16+

«Йа Ходаем, мондый бала бирә күрмә, бирә күрмә, бирә күрмә...»

Әле генә күргән төшеннән куркудан аның тыны кысылды. Ул кемгәдер, нәрсәдер әйтергә теләп, ярсый-ярсый, авыз эченнән мыгырданды. Куллары белән кемнәрнедер эткәләде-төрткәләде. Кемнәрнедер аяклары белән типкәләде.

Әле генә күргән төшеннән куркудан аның тыны кысылды. Ул кемгәдер, нәрсәдер әйтергә теләп, ярсый-ярсый, авыз эченнән мыгырданды. Куллары белән кемнәрнедер эткәләде-төрткәләде. Кемнәрнедер аяклары белән типкәләде.

Үрсәләнеп, газаплана торгач, ниһаять, аңына килә башлап, җан авазы белән ачыргаланып: «Юк, юк! Бу безнең балабыз түгел», – дип, иңри-иңри, шабыр тиргә баткан хәлдә уянып китте. Әле үзе теле белән әйтерлек хәлдә булмаса да, куллары белән битен каплап: «Йа Ходаем, мондый бала бирә күрмә, бирә күрмә, бирә күрмә», – диеп ялварды. Аның үксеп-үксеп елавыннан аккан күз яшьләре, бармаклары арасыннан саркып чыгып, аска тәгәрәде. Эченнән бөркеп чыккан кайнар сулышы тамак төпләрен, сулыш юлларын пешереп үтте. Ниндидер бер илаһи көч аның йөрәген умырып-умырып алгандай итте, җанын сыкратты, күңелен изалады.

Хатын, кабаланып, кулларын корсагы астына куйды. Туктаусыз үксүдән үзенең карынында яткан баласының арлы-бирле килеп чайкалганын тойды. Әйтерсең лә бала, хәрәкәтләр ясап, әнисенә нидер әйтергә тели. Ана исә, аска салынып төшкән корсагын куллары белән кочып: «Юк, юк. Син төшемдә күргән гарип бала түгел. Син сау-сәламәт, син үз балабыз», – дип ыңгыраша.

Хатын үзенең әле генә күргән төшен иренә белдерергә теләмәсә дә, ире берничә минут элек булып үткән бу хәлләрне аңы белән сизеп, күңеле белән күреп ята кебек иде. Ул, кинәт кенә торып, хатынының калтыранган гәүдәсен кочагына алып:
– Җанкисәккәем, ни булды? Нәрсәдән куркып, болай калтырыйсың? Әллә берәр җирең авыртамы? – дип сорады.
– Юк, бер җирем дә авыртмый. Мин бик начар, акылдан язарлык төш күрдем. Ул яман төшне хәтта сөйләргә дә куркыныч, – хатын, ире китереп биргән суны йоткалап, сүзен дәвам итте. – Имеш, мин аяксыз-кулсыз, җитмәсә, кара-кучкыл бала тапканмын. Аның күзләре ут сыман янып тора. Карашлары җаныңны көйдереп алырлык ялкынлы, төсе-бите олы кешеләрнеке кебек җитди, кырыс, таләпчән...

Ләкин хатын төшләнгәндә, теге баланың: «Мин синең негр кешесе белән азгынлык кылганнан барлыкка килгән җимешең булам», – дигәнен иренә әйтмәде.
– Төшкә ни кермәс. Зинһар, тынычлана күр. Балабызга зыяны тия күрмәсен, – дип, ире хатынының карын тирәләрен бисмилла әйтеп сыпырды да, сыпырды.
Ир бу сәер төшне хатынының әле тагы да берничә мәртәбә күрүен, әлбәттә инде, белмәде. Хатын да төштәге таныш күренешләрне, кино караган кебек итеп, тыныч уздырырга тырышты.

Ниһаять, хатын соңгы көннәрен бала табу йортында, табиблар күзәтүе астында булып, борчылып-хәвефләнеп, кылган гөнаһларының тиз көндә мәгълүм буласыннан куркып уздырды. Кич була да таң ата, таң ата да көн туа дигәндәй, нарасый да дөньяга аваз салды. Ана бик авырлык белән тапкан баласыннан соң, хәле үтә мөшкел булса да, сабыен үзенә күрсәтүләрен үтенде. Ул татар чырайлы малаен күреп һуштан язды.

Вестибюльдә шашар хәлгә җитеп типкән йөрәген тынычландыра алмыйча, тыпырчынган җанын, үзен кая куярга белмичә, әрле-бирле йөргән ир каршына ак халатлы, көләч йөзле бер ханым килеп басты. Ул, ихластан елмаеп:
– Тәбрик итәм сезне, хатыныгыз менә дигән ир бала тапты, – диде.

Бу шатлыклы хәбәрне ишетүдән чак кына башы әйләнеп киткән, әле аңына килеп җитмәгән ир:
– Аяклары, куллары бармы? – дип сорады.
– Бар, аяклары, куллары да, башка җирләре дә бөтен, исән-сау, Ходайга шөкер, – диде ханым.

Ир, аякларының туктаусыз калтыравыннан хәле китеп, каршыдагы диванга барып ауды. Ул моңарчы җанын, тәнен басып торган билгесезлектән котылып, бушанып калды. Үзенең әти кешегә әверелгәнен аңы-зиһене аша үткәрерлек дәрәҗәдә түгел иде әле ул.

Ә хатынның хыянәтчел сере чишелми калды. Аллаһының рәхмәте чиксез шул.

Рәис Сафин.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лэкин бу баладан ойлэнгэч кара малай туарга момкин шул, бер гонахсыз хатыныннан курэрлэр

    Мөһим

    loading