16+

«Җәй кинәт кенә җитми»

Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә коронавирус белән бәйле вазгыять шартларында шәһәрдә алып барыла торган хезмәтләр турында сөйләштеләр.

«Җәй кинәт кенә җитми»

Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә коронавирус белән бәйле вазгыять шартларында шәһәрдә алып барыла торган хезмәтләр турында сөйләштеләр.


Медицина

Атна башына Россиядә коронавирус йоктыручыларның саны 15 770кә җиткән, 1300 кеше сихәтләнгән. Татарстанда авыручылар саны – 73. Дәваланучылар – 17. Республикада коронавируска 24 мең тест үткәрелгән. Авырулар өчен Казанда ике госпиталь – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм республика клиник хастаханәсе әзер. Бу турыда Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков хәбәр итте.


– Бүген 955 кеше медицина күзәтүе астында. Болар барысы да авырулар белән контактта булган кешеләр. Инфекция тарала башлаганнан бирле 7 500 кешенең сәламәтлеген табиблар күзәтте, – диде ул эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.


Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин авыру пациентлар белән турыдан-туры эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча биреләчәген хәбәр иткән иде. Әлеге уңайдан Казан мэры Илсур Метшин спикердан республикада түләүләрнең кайчан булачагы белән кызыксынды. Владимир Жаворонков хәзерге вакытта финансны бүлеп бирү буенча норматив документлар эшләнүен әйтте. Күпме кешенең өстәмә түләү алачагын да документлар әзер булгач кына әйтә алачакбыз, диде ул.


Илсур Метшин коронавирустан саклану чаралары турында үзизоляция режимы тәмамланганнан соң да аңлату эшләрен алып баруның мөһимлеген искә төшерде.
– Кул юарга, битлек кияргә икәнен беләбез. Сәнәгать предприятиеләре эшләп китеп, халык күпләп эшкә чыга башлагач, аларга предприятие дәрәҗәсендә ничек сакланырга икәнлеген аңлатырга кирәк була. Роспотребнадзор киңәшләрен искә алмаганда, Кытай тәҗрибәсеннән чыгып әйткәндә, авыруның икенче дулкыны да булырга мөмкин. Җәй кинәт кенә җитми. Дүшәмбе иртән тордык та бөтенебезгә дә эшкә чыгарга ярый дигән әйбер булмаячак. Актив тормышка акрынлап кайтачакбыз, – диде ул.


Тәртип саклаучылар


Коронавирустан саклануның төп чарасы – өйдә утыру. Ләкин бөтен халык та бу кисәтүне җитдигә алып бетерми, урамда йөрүләрен дәвам итә.
Карантин һәм үзизоляция режимын саклауны Казан урамнарында 1 мең 92 полиция һәм Росгвардия хезмәткәре тикшерә. 198 патруль машинасы һәм 185 җәяүлеләр посты куелган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков сүзләренә караганда, урамда законсыз йөрүләрне тикшерү буенча рейдлар оештырылган.

Ике көн эчендә 1800 машина һәм 1200 граждан тикшерелгән. 13 кешедән эш бирүченең белешмә кәгазе алынган, 33 кеше – 15 мең, 29ы – 7,5 мең сум штрафка тартылган. Өч кешегә кисәтү ясалган. Бу көннәрдә алдау һәм талау очраклары да арткан.


– Элек бер атнага талау очраклары сигез булса, хәзер ун-ундүрт очрак теркәлә. Бу төр җинаятьләр күбрәк кибетләрдә күзәтелә. Шәһәрдә һәр өченче җинаять мәгълүмати технологияләр белән бәйле. Тиз генә акча отасың дигән булып счетлардан акча урлау очраклары атнага ике-өч булса, хәзер унга кадәр арткан. Мошенниклар медицина товарлары сатабыз дип даруханә хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып алдый, – дип сөйләде Валерий Саматошенков.


Мәгариф


Узган атнада мәктәп укучылары дистанцион укуга күчте. Әлеге өлкәдәге вазгыять белән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров таныштырды.


Укучыларның 93 проценты онлайн укый, калган 7 проценты – гаджетлары яки интернетлары булмаганнар – офлайн-режимда. Аз керемле гаиләләрдән булган 9 һәм 11 сыйныф укучыларына 2 мең гаджет биреләчәк. Укытучылар бушлай интернет белән тәэмин ителәчәк, бу уңайдан элемтә операторлары белән сөйләшүләр алып барыла.


Рөстәм Гафаров социаль челтәрләргә мониторинг алып барылуын, бу төр укуга укучыларның да акрынлап ияләшә баруын, укытучыларга рәхмәтләрен дә җиткерүләрен сөйләде. Мониторинг барышында интернет тизлеге белән проблемалар булган зоналар да тикшерелә.
Илсур Метшин әйтүенчә, гасырлар буена килгән укыту традициясе бүген үзгәрешләр кичерә. Әмма бүгенге вазгыять яңалык кертүне һәм сабыр булуны таләп итә.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading