16+

”Ходаем, үзең сакла! Бала-оныкларга күрсәтмә!”

Кем ничектер, мин үзем шәхсән кояш батареясы белән эшлим. Көн кояшлы булса, минем дә кәеф шәп.

”Ходаем, үзең сакла! Бала-оныкларга күрсәтмә!”

Кем ничектер, мин үзем шәхсән кояш батареясы белән эшлим. Көн кояшлы булса, минем дә кәеф шәп.

Болыт астына качкан булса, минем дә күңелем төшенке. Быелгы сентябрьгә рәхмәттән башка сүз юк. Кояшлы җылы көннәре белән сөендерде. Хәтта җәйнең 111нче көне дип тә әйтә башладылар. Юк алай гына да түгел, аннан да күбрәккә китте җәебез. Әле һаман да өске киемсез генә йөрибез.

Сентябрьнең шундый кояшлы бер көне иде. Эшкә барганчы Бауман урамында газетабызның чираттагы булачак герое белән очрашырга сөйләшкән идек. Тукталышта аны  көтеп утырам. Әйткәнемчә, көн кояшлы булганга, кәеф шәп. Кыйбладан искән иртәнге җиләс җил дә булыша аңа. 

Шулчак күзем эскәмия астына төште. Анда урта яшьләрдәге бер ир -ат сузылып яткан. Рәхәтләнеп йоклый. Йөри-йөри караңгы төшкәндер дә өенә кайтып җитә алмагандыр инде, бахыр. Я теге бер мәзәктәге шикелле “җил чыккандыр” да аударгандыр үзен. Иң беренче уем “исәнме икән?” булды. Алла сакласын, азмы шулай егылып китеп баручылар. Мәет яки авыру күрсәм, мин үзем дә “үлә” башлыйм. Әгәр шулай булмаса, табиб булырга тиеш кеше идем мин. Шул артык кызгануым, сызлануым аркасында күңелләр табибы каләм әһеле генә була алдым. 

Игътибар белән карадым - күкрәге менеп төшә, димәк, сулый. Тынычландым. Ләкин янына бармадым. Кыяфәте алай авыруга да, газапланганга да охшамаган. Җылы төннәрнең рәхәтен күреп калырга теләве генәдер. Тукталышта торучы һәркем шулай уйлады, күрәсең. Янына килүче, хәлен белүче берәү дә булмады. Һәркем үзенә кирәкле автобус-троллейбусына утырып, үз юлына китә торды. Гаепләп тә булмый - эшкә ашыгалардыр. Акчаны эшләгәч кенә бирәләр бит. Ә бүген акча Алла урынына йөргән вакыт. Леонтьевның светофор турындагы бер атаклы җырындагы кебек .”Чабалар чабалар...” 

Ыңгырашмый гына тыныч кына йоклап ятса да, бу ир тәмам кәефемне төшерде. Иртәнге күңел күтәренкелегенең эзе дә калмады. Югыйсә, кояш биеккәрәк күтәрелә төшеп, нурларын мулрак сибә башлаган иде.

Берәүнең газиз улы булгандыр бит инде ул? Аннары кемнеңдер мәхәббәте, ире, әтисе?.. Япа ялгыз гына түгелдер? Танышлары, дуслары, туганнары-кардәшләре дә бардыр? Тормыш беркемне дә бишеккә салып селкетми, юкка гына ормыш белән рифмалашмый инде ул. Берәүләр шушы бәрү-оруларга түзә, алга барыр өчен көч таба. Күзләре күрмәсә, аяклары йөрмәсә дә, ихтыяр көчләрен дә, яшәү тәмен дә саклаганнар аз түгел. Икенчеләр сынаулардан сына да тормышның төбенә үк төшеп, кул сузып ярдәм көтеп ята. Кыйбласыз, тамырсыз, үзәкләре нык булмаганнар инде алар. Хәзер бүгенге көндә аек акылың белән киләчәккә карап аягыңда нык басып томасаң, төртеп егып, башыңа басып, таптап үтеп китүләре дә бик мөмкин. Көчленеке замана. Шуңа кул биреп торгызу, хәл белешү турында нинди сүз булырга мөмкин? Кешене кеше итә торган күп кенә асыл сыйфатлар яңа гасыр бусагасыннан менә алмадылар шул, ни кызганыч. Әллә бик биек булды ул, әллә инде кешеләр үзләре кечкенәйде, вакланды. Җаннары, диюем. Шуңа да алар урынын битарафлык тутырды. Хәер мин үзем дә шулар арасында бит, искәрмә түгел.

Мин дә белмәдем бит хәлен. Акланырга сәбәбем дә юк түгел. Ничек инде мин, яулык бәйләгән олы яшькә җиткән бер әби чит-ят ир-ат янына барыйм? Моны безнең динебез дә рөхсәт итми. Аннары “исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә, син алма!” - дигән шигъри юлларны укып, тыңлап үстек бит. Мин исерек күрмичә үстем һәм шөкер, бүген дә шулай яшим. Әйе, һәркемдә минеке шикелле акланырлык сәбәп булгандыр. Эзләсәң табыла бит ул. Шуңа күрә һәркем үз кадерен үзе белергә, мондый ук түбәнлеккә төшмәскә, аяк астында тузанда аунап ятмаска тиеш, дип уйлыйм мин. Кул-аякларыңны бәйләп, авызыңа коеп тормаганда ул хәмерне, эчми калырга, ниндидер сәбәпләр табып баш тартырга, һичьюгы мичкәсенә үк төшмәскә, үз хәлеңне, чамаңны, нормаңны үзең белергә кирәк бит инде.  
Бер генә нәрсә сөендерә. Ярый әле, бу ир машина руле артына утырмаган, җәяүләп кенә тәпиләгән. Бара алган кадәр барган да яткан да йоклаган. Кәефләребезне кырганын исәпкә алмаганда беркемгә дә зыяны юк. Әгәр руль артына утырып юлга чыкса, уйларга да куркыныч. Андыйлар да аз түгел бит. Һәр юл-транспорт һәлакәтенең яртысында төп сәбәпче шул хәмер. 

Озын-озак җәйнең кояшлы бер иртәсендәге шушы ямьсез күренеш мине шундый уйларга этәрде. Иреннәрем:”Ходаем, үзең сакла! Бала-оныкларга күрсәтмә!” - дип пышылдады. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading