебек җиһазларны төяп алып китә торганнар иде, чөнки иремнең якын дусты суд приставларында эшли. Шул рәвешле, әти-әнием салып биргән йортның яртысын кайчандыр өзелеп яраткан, иң якын дип санаган, бүген исә иң зур дошманым булган бәндәгә “бүләк иттем”.

Приставлардагы дусты алимент билгеләгәндә дә чиксез ярдәм итте элекке иремә. Шактый зур хезмәт хакы алып эшләсә дә, кәгазьдә шуның бик аз өлешен генә күрсәтеп, балага алиментны тиеннәр итеп кенә түли. Ул тиеннәргә баланы укытып, ашатып-эчертеп, киендереп, түгәрәкләренә түләп кара?! Байтак еллар әти-әнием ярдәм итте. Ә берничә ел элек хәзерге иремне очраттым. Ул – элеккесенең капма-каршысы... Аның турында артыгын сөйлисем килми, күз тидерүдән куркам...”

Ландыш Тимерова
Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

7

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading