Шәһри Казан

Яңа бинада тормыш яңача кайный, яки Татарстан архивы кая күченгән?

Моңарчы архив биналары Казанда берничә җиргә таралып урнашкан иде. Кемнәргәдер кирәк документны эзләп, шәһәр эчендә дә шактый йөрергә туры килде. Замана таләпләренә бәйле архивны үзгәртү, яңа бинага күчү ихтыяҗы да юктан гына барлыкка килмәде. Ниһаять күп сөйли торгач, Лаеш районы Столбище бистәсендә урнашкан яңа архив бинасын карап кайттык.

Казаннан читтә урнашуы күпчелек халыкта ризасызлык тудырса да, архивчылар бертавыштан монда күченүнең һәрьяклап яхшы икәнлеген исбат иттеләр. Бердән, бинаның яңа һәм үзләренеке булу шатлыгы белән уртаклашты алар.
– Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дәүләт архивына түләүсез файдалану өчен бик яхшы бина бирелде. Мәйданнарыбыз артты.  Якын 50 елда безгә башка бернинди бина кирәк булмаячак, – сөйли Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Чыннан да яңа бинада һәртөрле архив эшен башкару өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Бинаның гомуми мәйданы 24 мең квадрат метрдан арта, шуның 15 меңгә якыны архив документларын саклау урыннары булып тора. Элегрәк шәһәрдәге барлык архив биналарының гомуми мәйданы 16 мең квадрат метр булган. Яңа бинада стеллажлар озынлыгы берничә тапкырга арткан. Сүз дә юк, архив шәһәрчегендә яңа техник мөмкинлекләр дә башка.  Бинаны җилләтү, билгеле температураны саклау, пожар куркынычсызлыгы буенча да күп эшләр эшләнгән. Яшерен документларны саклау өчен бүлмәләр яңача җиһазландырылган. Бирегә 1608 шундый яшерен архив тартмаларын китергәннәр. Билгеле булганча, архивны бирегә күчерү эше узган елның ноябрь-декабрь айларында башкарылды. 220 меңнән артык архив тартмалары бирегә күчерелә. Аларда 2 миллион 277 меңнән артык документлар, 32 мең 488 данә китаплар, 5750 журнал һәм 3295 газета төпләнмәләре тупланган була. Барысы да яңа бинада урнаштырыла.

Биредә архивка яңа материаллар кабул итү, аларны беренчел эшкәртү, тузаннарын чистарту, китап-документларны дәвалау кебек эшләр яңа бүлмәләрдә, яңа шартларда башкарыла. Документларны цифрлаштыру эшләре заманча җиһазлар ярдәмендә алып барыла. Боларның барысын да белгечләр махсус күрсәтеп чыктылар, журналистлар үзләре үк архив эшчәнлегендә катнаштылар.

Яңа бинада тормыш яңача кайный. Баш архивчы Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, архив дигәч, хәзер элеккечә уйламаска кирәк. Биредә яшьләр күп эшли. Эш кызыклы. Тормыш гөрләп тора. Казаннан эшчеләрне махсус автобуслар йөртә. Теләгән кешене кабат укыталар. Югары белемлеләр дә, урта һөнәри белемле белгечләр дә архивка эшкә урнаша ала.

Реклама

Мөрәҗәгать итүчеләргә килгәндә, алар Казандагы 8 март урамындагы архивка мөрәҗәгать итә ала. Халыктан килгән сораулар шунда ук электрон форматта өйрәнелә башлый. Җавап алу вакыты документның нинди булуы, ничә эштән торуына бәйле, ди белгечләр. Килгән мөрәҗәгатьләр җавапсыз калдырылмый. Шулай ук сорауларның архивның үз сайты аша да кабул итәләр. МФЦ бүлекчәләре, госуслуга аша да мәгълүматлар турыдан-туры архивка килә. Гадәти конверт белән почта аша салсагыз да, биредә барысы да укыла. Белгечләр әйтүенчә, каядыр архивка килеп йөрү дә хәзер мәҗбүри түгел, моның өчен башка мөмкинлекләр күп, диләр. 

Шунысы кызык, киләчәктә Лаеш районындагы архив бинасы барлык кешеләр өчен кызыклы маршрут булыр дип көтелә. Биредә яңа торак комплекс төзеләчәк. Архив янәшәсендә автобус, хәтта тимер юл тукталышлары да булачак. Быел сентябрь аеннан ук студентлар һәм мәктәп укучылары өчен архив бинасы буенча сәяхәт, мастер–класслар һәм очрашулар көтелә. Анда архивның республика өчен никадәр кирәкле булуы, документларга сак карау, архивларны вакытында тапшыруның мөһимлеген дә аңлатачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: