16+

Хатынның мынгырдавы былбыл сайравы төсле генә икән бит

Бу мәзәкне сабакташым сөйләгән иде. темасы бик бүгенге заманга туры килә, актуаль ягъни, мәсәлән.

Хатынның мынгырдавы былбыл сайравы төсле генә икән бит

Бу мәзәкне сабакташым сөйләгән иде. темасы бик бүгенге заманга туры килә, актуаль ягъни, мәсәлән.

Сабантуй да ике сабакташ очрашканнар да бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сораша башлаганнар. Берсенең тормышы көйләнгән, ал да гөл икән. Икенчесе сүзне зарланудан башлаган. “Син бәхетле, дустым, – дигән ул көнләшүен яшереп тормыйча гына. – Минем генә бәхет булмады...” 
 Сабакташы аның сулып калган йөзенә, эчкә баткан күзләренә карап, хәленә кереп:

– Ни булды соң? – дип сораган.
И-и-и, – дип сузган тегесе. – Син сорама мин әйтмим. 
Йә-йә, сөйлә инде. Кайгыңны эчкә йоту чиргә сабыштыра ул. 

– Кайгы дип кайгы да түгел инде. Бер тынычлыгым калмады минем. Бер бүлмәле кысан фатирда бишәү яшибез. Балалар елый. Хатын акча даулый. Хатынның әнисе – әби бертуктамый талый. Озак түзеп булмас, болай җәфаланып яшәгәнче, үлүең артыграк...

– Авызымнан җил алсын диген, нинди үлем турында сөйләү бу яшьтә. Вакыты җиткәч, бездән сорап тормыйлар аны, алалар да китәләр. Әйдә, мин сиңа бер киңәш бирәм. Кәҗә сатып алып кара әле, син, дускай!
– Кәҗәгә түгел үземә дә урын юк дидем бит инде мин сиңа.
– Тыңла сүземне: ал дигәч, ал! Берәр айлап вакыт узгач тагын очраша болар.
Йә, ничек алдыңмы кәҗә? – ди сабакташы.

– Сине тыңлаган мин җүләр. Хәзер бөтенләй түзеп булмый башлады. Балалар елый. Хатын тузына. Әби сукрана, алар тавышына, җитмәсә, кәҗә дә кушыла. Мин сине юньле дус дип йөри идем, дошман икәнсең бит син, үлүемне телисеңдер инде...
– Да-а, хәлләрең чынлап та шәптән түгел, күрәм. Тагын бер киңәшемне тот әле син: хәзер сат ул кәҗәңне! – дип һәрвакыттагыча акыллы киңәшен кызганмаган сабакташы.

 Бу очрашудан соң өч көн үткәнме-юкмы зарланып туялмаган сабакташ кияү егет кебек матур итеп киенеп, култык астына күчтәнәчләр кыстырып, май кояшыдай балкып, киңәш бирүче яшьтиенең өенә үзе килгән. 

– Рәхмәт сиңа, дускай, – дип кочаклап алган ул сабакташын, ишектән керә-керешкә. – Син укыганда да башлы идең, хәзер дә акыллы киңәш бирдең. Кәҗәне саткан идем, өем җәннәт бакчасына ошады да калды. Хатынның мынгырдавы былбыл сайравы төсле генә икән бит. Балалар да бал корты шикелле генә безлиләр. Ә әби, сөекле хатынымның әнисе, бөтенләй телдән язды, йомган авызын да ачмый башлады. Бөтен тавыш шул мур кыргыры сакалбайда гына булган. Саткан идем, бер тавыш та калмады, – дигән. 

Бу ике сабакташ бер-берсен макташа- макташа ярты төнгә кадәр утырганнар. 
Хәзер мин дә бүгенге тормышыннан зарланганнарга кәҗә алырга киңәш итә башладым. Ярдәме тия җәмәгать. Ышанмасагыз, алып карагыз!


 

Язмага реакция белдерегез

2

10

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading