16+

Хушлашып та, яратуым хакында исенә төшереп тә өлгермәдем бит

Хатыным бу дөньядан китеп барганга инде шактый еллар узса да, күңелемдә ул әле дә исән килеш саклана. Аны искә алмаган бер көнем дә юк.

Хушлашып та, яратуым хакында исенә төшереп тә өлгермәдем бит

Хатыным бу дөньядан китеп барганга инде шактый еллар узса да, күңелемдә ул әле дә исән килеш саклана. Аны искә алмаган бер көнем дә юк.

Мине танышларым, туганнарым коры, усал кеше дип белә. Бәлки чынлап та шундыймындыр. Әмма Әнисәмне искә төшерә торган җырлар тыңлаганда, ике яңагымнан яшь бөртекләре тәгәри.

Белмәдем бит кадерен! Белмәдем! Югыйсә, матурлыгы да, уңганлыгы да бар иде. Янымдагы бәхет кошының кадерен белмичә, башка хатыннарга күз салдым, дөресрәге чит хатыннар белән чуалдым. Ходайның миңа карата җәзасы каты булды: бәхет кошым кайтмас җиргә очып китте.
Шундый җитез кеше иде инде ул Әнисә! Әллә җитезлеге, әллә үтүкнең төзексезлеге харап иткән аны: үтүк чыбыгын алам дигәндә, ток суккан. Әйе, бәлки гаеп миндәдер: өйдә төзәтәсе әйберләрне карау урынына гаиләдән читтә йөргәнмен бит.

Хушлашып та, яратуым хакында исенә төшереп тә өлгермәдем бит... Ә балалар! Бигрәк тә кечкенәсе – өч яшьлек улыбыз “әни” дип өзгәләнде бит. Төннәрен дә елап уянып, гел әнисен чакыра иде. Әнисә исән чагында, малай аның итәгенә генә ябышып йөрде, һич артыннан калмады. Сабый күңеле әнисен югалтасын сизенгән, күрәсең...

Торып карадым мин башка хатыннар белән. Тик берсе дә Әнисәгә җитә алмасын аңладым. Балаларны да берүзем үстереп, берүзем аякка бастырдым. Үги әни барыбер үги булыр иде.
Мин инде картлыкка таба атлаучы ир-ат. Ялгыз яшәргә өйрәндем, күндем. Тик Әнисәм генә исемә төшә дә, күңелем моң-сагышка урала. Кичер мине, Әнисәм, кичер! Исән чагыңда кадереңне белмәвем өчен кичер!

Хәмит, 
Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Монда балалар гына кызганыч. Әнисә мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын. Ир дигәне гомер буе үзене начарлыгының әҗерен алып-татып яшәсен. Минем дә ир дигән җәфам шундый начар булып чыкты. Мин кадерлим, ул каһәрли.

    Мөһим

    loading