16+

XXI гасыр китапханәчесе нинди була?

Интернет, гаджетлар һәм белем мәгарәсе булган китапханәләр, китапханәчеләр, бер карасаң, чордаш түгел кебек. Хәтта кайчакта, бүген китапханәченең эше нидән гыйбарәт соң, күп нәрсә интернетта бар, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

XXI гасыр китапханәчесе нинди була?

Интернет, гаджетлар һәм белем мәгарәсе булган китапханәләр, китапханәчеләр, бер карасаң, чордаш түгел кебек. Хәтта кайчакта, бүген китапханәченең эше нидән гыйбарәт соң, күп нәрсә интернетта бар, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

XXI гасыр китапханәчесе нинди соң ул? Электрон картотекалар, материалларның электрон вариантларын алу мөмкинлеге, презентация эшләре... Саный китсәң, заманча эш алымнары бик күп төрле һәм алар укучыларыбыз алдында зур мөмкинлекләр ача.

Безнең Балтач үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кергән барлык китапханәләр бүгенге көндә бердәм уку билетлары бирү эшен төгәлләп килә. Әлеге билет белән республиканың теләсә кайсы китапханәсенә барып китап алып була. Укучы турында бөтен мәгълүмат электрон картотекада саклана. Замана нинди булса да, китапханә барыбер белем мәгарәсе булып кала. Нинди генә мәгълүмати байлык юк бит анда. Мәгарәнең эченә кергән саен кызык булган кебек, монда да һәрбер тема ачылган саен мавыктыргычрак. Менә шушы мәгарәдә маяк кебек юл күрсәтүче кеше, әлбәттә, китапханәче.

Бүгенге чор кешеләренә аралашу, аңлашу җитми. Бу очракта да ярдәмгә китапханәчеләр килә. Юкка гына китапханәчеләрне психологлар белән чагыштырмыйлар бит. Китап укучың синең каршыңа килеп басканда кәефсез булып, китап алып киткәндә елмаеп, синең белән үз итеп сөйләшеп, дустанә мөнәсәбәттә китә икән, димәк, син үз эшеңне булдырдың дигән сүз! Замана белән бергә атлаучы китапханәче турында сүз йөрткәндә, аның универсаль икәнен дә бик яхшы беләбез. Бүген ул китаплары арасында елмаеп басып торучы китап алиһәсе булса, иртәгә (авыл җирендә хезмәт куючыларны күздә тотам) чыгып печәнен дә чабарга, мал-туарын да карарга мөмкин. Яңгырмы-җилме, үз һөнәренә тугры китапханәче яраткан китап укучысын китаптан өзми, бу аеруча да өстәмә (передвижка) китапханәләр белән эшләүчеләр турында. Китапханәсе булмаган авылларны кечкенә капчыкларга тутырып илтеп китап белән тәэмин итү дә төп китапханәләргә йөкләнгән.
Күптән түгел генә Россия күләмендә үткәрелгән «Китап тылсымы» дип аталган библиотөн акциясендә катнаштык. Китап укучыларыбыздан җылы фикерләр, матур сүзләр ишетү без китапханәчеләр өчен күңелгә зур шифа алу белән тиң булды. Моннан тыш, китапханәбез һәрвакыт төрле конкурсларда да актив. Шушы тырышлыгыбызны бәяләп, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләндек. Китапханәбезне ару-талуны белми киң күңелле, һәрвакыт ярдәмчел олы йөрәкле җитәкчебез әйдәп бара. Җитәкчебез Резида Зарипованың хезмәте тиңсез һәм бәһасез. 32 филиалдагы китапханәченең, шул ук вакытта үзәк китапханәдә хезмәт куючыларның да әниләре, әйдәп баручысы ул! Узган якшәмбедә китапханәчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Матурлык дөньясына алып керүче хезмәттәшләремә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, иң изге теләкләрне генә телисе килә. Китап укып елый алганның күңелендә булмый каралык дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Вакыт узгач кына бу сүзләрнең чынбарлыкка ни дәрәҗәдә якын икәнен аңлый башлыйсың икән.

Зилә Нургалиева, Балтач районы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading