16+

Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ

Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.

Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ

Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.

Балалар өчен тәм-томнар, баллы ризыклар тутырылган яңа ел күчтәнәче сайлаганда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе кайбер киңәшләрне истә тотарга куша:

1. Товарның этикеткасына игътибар итегез, анда пакетка салынган продуктларның исемнәре, аларны җитештерүче турында мәгълүмат, бүләкнең авырлыгы, товар билгесе, саклау шартлары, әзерләнү, саклану вакыты, товарның тиешле таләпләргә җавап бирүе турында мәгълүмат булырга тиеш.

2. Тәм-томнар тутырылган яңа ел бүләгенең кабы йә коробка, пакет, йә йомшак, пластмасс уенчык формасында була. Анда бүләк салынган савытның «Капның куркынычсызлыгы турында» яки “Уенчыкның куркынычсызлыгы туындагы кагыйдә таләпләренә туры килгәнлеге турында” маркировка куелырга тиеш. Капның нык булуы, эчтәге әйберләрне яхшы саклавы да мөһим.

3. Бүләкнең составында алкоголь, натураль кофе, сагыз, этил спирты, абрикос төше кергән ризык, составында арахис булган карамель, конфетлар рөхсәт ителми.

4. Кондитер ризыклары янына уенчык салырга ярый. Ләкин ул аерым пакетка салынган һәм бала өчен куркынычсыз булырга тиеш.

5. Яңа ел бүләкләре сайлаганда кулланучы сатучыдан шул товарның сыйфатын, куркынычсызлыгын раслаган документ белән танышырга хокуклы. Әгәр дә кимчелекләр ачыкланса, товарны алыштырырга, акчасын кайтарырга була.

Фото: holiday-for-you.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading